Мөгезле эре терлек: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгезле эре терлек latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к рәсем өстәдем
Юл номеры - 57: Юл номеры - 57:
* [http://slovari.yandex.ru/dict/bse/article/00039/35000.htm Сүзлек] {{ref-ru}}
* [http://slovari.yandex.ru/dict/bse/article/00039/35000.htm Сүзлек] {{ref-ru}}


[[Категория:Йорт хайваннары]][[Категория:Терлекчелек]][[Категория:Зоология]]
[[Категория:Йорт хайваннары]][[Категория:Терлекчелек]][[Категория:Зоология]] [[Төркем:Мөгезле эре терлек]]


[[pl:Bydło]]
[[pl:Bydło]]

9 сен 2012, 19:25 юрамасы

Герефорд токымлы үгез.

Мөгезле эре терлекҮгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. МЭТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала[1].

Классификация

Краниологик классификация

Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:

  • Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
  • Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
  • Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Кыска башлы. Кыргый төре булып Аурупа туры санала.
  • Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
  • Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.

Яшь һәм җенес буенча классификация

  • Сыерлар — бозаулый торган ана терлекләр.
  • Үгезләр — өч яшьлек зур печелмәгән ата терлекләр.
  • Үгез-бозау — өч яшькәчә печелмәгән ата терлек.
  • Печелгән үгезләр, эш үгезе — печелгән ата терлекләр.
  • Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
  • Тана, теше бозау,башмаклар — орлыкландырылмаган (кысыр) ана терлекләр.
  • Буаз таналар — орлыкландырылган башмаклар.

Русиядә мөгезле эре терлеклек саны

Файл:Gorelov noon.jpg
«Полдни» совет открыткасы

2004 елга Русиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.

2006 елның беренче июленә Русиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:

  • 11225,5 мең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә,
  • 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
  • 11309,2 мең шәхси хуҗалыкларда.

МЭТ төп токымнары

  • Герефорд токымы
  • Абердин-ангусс
  • Голланд токымы
  • Холмогор токымы
  • Кызыл дала токымы
  • Айршир токымы
  • Ярославская токымы
  • Симменталь токымы
  • Сычев токымы
  • Швиц токымы
  • Кострома токымы

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Костомахин, Н.М. "Породы крупного рогатого скота", КолосС, 2011.

Сылтамалар