1 гыйнвар: юрамалар арасында аерма
к r2.7.3) (робот үзгәртте: vec:1° de genaro |
к r2.7.2) (робот өстәде: ext:1 eneru |
||
Юл номеры - 116: | Юл номеры - 116: | ||
[[et:1. jaanuar]] |
[[et:1. jaanuar]] |
||
[[eu:Urtarrilaren 1]] |
[[eu:Urtarrilaren 1]] |
||
[[ext:1 eneru]] |
|||
[[fa:۱ ژانویه]] |
[[fa:۱ ژانویه]] |
||
[[fi:1. tammikuuta]] |
[[fi:1. tammikuuta]] |
15 июн 2012, 08:00 юрамасы
1 гыйнвар — Милади тәкъвимендә беренче айның беренче көне.
← гыйнвар → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 |
8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
29 | 30 | 31 | ||||
2024 ел |
Урта гасырлар дәвамында, Христиан чиркәвенең тәэсире астында күп илләрдә ел башын теге яки бу Христиан бәйрәмнәренә күчергәннәр иде – 25 декабрь (Гайсә тууы), 1 март, 25 март (Мәрьямга Гайсә белән йөкле булуын шатлыклы хәбәр киләгәне көн), яки Пасха заманына. Күбесе ортодокс чиркәвенә караган Көнчыгыш Аурупа илләрендә 988 ел тирәсеннән яңа ел 1 сентябрьдан башланган иде.
Британияда, 1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме буларак кабул ителсә дә, XII гасырдан башлап 1752 елга кадәр ел 25 Март (Шатлыклы хәбәр) көне билгеләнгән иде. Көнбатыш Аурупа илләренең күбесе Милади тәкъвименә күчер алдыннан яңа елны 1 гыйнвардан санарга башлаганнар иде. Мәсәлән, Шотландия яңа елны 1 гыйварга 1600 елдан билгеләгән иде. Британия, Ирландия, һәм Британ колонияләр яңа ел башлавын 1 гыйнварга 1752 елда билгеләгәннәр иде. Шул ук елны Милади тәкъвиме Британия һәм анарга караган колонияләрдә кертелгән иде. Бу ике реформа 1750 елның Яңа Стиль Тәкъвим кануны белән кертелгән иде. Шулай да, 1 гыйнвар рәсми яңа ел башлануы буларак кабул ителү шулай барган:
- 1522 Венеция
- 1544 Изге Рим Империясе (Алмания)
- 1556 Испания, Португалия
- 1559 Пруссия, Швеция
- 1564 Франция
- 1576 Көньяк Нидерландлар
- 1579 Лотарингия
- 1583 Нидерландиянең берләшкән провинцияләре (төньяк)
- 1600 Шотландия
- 1700 Русия
- 1721 Тоскания
- 1752 БөекБритания һәм аның колонияләре
Бәйрәмнәр
- Яңа ел бәйрәме
- Бөтендөнья кардәшлек көне.
- Бөтендөнья тынычлык көне (тынычлык турында дога кылу көне) – Рим католик чиркәве папасы Павел VI тарафыннан билгеләнгән, 1 гыйнвар 1968 елдан искә төшерелә
- АКШ – Кванцаа бәйрәменең соңгы көне.
- Бразилия – милли муниципалитетлар көне.
- Гаити – бәйсезлек бәйрәме
- Камерун – бәйсезлек көне
- Куба – бәйсезлек көне
- Литва – байрак көне
- Словакия – Словак республикасы оешуы көне.
- Судан – бәйсезлек бәйрәме
- Тайвань – Кытай республикасы оешуы көне.
- Төркия – Агры өлкәсендә гашыйклар көне.
Дини бәйрәмнәр
- Көнбатыш Христианлыкның Раштуаның 12 көненен сигезенчесе.
- Гайсә пәйгамбәрне яһүди кануны буенча сөннәткә утырту көне. Бу көн аның кешеләр дөньясына исемле һәм иҗтимагый статуслы буларак керүен билгели – символик рәвештә яңа чорның беренче көненә туры килә.
Көн исемнәре
Аглаида Григорий Евтихий Илья Полиевкт Пров Тимофей Трифон Фессалоникия
Вакыйгалар
- 630 ел – Мөхәммәд пәйгамбәр башлыгында мөселманнар Мәккә килеп шәһәрне сугышсыз алалар.
- 922 ел – 16 мухаррам көне (2010 елның 1 гыйнварына төшә) Идель-буе Булгар дәүләте рәсми рәвештә Исламны кабул итә.
- 1929 ел – СССР коммунист партиясе тәэсире белән Азәрбайҗанда гәрәп әлифбасы нигезендә язуга нокта куелды.
- 1993 — Чехословакия ике дәүләткә таркала — Чехия һәм Словакиягә.
Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне туганнар
- 1895 ел – Исмәгыйль Рәмиев, язучы, журналист һәм библиограф (1895-1969).
- 1901 ел – Һади Такташ, шагыйрь (1901-1931).
- 1914 ел – Фәрит Яруллин, композитор, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1914-1943).
- 1924 ел – Рафаил Төхвәтуллин, язучы (1924-1994).
- 1931 ел – Адлер Тимергалин, язучы.
- 1938 ел – Ринат Таҗетдинов,артист; Шамил Маннапов, шагыйрь .
- 1942 ел – Айдар Хәлим, язучы.
- 1948 ел – Фәрит Хатыйпов,композитор.
- 1952 ел – Әсхәт Хисмәтов,Татарстанның атказанган артисты.
Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1 гыйнвар көнне вафатлар
Сынамышлар
Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.