Габделгазиз Монасыйпов: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделгазиз Монасыйпов latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — using AWB
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 36: Юл номеры - 36:
==Әсәрләре==
==Әсәрләре==
“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918).
“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918).
Роман [[уйгырлар]], аларның да XIX йөздә Кытайның Син-Цзян вилатенә күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. Уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.
Роман [[уйгырлар]], аларның да XIX йөздә Кытайның [[Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы|Син-Цзян вилате]]нә күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. [[Уйгыр әдәбияты]] галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.

Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгур кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байда фирманың баш мөдире булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. “Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, [[кытайлар]], [[калмыклар]] хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Син-Цзян өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык- кумыклар терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән [[игенчелек|иген үстерү]] эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен ''таран'' (игенче) дип атый.

1 сен 2012, 04:18 юрамасы

Габделгазиз Монасыйпов

1910
Тугач бирелгән исеме: Габделгазиз Габдерахман улы
Туу датасы: 22 ноябрь 1888(1888-11-22)
Туу урыны: Яңа Тазлар, Казан губернасы
Үлем датасы: 1922(1922)
Үлем урыны: Ташкент
Эшчәнлек төре: язучы, җәмгыять эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 1906-1918
Жанр: шигърият
Иҗат итү теле: татар теле

Габделгазиз Габдерахман улы Монасыйпов (1888-1922) – шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле.

Тәрҗемәи хәле

Татарстан республикасының хәзерге Арча районы Яңа Тазлар авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгән, кечкенәдән үги ана кулында тәрбияләнгән.

Г.Монасыйпов 1902-1908 елларда Кытайның Син-Цзян өлкәсендә яшәп ала. Ундүрт яшьлек Габделгазиз Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына килеп чыга. 1908 елга кадәр ул Голҗа шәһәрендә, аннан соң өч елга якын Ташкентта яши.

1914 елны патша гаскәренә чакырыла, полк мулласы вазифасын башкара. 1917 елны революцион хәрәкткә кушыла. Фронттан мөселманнардан делегат итеп җибәрелә. 1917 елның июлендә Беренче Русия мөселман хәрби корылтаенда мөселман хәрби частьләрен төзү зарурлыгы белән нотык ясый. Мөселман Хәрби шурасы (Казан) рәисе урынбасары, рәисе. Хәрби шураның басма органы — «Безнең тавыш» газеты мөхәррире һәм даими авторы. Большевиклардан тар-мар ителгәнчегә (1918 ел, февраль) Хәрби шура сафында кала. Шул драматик вакыйгалардан соң сәяси эшчәнлеген туктата. 1919 елда Урта Азия якларына китеп бара.

1922 елны, Ташкентта нәшрият кәгазен кулга төшергән өчен кулга алына. «Милләтчел пропаганда» алып барырга әзерләнгән өчен ВЧК татарфыннан атып үтерелә.

Әсәрләре

“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы (1918). Роман уйгырлар, аларның да XIX йөздә Кытайның Син-Цзян вилатенә күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. Уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.

Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгур кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байда фирманың баш мөдире булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. “Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, кытайлар, калмыклар хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Син-Цзян өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык- кумыклар терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән иген үстерү эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен таран (игенче) дип атый.

Чыганаклар