Билсур Габделхәев: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Билсур Габделхәев latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 39: Юл номеры - 39:


[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары]]
{{DEFAULTSORT:Габделхаев, Билсур}}
{{DEFAULTSORT:Габделхаев, Билсур}}

23 сен 2012, 09:46 юрамасы

Билсур Габделхаев
Туган 29 октябрь 1936(1936-10-29)
Курган өлкәсе
Үлгән 18 март 2008(2008-03-18) (71 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты[1]
Яшәгән урын Декабристлар урамы[2][3]
Милләт татар
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Билсур Габделхаев — дөньякүләм танылган татар галиме, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, АКШның география җәмгыятенең Почетлы әгъзасы.

Ул 1936 елның 29 октябрендә Курган өлкәсендә туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый, ике ел дәвамында Яңгул урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Билсур Габделхаев 1961 елда бик яхшы билгеләр белән Казан Дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый, аспирантурада укуын дәвам итә. 1962 елдан — ассистент, 1967 елдан — өлкән укытучы. 1966 елда диссертация яклап физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1968 елдан — университетның математик анализ кафедрасы доценты. 19681973 елларда — Болгариянең София һәм Пловдив университетлары доценты.

1986 елда Билсур Габделхаев докторлык диссертациясе яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елдан — Казан университеты профессоры, 1988 елдан — кафедра мөдире. Галим математик анализ, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр, исәпләү математикасы һәм математик физика өлкәләрен берләштергән тармакны өйрәнүче дөньякүләм танылган зур фәнни мәктәпне тудырды. Аның югары һәм гамәли математика өлкәсендә 200гә якын фәнни хезмәте һәм күп илләрдә басылган өч монографиясе бар. Б. Габделхаев 35 фән кандидаты, өч фән докторы тәрбияләде — аларның күбесе үсеп килүче илләр өчен.

1974 елда якташыбыз Казан университеты каршындагы югары уку йортларының берләштерелгән фәнни семинары җитәкчесе итеп сайланды. «Югары уку йортлары хәбәрләре. Математика» фәнни журналының редактор урынбасары, аның редакция советы әгъзасы. 1992 елдан — Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, математика буенча аның фәнни советы рәисе.

1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда АКШның география җәмгыяте аны үзенең Почетлы әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. 1997 елдан — әлеге институтның җитәкче советы әгъзасы.

Галим Казан шәһәрендә яши, киң фәнни, педагогик эш алып бара.


  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/burials/76741
  2. бирелмәләр нигезе
  3. бирелмәләр нигезе