Тереза Ана: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тереза Ана latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Escarbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: as, jv, ky үзгәртте: zh
Robbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот үзгәртте: hr:Majka Tereza
Юл номеры - 123: Юл номеры - 123:
[[hi:मदर टेरेसा]]
[[hi:मदर टेरेसा]]
[[hif:Mother Teresa]]
[[hif:Mother Teresa]]
[[hr:Majka Terezija]]
[[hr:Majka Tereza]]
[[hu:Kalkuttai Boldog Teréz]]
[[hu:Kalkuttai Boldog Teréz]]
[[hy:Մայր Թերեզա]]
[[hy:Մայր Թերեզա]]

5 авг 2012, 06:15 юрамасы

Тереза Ана
Туган телдә исем Калькутталы Тереза Ана
Агнес Гонда Бояджиу, алб. Agnesё Gonxhe Bojaxhiu
Туган 26 август 1910(1910-08-26)
Скопье, Македония байрагы Македония Җөмһүрияте
Үлгән 5 сентябрь 1997(1997-09-05) (87 яшь)
Калькутта, Һиндстан
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Mother House Of The Missionaries Of Charity[d]
Яшәгән урын Өскеп[1]
Ратфарнем[d]
Кәлкүттә
Милләт албанлы
Ватандашлыгы  Албания
 Һиндстан
 Госман империясе
Индия берлеге[d]
Һөнәре монахиня, шәфкать иясе
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1979 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Президент Азатлык Медале
Президент Азатлык Медале
Орден Заслуг
Орден Заслуг
Мәликә Елена Ордены
Мәликә Елена Ордены
Австралия ордены компаньоны
Австралия ордены компаньоны
Елмаю Ордены
Елмаю Ордены

 Тереза Ана Викиҗыентыкта

Тереза Ана (тулы исеме Калькутталы Тереза Ана, тормышта исеме – Агнес Гонда Бояджиу, алб. Agnesё Gonxhe Bojaxhiu) – католик монахиня, ярлыларга һәм авыруларга ярдәм белән шөгыльләнүче «Мәхәббәтт Миссионеркасы Сеңелләре» исемле хатын-кыз монахлар конгрегациясенә нигез салучы. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Католик Чиркәү тарафыннан беатификләштерелгән.

1997 елда АКШның иң югары бүләге – Конгрессның Алтын медале белән бүләкләнгән.

Биография

Тереза Ана 1910 елның 26 августында Скопье шәһәрендә, албанлылар гаиләсендә туа.

18 яшендә ул Ирландия китә һәм «Лоретоның ирланд сеңелләре» монах орденына керә. 1931 елда монахиня була һәм Тереза исемен ала. Озакламый орден аны Калькуттага җибәрә. Монда ул 20 елга якын изге Мария кызлар мәктәбендә укыта. 1946 елның 10 сентябрендә Тереза орденнан Калькуттаның ярлыларына һәм авыруларына ярдәм итәргә рөхсәт ала, ә 1948 елда шунда «Мәхәббәт Миссионеркасы Сеңелләре» монах конгрегациясен төзи. Оешма милләткә яки дингә карамыйча, ярлылар һәм каты авырулар өчен , мәктәпләр, приютлар, хастаханәләр ачу өстендә эшли.

1965 елда монах конгрегацияcенең эшчәнлеге Һиндстаннан читтә дә дәвам итә, хәзерге вакытта аның дөньяның 111 илендә 400 бүлеге һәм 120 илдә 700 шәфкатьлелек йорты бар.

1973 елда Тереза Анага Диндәге прогресс өчен Темплтон премиясен тапшыралар, ул премиянең беренче лауреаты була.

1979 елда аңа «Бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итүдә эшчәнлеге өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелә.

1983 елда Римда, Рим Атасы Иоанн Павел II белән очрашу вакытында Тереза Ананың йөрәк өянәге була. 1989 елгы икенче өянәктән соң ул кардиостимулятор ала. 1991 елда Мексикада пневмония белән көрәштән соң, ул йөрәк белән тагын да ныграк авырый. Бу вакытта ул орден җитәкчелегеннән китәргә тели, әмма монахинялар яшерен тавыш бирүдә каршы киләләр.

1996 елда Тереза Ана каты авырый башлый, 1997 елның 13 мартында үзеннән җитәкче вазифаларын төшерә. Ул 1997 елның 5 сентябрендә вафат була. 2003 елның октябрендә ул беатификләштерелгән, ягъни әүлияләр рәтенә кертелгән.

Бүләкләр

Cылтамалар



Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA

  1. https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/Teresa;3986597.html