Чуашлар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуашлар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZéroBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: pt:Chuvaches (povo)
Юл номеры - 107: Юл номеры - 107:
[[no:Tsjuvasjer]]
[[no:Tsjuvasjer]]
[[pl:Czuwasze]]
[[pl:Czuwasze]]
[[pt:Chuvaches (povo)]]
[[ro:Ciuvași]]
[[ro:Ciuvași]]
[[ru:Чуваши]]
[[ru:Чуваши]]

11 июл 2012, 12:10 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Чуашлар
Үз аталышы

Чӑвашсем

гомуми сан

1 509 300[1]

яшәү җире
Теле

Чуаш теле

Дине

Православие

 Чуашлар Викиҗыентыкта

Чуашлар — күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. Үз исемнәре — чӑвашсем. Гомуми халык саны — 1842,3 мең кеше. Россия Федерациясендә 1776,3 мең чуаш яши. Татарстанда — 132,4 мең.

Тел

Төп мәкалә: Чуаш теле

Атама

Әүвәл веда дип аталган бу халыкка чуваш, исеме бик соң килеп кергән.

Бу исемнең этимологиясен аңлау өчен, мариларның чувашларны суасламари дип атауларына игътибар итәргә кирәк.

Суаслар (болгарларның җирле бабалары) марилар белән гасырлар буе аралашып яшәгәннәр. Суас һәм мари кушылуыннан хәзерге чувашларның борынгы бабалары формалашкан булырга тиеш.

Башта алар үзләрен веда дип атаганнар. Веда - борынгы марича су төшенчәсен белдерә торган сүз ул.

Руслар - элек, мордвалар хәзер дә чувашларны веда (ветьке) дип атыйлар. Ләкин суас һәм мари кушылуыннан барлыкка килгән халыкта суаслар өстенлек алганнар булса кирәк, чөнки ал арда соңрак веда этнонимы суас сүзе белән алмаштырылган.

Бу процессны суас үзатамасының, әкренләп, татар этнонимы белән алмашынуы да тизләткән булырга мөмкин. Суасламариларның, ягъни чувашларның төп өлеше Болгар дәүләтенә кермәгәндер, мөгаен, чөнки чувашларда Болгардан калган эзләр юк дәрәҗәсендә.

Субэтнослар

Чувашлар 3 субэностан торалар.

  • югарылар (вирьял, тури) — Чуашиянең төньягында
  • урта (анат енчи) — Чуашиянең уртасында
  • түбәннәр (анатри) — Чуашиянең көньягында

Дин

Чуашларның күбесе хәзер Православ динендә. Православ дине чуашларга Казан ханлыгы урыслар тарафыннан яулап алынгач кына кечләп кертелә башлый. Шулай ук борынгы ышанулар мөһим урын алып тора. Араларында Ислам динен тотучылар бар.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар