Ринат Нуруллин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Нуруллин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 53: Юл номеры - 53:
==Иҗаты турында==
==Иҗаты турында==


*Балам-багалмам // Татарский мир. – 2009. – №10. – 10 б.
*Математик табышмакчы // Сабантуй. – 2011. – 11 май.
*Математик табышмакчы // Сабантуй. – 2011. – 11 май.



== Сылтамалар ==
== Сылтамалар ==

10 апр 2012, 18:01 юрамасы

Ринат Нуруллин
Туган телдә исем Ринат Гали улы Нуруллин
Туган 20 август 1954(1954-08-20) (69 яшь)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы
Милләт татар
Һөнәре галим, язучы, шагыйрь
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Ринат Нуруллин (рус. Риннат Галеевич Нуруллин) — татар галиме, язучы, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты.


Тормыш юлы

1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә. 1961 елда ул Зур Мәшләк авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск өлкәсенә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). 1965 елда Нуруллиннар гаиләсе Котлы Бөкәш авылына кайтып урнаша. 1967 елда Ринат "Артек" пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. 1971 елда Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш "Сельхозтехника" бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. 1972-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. 1977 елдан алып 1982 елга кадәр "Сельхозтехника" дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма 1978-1979 елларда Байкал арты хәрби округында хезмәт итә. Соңрак Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында (1982-1985 елларда), СССР фәннәр академиясенең Казан физика hәм техника институтында (1985-1987 елларда), Казан химия-технология институтында (1988-1990 елларда) эшли.

1991 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. 1994 елда Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, 1999 елда кандидатлык диссертациясе яклый. (2002-2005 елларда) Русия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәннән соң бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты доценты булып эшли. Аның 320 дән артык уйлап табу, фәнни һәм әдәби хезмәтләре бар. Фәнни хезмәтләре механика, биофизика, математика фәннәренә карый. Математика өлкәсендә татар сүзләреннән төзелгән яңа эчтәлекле санлы ребуслар авторы буларак билгеле. Аның катнашы белән техник терминнарга кагылышлы русча-татарча ике сүзлек төзелгән.

Фәнни хезмәтләре

  • Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д.
  • Охрана труда в сельском хозяйстве: Русско-татарский словарь = Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек / [төз. А. Х. Зимагулов, Р. Г. Нуруллин, Ф. И. Габдрахманов, Н. Ф. Нигматуллин]. – Казан: Мәгариф, 2008. – 214 б. – Библиогр.: 256 б. (16 исем.). – 2000 д.
  • Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р.Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. – Казан: Яз, 2011. – 140 б. – Библиогр.: 140 б. (10 исем.). – 2000 д.

Иҗат

Фәнни хезмәтләрдән тыш Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел, ә үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелә; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар.

Ринат Нуруллинның 2004 елда «Өч бүре һәм өч сарык» hәм 2008 елда «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Башка әсәрләре "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Мәгърифәт", "Сабантуй" газеталарында, "Салават күпере", "Чаян", "Ялкын", "Казан утлары" һәм "Мәгариф" журналларында даими басылып тора.


Әдәби китаплары библиографиясе:

1.Нуруллин Ринат. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. - 79 б. – 5000 д. – ISBN 5-298-01326-0.

2.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. - 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.


2011 елдан ул — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗаты турында

  • Балам-багалмам // Татарский мир. – 2009. – №10. – 10 б.
  • Математик табышмакчы // Сабантуй. – 2011. – 11 май.

Сылтамалар