Төрекмәнстан: юрамалар арасында аерма
к 212.121.219.1 үзгәртүләре (бәхәс) EmausBot юрамасына кадәр кире кайтарылды |
к r2.7.3) (робот өстәде: bxr:Туркменистан |
||
Юл номеры - 116: | Юл номеры - 116: | ||
[[bs:Turkmenistan]] |
[[bs:Turkmenistan]] |
||
[[bug:Turkmenistan]] |
[[bug:Turkmenistan]] |
||
[[bxr:Туркменистан]] |
|||
[[ca:Turkmenistan]] |
[[ca:Turkmenistan]] |
||
[[ceb:Turkmenistan]] |
[[ceb:Turkmenistan]] |
16 сен 2012, 17:48 юрамасы
|
Төрекмәнстан (төрекм. Türkmenistan) – Урта Азияда урнашкан дәүләт. Көньякта Әфганстан һәм Иран белән, төньякта Казакстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш. Көнбатыштан Каспий диңгезе белән юыла. Дөнья океанына чыгу юлы юк.
Тарих
- Б.э.к. II меңьеллыкта бүгенге Төрекмәнстан территориясендә Маргиан цивилизациясе булган.
- Б.э.к. VI–IV гасырларда бу җирләр иранлы Ахеменидлар дәүләтендә, соңрак Александр Македонский кулында булган.
- Б.э.к. III гасыр – Парфия патшалыгы эчендә (башкаласы – Ниса), соңрак Сасанидлар дәүләте составында.
- V-VIII гасырларда эфталитлар, төркиләр, гарәпләр һөҗүменә дучар була. 776–783 елларда җирле халык Хашим ибне Хәким (Муканна) җитәкчелегендәге гарәпләргә каршы баш күтәрүдә катнаша.
- IX-X гасырларда Таһирилар, Саманилар дәүләтендә.
- XI гасырда Төрекмәнстан территориясы угызлар тарафыннан яулап алына. Соңрак, угызларның җирле иранлылар белән кушылуы нәтиҗәсендә, хәзерге төрекмән этносы барлыкка килә. XI-XIII гасырларда башкаласы Мерв шәһәре булган беренче төрекмән Сәлҗүкләр дәүләте барлыкка килә.
- XIII гасыр башында монголлар тарафыннан яулап алына һәм Илханнар дәүләтенә, соңрак Тимурилар дәүләте составына керә.
- XVI-XVII гасырлар – Хива ханлыгы һәм Бохара ханлыгына керә.
- 1869–1885 еллар – Россия империясы тарафыннан яулап алына (Каспий арты өлкәсе).
- 1917 ел, ноябрь – декабрь – совет хөкүмәте урнаштырыла.
- 1924 ел, 27 октябрь – Төрекмән Совет Социалистик Җөмһүрияте төзелә.
- 1948 ел, октябрь – Ашхабадда көчле җир тетрәве нәтибәсендә 60-100 мең кешенең гомере өзелә.
- 1990 ел – Җөмһүрият Президенты урыны барлыкка килә. Ул урынны аңа кадәр җөмһүрият белән идарә иткән Сапарморат Ниязов ала.
- 1991 ел, октябрь – Җөмһүриятнең Югары Советы бәйсезлек игълан итә, ТССҖның атамасы Төрекмәнстанга үзгәртелә.
- 2007 ел, 11 февраль – Президент урынына Гурбангулы Бердымөхәммәтов сайлана.
Географик мәгълүмат
Территориясының 80 % артыгын Караком чүле алып тора. Төрекмәнстанның Каспийда яр сызыгы озынлыгы 1 768 км.
Административ бүленеш
- Ашхабад шәһәре
- Ахал вилаяте. Башкаласы – Аннау (картада – 1)
- Балкан вилаяте. Башкаласы – Балканабад (Нәбит-Даг) (2)
- Дашогуз вилаяте. Башкаласы – Дашогуз (Ташауз) (3)
- Лебап вилаяте. Башкаласы – Туркменабад (4)
- Мары вилаяте. Башкаласы – Мары (5)
Икътисад
СССР чорында Төрекмәнстан чимал (нигездә мамык һәм энергия ташучылар) чыганагы булып тора. Хәзерге вакытта нефть һәм газ чыгару ТМПның 70 % тәшкил итә.
Рәсми чыганаклар буенча Төрекмәнстанның ТМП үсеше түбәндәгечә:
- 1999 – 16 %,
- 2000 – 18 %,
- 2001, 2002 – 20 %,
- 2003 – 17 %,
- 2004 – 21 %.
Халык
Җөмһүрияттә халык санының тиз артуы күзәтелә. 1979 елдагы халык санын алу буенча республикада 2 759 мең, 1989 елда – 3 534 мең, 1995 ел исәбе буенча – 4 481 мең кеше яшәгән. 1995 елдан соң да үсеш дәвам итә: 2000 елда – 5 200 мең, 2001 ел башында – 5369,4 мең; 2001 ел, 1 май – 5410 мең; 2001 ел, 1 август – 5478,9 мең кеше.
Халыкның якынча 90 % – төрекмәннәр, 4 % – үзбәкләр, 3 % – руслар. Шулай ук азәриләр, казаклар, татарлар һ.б. халыклар да яши.
Гаскәр
Гаскәр саны якынча 100 000 сугышчы һәм офицер.
Чыганак