Газиз Әлмөхәммәтов: юрамалар арасында аерма
сурәтләү |
Luckas-bot (бәхәс | кертем) к r2.7.1) (робот өстәде: en:Ğäziz Älmöxämmädev, ja:ガジズ・アルメハマトフ |
||
Юл номеры - 48: | Юл номеры - 48: | ||
[[Төркем:Татар опера җырчылары]] |
[[Төркем:Татар опера җырчылары]] |
||
[[en:Ğäziz Älmöxämmädev]] |
|||
[[ja:ガジズ・アルメハマトフ]] |
|||
[[ru:Альмухаметов, Газиз Салихович]] |
[[ru:Альмухаметов, Газиз Салихович]] |
19 май 2012, 16:56 юрамасы
Газиз Әлмөхәммәтов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Газиз Салих улы Әлмөхәммәтов |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләтләр | |
Һөнәрләр |
композитор, опера җырчысы |
Моң | |
Кораллар | |
Жанрлар |
опера, музыкаль драма |
Бүләкләр |
Башкортстанның халык артисты (1929) |
Газиз Әлмөхәммәтов – татар һәм башкорт профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, мәшһүр җырчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, иң беренче БАССРның халык артисты.
Тәрҗемәи хәл
1895 елны Яңа Мораптал дигән татар-башкорт авылында дөньяга килгән.
1908 елдан Ташкентта яши. 1914 елдан һөнәри җырчы.
1921 елдан концерт эшчәнлеге белән бергә татар-башкорт халык җырларын җыю һәм композиторлык белән шөгыльләнә. 1922-29 елларда Казанда эшли. Солтан Габәши һәм В.И. Виноградов белән бергә «Сания» операсын иҗат итә (Фатих Әмирхан либреттосына). 1925 елның 25 июнендә Казанда узган премьера зур вакыйга була. Газиз Әлмөхәммәтов үзе үк төп партияне башкара.
Беренче уңыштан канатланып, композиторлар Гали Рәхим әсәренә «Бүз-егет» риваятенә тотыналар. Ләкин Академүзәк директоры Галимҗан Ибраһимов сәяси ышанычсыз әсәргә алынулары сагайта. Ул иҗати төркемне Мәҗит Гафуриның «Эшче» поэмасына алынырга күндерә.
1929 елны Эшче (Мәҗит Гафури либр.) операсы язылып бетә, 1930 елны сәхнәгә куела. 1929 елда Әлмөхәммәтов Уфага чакыртыла. Милли мәдәният институтында эшли, Мәскәү дәүләт консерваториясендә Башкорт студиясен баш оештыручы. Башкорт филармониясе ачтыруга булыша.
1937 елны сак астына алына, 1938 елда атып үтерелә.
Яңа Морапталда Г. Әлмөхәммәтовның музее бар. 1968 елдан бирле Башкортстанда яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призына конкурс үткәрелеп килә.