Чыңгыз Әхмәров: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыңгыз Әхмәров latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Чыңгыз Әхмәров
| исем = Чыңгыз Әхмәров
| рәсем =
| рәсем =Чыңгыз Әхмәров.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| рәсем_зурлыгы =200px
| alt = <!--Әхмәров 1957 елдау-->
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| рәсем язуы =
| тулы исем = Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров
| тулы исем = Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров
Юл номеры - 47: Юл номеры - 47:
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/22/33815/?print=Y Ташкентта милләттәшебез Чыңгыз Әхмәровның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/02/22/33815/?print=Y Ташкентта милләттәшебез Чыңгыз Әхмәровның картиналарыннан торган күргәзмә ачылды]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/01/23/20936/?print=Y Хәтер//Татарлар онытылмый//18 гыйнвар, №3]
* [http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/01/23/20936/?print=Y Хәтер//Татарлар онытылмый//18 гыйнвар, №3]
* [[Мәдәни Җомга]]: [http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/483-divarlarda-%E2%80%93-d%D3%99ver-sur%D3%99te.html М. Галиуллина. Диварларда — дәвер сурәте]


[[Төркем:Татар рәссамнары]]
[[Төркем:Татар рәссамнары]]

13 май 2012, 10:10 юрамасы

Чыңгыз Әхмәров
Туган телдә исем Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров
Туган 12 май 1912(1912-05-12)
Троицк (Чиләбе өлкәсе)
Үлгән 13 март 1995(1995-03-13) (82 яшь)
Ташкент
Күмү урыны Чыгатай зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Үзбәкстан
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Җефет Шәмсеруй Хәсәнова
Бүләк һәм премияләре Сталин премиясе, 1948
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Чыңгыз Әхмәров (рус. Чингиз Абдурахманович Ахмаров) – рәссам, график, монументаль сәнгать рәссамы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Үзбәкстан ССРның һәм Татарстанның халык рәссамы.

Тәрҗемәи хәле

Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров 1912 елның 12 маенда Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә туа. Әтисе мәгърифәтче була, Троицкида мөселман мәктәпләре оештыра. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши, «Яңа юл» журналы белән хезмәттәшлек итә, сәнгать әсәрләре иҗат итү оешмасында («Изофабрика») рәссам булып эшли. 1935 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый.

1949, 1955-57 елларда Ч.Әхмәров Мәскәү Югары нәфис сәнәгать училищесында (элеккеге Строганов училищесы) укыта. 1950 еллар башыннан ул Ташкентта яши. Ул 1952-54 елларда Үзбәкстанның Республика сәнгать училищесында укыта, 1970-72 дә Театр һәм сәнгать институтында монументаль нәкышь кафедрасы һәм бер үк вакытта (1968-70) Ташкент политехника институтында рәсем һәм нәкышь кафедрасы мөдире булып эшли.

Ч.Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953тә Мәскәү метросының «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкент, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.

Ч.Әхмәров – замандашлары портретлары, чит илләргә сәяхәтләр ясау тәэсирендә язылган график эшләр, рәсемнәр авторы да.

Ч.Әхмәров 1955-56 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи.

«Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. 1980 елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «Мәрҗани Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмеш Гәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.

Ч.Әхмәров халыкара күргәзмәләрдә (Италия, Франция, Алмания, Канада, Бельгия, Һиндстан, Япония һ.б.), бөтенсоюз һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Ташкентта, Казанда күрсәтелә. Рәссам әсәрләре Третьяков галереясында, Шәрыкъ сәнгате музеенда (Мәскәү), Үзбәкстан, Казахстан һәм Татарстан музейларында саклана.

Ч.Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була. 2006 елда ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела.

Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре

Ч.Әхмәров 1948 елда СССР Дәүләт премиясе, 1968 елда Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аңа 1964 елда Үзбәкстан ССРның, 1992 елда Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Чыганаклар