Батырша: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 11: | Юл номеры - 11: | ||
| милләт = татар |
| милләт = татар |
||
| үлем датасы = 24.06.1762 |
| үлем датасы = 24.06.1762 |
||
| үлем җире = [[Шлиссельбург]], [[ |
| үлем җире = [[Шлиссельбург]], [[Русия империясе]] |
||
| әти = |
| әти = |
||
| әни = |
| әни = |
19 авг 2012, 16:41 юрамасы
Габдулла Гали углы, Ğabdulla Ğali uğlı | |
---|---|
Туган | 1710 Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) |
Үлгән | 24 июнь 1762 Шлиссельбург, Русия империясе |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Ташкичү мәдрәсәсе |
Һөнәре | мулла |
Батырша (1710 — 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин; чын исеме Габдулла Гали улы) — 1755-56 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.
Биография
Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа.
Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744 — 45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754 — 55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.
Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.
Баш күтәрүләр Урыс империясе тарафыннан басыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.
1762 елда аннан качкан вакытта 4 сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзе дә үтерелә.
Мирасы
Чыганак
- Ф. Исләев. Батырша восстаниесе. 1755 ел: Тарихи очерк
- Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш. Фәнни-гамәли конференция материаллары (2005 елның 17 мае, Казан шәһәре)