Ялкын (журнал): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялкын (журнал) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33: Юл номеры - 33:
* Журналлар үсеше буенча мөдир — [[Диләрә Байчурина]]
* Журналлар үсеше буенча мөдир — [[Диләрә Байчурина]]
* Дизайн-макет — Айрат Сафин
* Дизайн-макет — Айрат Сафин
* Җаваплы сәркатип — Фәйрүзә Мөслимова
* Җаваплы сәркатип — [[Фәйрүзә Мөслимова]]
* Бүлек мөхәррирләре — Раилә Сабирова, Альбина Башарова, Линар Закиров
* Бүлек мөхәррирләре — Раилә Сабирова, Альбина Башарова, Линар Закиров
* Художество бүлеге мөхәррир — Зифа Мөхәммәтҗанова
* Художество бүлеге мөхәррир — Зифа Мөхәммәтҗанова

10 апр 2012, 17:39 юрамасы

Ялкын
Tөр

урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары журналы


Гамәлгә куючы

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Яшьләр оешмалары советы
«Ялкын» журналы редакциясе

Нәшер итүче

"Татмедиа" ААҖ филиалы "Ялкын" журналы редакциясе.

Баш мөхәрир

Йолдыз Миңнуллина

Нигезләнгән

1924 ел

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1941-1952

Бәясе

217 сум 87 т.

Төп офис

Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

Тиражы

3771

«Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты. Баш мөхәррире — Йолдыз Миңнуллина.

Тарихы

1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә.

Казанышлар

«Ялкын» журналы «Почет билгесе» ордены кавалеры, ике тапкыр «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты, «СМИ - Вся Россия - 2000» конкурсы дипломанты, А. Алиш премиясе һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты (2011 елның 15 февралендә игълан ителде), «Матбугатның алтын фонды» мактау билгесенә лаек.

Штат

  • Баш мөхәррир — Йолдыз Миңнуллина
  • Журналлар үсеше буенча мөдир — Диләрә Байчурина
  • Дизайн-макет — Айрат Сафин
  • Җаваплы сәркатип — Фәйрүзә Мөслимова
  • Бүлек мөхәррирләре — Раилә Сабирова, Альбина Башарова, Линар Закиров
  • Художество бүлеге мөхәррир — Зифа Мөхәммәтҗанова
  • Җыю — Әлфия Зәйнетдинова
  • Фотохәбәрче — Рөстәм Мөхәммәтҗанов
  • Баш бухгалтер — Флера Нәгыймова
  • Верстка — Олег Бурилов, Игорь Глушков

«Ялкын» журналының башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, үсмерләр редколлегиясе бар. Ләкин әлегә эше туктатылды. Редколлегиянең соңгы әгъзалары: Айназ Гайниева (Минзәлә), Линар Закиров (Чаллы), Энҗе Ибраһимова (Казан), Фәнзилә Мостафина (Арча).

Контактлар

  • Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2.
  • Телефоннар: 292-37-90, 562-11-22, 292-37-70.
  • E-mail: yalkin@bk.ru