Мөхтәр Мутин: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхтәр Мутин latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Мохтар Мутин | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торга…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Мохтар Мутин
| исем = Мохтар Мутин
| рәсем =
| рәсем = Мохтар Мутин.jpg
| рәсем_зурлыгы =
| рәсем_зурлыгы =180px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| рәсем язуы =
Юл номеры - 9: Юл номеры - 9:
| туу датасы = 2.1.1886
| туу датасы = 2.1.1886
| туу җире = {{Туу җире|Минзәлә өязе|Актаныш районында }} Такталачык авылы
| туу җире = {{Туу җире|Минзәлә өязе|Актаныш районында }} Такталачык авылы
| гражданлык = {{Байрак/Русия империясе}}, байрак/СССР
| гражданлык = {{Байрак/Русия империясе}}, {{байрак/СССР}}
| милләт = татар
| милләт = татар
| үлем датасы = 3.6.1941
| үлем датасы = 3.6.1941

10 ноя 2012, 05:40 юрамасы

Мохтар Мутин
Туган телдә исем Мохтар Исхак улы Мутин
Туган 2 гыйнвар 1886(1886-01-02)
Минзәлә өязе Такталачык авылы
Үлгән 3 июнь 1941(1941-06-03) (55 яшь)
Магадан өлкәсе
Яшәгән урын Островски урамы, 10[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе, ССБР байрагы
Һөнәре галим, тарихчы, язучы
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Фатыйма Ильская һәм Нәфыйга Арапова

Мохтар Мутин – татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы.

Тәрҗемәи хәл

Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 2 гыйнварында Уфа губернасы Минзәлө өязенең (хәзер Татарстан Республикасының Актаныш районы) Такталачык авылында туа.

Театр сәнгате белән Мохтар Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм 1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли. 1915 елда Ырынбурда «Ширкәт» труппасы оешкач, М.Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.

1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкара.

1926 елда М.Мутинга ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

1937 елда М.Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. 1963 елда аклана.

Сәхнә иҗаты

М.Мутин – зур шөһрәт казанган атаклы артист. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Ул башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.

Чыганаклар

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/273.pdf