Мәсек: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 9: | Юл номеры - 9: | ||
== Җенесе һәм үз-үзен тотышы == |
== Җенесе һәм үз-үзен тотышы == |
||
Гадәттә мәсек тәбәнәк буйлы, киң күкрәкле, бик йөнтәс һәм авыр исле зат булып сүрәтләнә. Мәсек хәйләкәр һәм йылгыр. Ул яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам.Мәсек аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Мәсек төнге зат. Көндезен ул табигый ышык урыннарда, уентыкларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда үткәрә. Мәсекне күрүе бик кыен, әмма кичен соңга калган юлчы аның кырыннан тыныч үтәлмәс. Хәйлә беләнме, көч беләнме урман төпкеленә алып кереп көчләр. |
|||
== Мәсек образы әдәбияттә == |
== Мәсек образы әдәбияттә == |
16 ноя 2012, 07:36 юрамасы
Мәсе́к (лат. тат. mǝsek, рус. масек) — татар һәм гомум төрки мифологиясе персонажы, антропоморф мифик персонаж. Башкортостанның Чишмә районы Әмин авылының мәзәкләренең герое, урман буендагы чокыр-чакырлар, елга ерымларының, сазлыклардагы куе куаклыкларның рухының персонификациясе.
Термин
Әлбәттә "мәсек" термины бик борынгы булса кирәк. Ул елга буйларындагы караңгы чокыр-чакырларның явыз рухының, мифик җан иясенең исем аташы. Идел-Урал өлкәсенең башка бер авылларында да очрамый.
Этимологиясе
Гомүм төрки.
Җенесе һәм үз-үзен тотышы
Гадәттә мәсек тәбәнәк буйлы, киң күкрәкле, бик йөнтәс һәм авыр исле зат булып сүрәтләнә. Мәсек хәйләкәр һәм йылгыр. Ул яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам.Мәсек аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Мәсек төнге зат. Көндезен ул табигый ышык урыннарда, уентыкларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда үткәрә. Мәсекне күрүе бик кыен, әмма кичен соңга калган юлчы аның кырыннан тыныч үтәлмәс. Хәйлә беләнме, көч беләнме урман төпкеленә алып кереп көчләр.
Мәсек образы әдәбияттә
Масек — Чишмә районы Әмин авылының мәзәкләре һәм әкиятләренең төп герое, авыл фольклорының персонажы.
…Узы буе бик йәмле, |
Моны да карагыз
- Шүрәле — татар әкиятләренең мифик герое
- Арсури — чуаш әкиятләрендә
- Пицен — Себер татарларының мифик җан иясе
- Йыш кеше — Тубыл һәм Омск татарларының аналогы
- Әбәдә — Себер төрекләрендә, себер татарларында
Чыганаклар
- Р. Сәйфуллин, «Авыл тирәсендә мәсек йөри», «Дим буе» гәҗите № 11(61), 2012