Каспий диңгезе: юрамалар арасында аерма
DerslekBot (бәхәс | кертем) к пунктуация using AWB |
к r2.6.8) (Робот: ku:Deryaya Mazenderan-ны ku:Deryaya Qezwînê-ка үзгәртте |
||
Юл номеры - 90: | Юл номеры - 90: | ||
{{Link GA|lt}} |
{{Link GA|lt}} |
||
[[af:Kaspiese See]] |
[[af:Kaspiese See]] |
||
[[als:Kaspisches Meer]] |
[[als:Kaspisches Meer]] |
||
Юл номеры - 156: | Юл номеры - 157: | ||
[[kn:ಕ್ಯಾಸ್ಪಿಯನ್ ಸಮುದ್ರ(Caspian Sea)]] |
[[kn:ಕ್ಯಾಸ್ಪಿಯನ್ ಸಮುದ್ರ(Caspian Sea)]] |
||
[[ko:카스피 해]] |
[[ko:카스피 해]] |
||
[[ku:Deryaya |
[[ku:Deryaya Qezwînê]] |
||
[[la:Mare Caspium]] |
[[la:Mare Caspium]] |
||
[[lb:Kaspescht Mier]] |
[[lb:Kaspescht Mier]] |
6 дек 2012, 14:18 юрамасы
|
Каспий диңгезе (каз. Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар. دریای خزر — Daryâ-ye Xazar, әзери. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Аурупа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.
Атама
Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:
- Гиркан диңгезе;
- Хвалынское море яки Хвалисское море — Харәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы;
- Табасаран диңгезе
- Хәзәр диңгезе — гарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи);
- Абескун диңгезе;
- Сарай диңгезе;
- Дәрбәнт диңгезе;
- Сихай
һ.б. атамалар.
Географик мәгълүмат
Каспий диңгезе Азия белән Аурупа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.
Каспий диңгезенең ярлары
Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.
Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.
Ярымутраулар
Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:
- Аграхан ярымутравы
- Апшерон ярымутравы
- Бозачы ярымутравы
- Мангышлак ярымутравы
- Мианкале ярымутравы
- Туб-Караган ярымутравы
Утраулар
Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:
- Ашур-Ада
- Гарасу
- Гум
- Даш
- Зира (утрау)
- Зянбил
- Кюр Дашы
- Хара-Зира
- Огурчин утравы
- Сенги-Мугань
- Тюлень утравы
- Чечень (утрау)
- Чыгыл
Коючы елгалар
Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Русия), Җаек, Эмба (Казакстан), Кура (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.
Кара-Бугаз-Гол
Кара-Бугаз-Гол (төрки. Кара бугаз култыгы) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан Республикасы) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.
Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр
Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:
- Русия (Дагстан, Калмыкия һәм Әстерхан өлкәсе) — көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 1695 км;
- Казакъстан — төньякта, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 2320 км;
- Төрекмәнстан — көньяк-көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 1200 км;
- Иран — көньякта, яр сызыгы озынлыгы — 724 км;
- Азәрбайҗан — көньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 955 км.
Экологик проблемалар
Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.
Чыганак
- Каспий диңгезе(рус.)