Әбу Бәкер: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбу Бәкер latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
JackieBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот өстәде: ace:Abu Bakar Ash-Shiddiq
HiW-Bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот үзгәртте: th:อะบูบักร์
Юл номеры - 130: Юл номеры - 130:
[[ta:அபூபக்கர்]]
[[ta:அபூபக்கர்]]
[[te:అబూబక్ర్]]
[[te:అబూబక్ర్]]
[[th:อะบูบักรฺ]]
[[th:อะบูบักร์]]
[[tr:Ebu Bekir]]
[[tr:Ebu Bekir]]
[[uk:Абу-Бекр]]
[[uk:Абу-Бекр]]

5 сен 2012, 06:36 юрамасы

Әбу Бәкер Габдуллаһ ибн Усман ибн Әмир Кәгъб ибн Сәгъд ибн Мурра әт-Тайи яки Әбу Бәкер әс-Ситдыйк (572 — 22 август 634) — беренче хәлифә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң якын һәм олы сәхабәсе. Ситдыйк кушаматын, әл-Исра үәл-Мигъраҗ вакыйгасыннан соң, бу вакыйгага бер шиксез ышануы сәбәпле ала.

Тормыш юлы

Усман (Әбу Кухафә) һәм Салимә (Умм әл-Хәйр) гаиләсендә туа[1]. Исламны кабул иткәнче, Мәккәнең иң бай сәүдәгәрләреннән була. Сәүдә эше белән мал тапкан; хөкемдар вазыйфасын башкарган, кабиләсенең тарихын яхшы белгәнгә һәм оста төш юраганга, зур хөрмәткә ия булган.

Ул исламны кабул итүче беренче ир кеше була. Ислам кабул иткәч, ул Госман ибне Гәффан, Зүбәйр ибнел Гәввам, Тальхә ибне Губәйдуллаһ, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әби Вәккас, Гамир ибне Җәррах, Әркам ибне Әркам, Әбу Сәлямә кебек сәхабәләрне исламга чакыра, бөтен мал-мөлкәтен ислам өчен тарата. Әбу Бәкер ислам кабул иткән колларны сатып алган һәм азат иткән. Ул азат иткән коллар арасында Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең мөәдзиненә әйләнгән Биләл ибне Рәбах та була.

Исламга нык ышануы белән аерылып торган, һәм шуның өчен, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйхиссәләм) аңа исән чагында ук җәннәт вәгъдә итә.

Мөшрикләр тарафыннан мөселманнарны җәберләүләр арткач, Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм аны мөселманнарның күбесе һиҗрәт кылган Хәбәшстанга җибәрергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу, юлга чыккач, Ибне Дукккун - кабилә башлыкларының берсен очрата, ул Әбу Бәкерне үзенең яклавы астына ала һәм алар бергә Мәккәгә кайталар. Ләкин Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу динен яшерен тотудан баш тарта, һәм шуның белән Ибне Дуккунның яклавыннан мәхрүм ителә.

Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм пәйгамбәрлегенең 13 нче елында мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте башлана. Соңгылардан буллып Мәккәне Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм һәм Әбу Бәкер калдыралар. Алар бергә эзәрлекләүчеләрдән Саур мәгарәсендә качып торалар. Бу вакыйга Коръәндә дә сурәтләнә. [2]

623 елда кызы - Гайшәне Мөхәммәдкә (саләллаһу галәйхиссәләм) кияүгә бирә. Әбу Бәкер мөселман өммәтенең бөтен мөһим эшләрендә катнашкан, Бәдер, Өхед, Хандак, Хәйбәр, Хунәйн һ.б сугышларда катнаша.

Пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) үлеменнән соң (11/632 ел), мөселманнарны тынычландыра, пәйгамбәр исән чагында ук имам булып торган очраклары булганга күрә, 12 нче раббигыль-әүвәлдә хәлифә итеп сайлана.

Әбу Бәкернең иң зур хезмәтләреннән берсе - мөселман дәүләтчелеген саклап калу һәм ныгыту. Күп кенә кабилә башлыклары буйсынмый, зәкәт түләми башлыйлар. Аларның бу эшләре диннән чыгу (риддә) дип карала. Баш күтәргән кабиләләр бастырыла, һәм хәлифәт ныгый, бердәмгә әйләнә.

Өммәт эчендәге фетнә туктатылгач, тышкы дошманнар - Фарсы һәм Византия дәүләтләренә каршы хәрби эшләр алып барыла башлый. Мөселман гаскәре Гыйракта фарсыларны җиңә. Сүриядә гаскәрләр Ярмук елгасы янына җитәләр, Византия империясенең зур армиясенә каршы сугыш башлана. Сугышның кызган чагында, Әбу Бәкернең үлеме турында хәбәр килеп җитә.

Әбу Бәкер, салкын су белән юынганнан соң, авырып китә. Аның авыруы 15 көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр аның хәлен белешеп торганнар, ә Госман бөтенләй аның яныннан китмәгән. Имам вазыйфасын Гомәр ибнел-Хәттаб үтәгән.

Әбу Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) һиҗри 13 елда җөмәдел-ахир ае тәмалануга 8 көн кала сишәмбе көнне вафат була. Аны Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәсәләм янына җирлиләр. Җеназа намазын Гомәр башкара.

Гаиләсе

Хатыннары

Аның беренче хатынының исеме - Гатилә Габдел-Гуззә. Әбу Бәкер аның белән аерылыша. Беренче хатыныннан аның Әсма һәм Габдулла исемле балалары була.

Умм Раман бинте Әмир - беренче мөслимәләрнең берсе. Габдеррахман һәм Гаишәнең әнисе була.

Әбу Бәкернең тагын бер хатыны - Әсма бинте Умәйс. Башта Җәфәр ибне Әбу Талибнең хатыны булган. Әбу Бәкер, Җәфәр ибне Әбу Талиб Мута сугышында вафат булганнан соң, аның тол хатыны - Әсмага өйләнә. Әсма Мөхәммәд ибне Әбу Бәкернең әнисе була.

Хәбибә бинте Хәриҗә – ул әнсарлардан, Хәзрәҗ кабиләсеннән була. Ул Өмм Көлсемнең әнисе була.

Балалары

Габдеррахман - гаиләсендәге Исламны иң соңгы кабул итүче кеше. Ул корәешләрнең көчле һәм куркубелмәс сугышчысы буларак билгеле була. Бәдер сугышында мөселманнарга каршы сугышкан. Худайбия килешүеннән соң исламны кабул итә.

Габдулаһ. Ул һиҗрәт вакытында мөһим роль уйный. Таифне камау вакытында яралана. Әбу Бәкер хәлифәлеге вакытында, яралану нәтиҗәсендә, вафат була.

ГайшәМөхәммәд саләллаһу галәйһи уәссәләмнең хатыны. 2210 хәдис тапшыра. Һиҗрәтнең 57 нче елында 63 яшендә үлә.

Өмм Көлсем - иң кече кызы, Әбу Бәкернең вафатыннан соң туа. Тальхә ибне Губәйдуллаһка кияүгә чыга.

Әсма - Зүбәйр ибнел Гәввамның хатыны була.

Искәрмәләр

  1. Гордость уммы. Абу Бакр (да будет доволен им Аллах)
  2. Коръән, 9:40

Сылтамалар