Куйбышев тимер юлы: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 21: | Юл номеры - 21: | ||
[http://ru.wikipedia.org/wiki/Куйбышевская_железная_дорога Русча wikipedia-дәге бит] |
[http://ru.wikipedia.org/wiki/Куйбышевская_железная_дорога Русча wikipedia-дәге бит] |
||
{{Русия тимер юллары}} |
|||
[[Төркем:Тимер юллар]] |
[[Төркем:Тимер юллар]] |
||
9 окт 2012, 16:08 юрамасы
Ку́йбышев тимер юлы — Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юллар системасы.
1936 елның 26 маеннан башлап Самара-Златоуст һәм элекке Сызран-Вязьма тимер юлларын берләштерә. Юлларның тулаем озынлыгы 11 502,5 км, шул исәптән төп юллар озынлыгы - 7 234,8 км. Юлның идарәсе Самарада урнашкан.
- Куйбышев тимер юлы Горький тимер юлы белән Чынлы һәм Алнаши станцияләрендә тоташа.
- Көньяк Урал тимер юлы белән: Кинель, Кропачево, Мораптал, Белорецк станцияләре аша.
- Мәскәү тимер юлы белән: Ряжск станциясе аша.
Куйбышев тимер юлы көнбатыштан көнчыгышка баручы ике параллель диярлек сызыктан тора. Берсе Кустарёвка — Инза — Сембер, икенчесе – Ряжск — Самара. Алар Башкортстанның Чишмә станциясендә бергә тоташа һәм Урал таулары эргәсендә тәмамлана. Башка ике линия: Рузаевка — Пенза — Ртищево һәм Сембер — Сызран — Сарытау төньяктан көньякка бара
Куйбышев тимер юлы иң зур сәнәгать комплексларын тәэмин итә: Чаллыдагы, Тольятти һәм Сембердәге автомобиль заводларын, нефть эшкәртү, химия сәнәгате заводлары һәм корал җитештерүче предприятиеләр.
Тарих
Куйбышев тимер юлына керүче беренче тимер юл – Моршанск - Сызран сызыгы 1874да төзелә, 1877 елда Кинельгә кадәр сузыла. 1880 елда Идел аша Сызран күпере салына. 1888 елда Кинилдән Уфага кадәр сузыла, 1890дә – Златоустка, 1892 елда - Чиләбегә.
Куйбышев тимер юлына керүче Рузаевка — Сызран сызыгы 1898 елда төзелеп бетә. Хәзер тимер юлның төньяк йөрешенә керүче Инза — Сембер сызыгы 1898 елда төзелә. Аннары Батраки (1900), Часовня-Пристань — Мәләкәс (1902) станцияләре барлыкка килә. 1911 елда юл Мәләкәстән Бөгелмәгә озайтыла. 1914 елда Чишмәдә төньяк һәм көньяк йөрешләр кушыла.
1936 елда Дим — Ишембай сызыгы төзелә.
1989 елның 4 июнендә Аша — Олы-Теләк арасында Рәсәй һәм СССР тарихында иң дәһшәтле тимер юл һәләкате килеп чыга. 575 кеше һәлак булган.
Чыганак