Таҗикстан: юрамалар арасында аерма
к r2.7.2) (робот өстәде: so:Tadsjikistan |
к r2.6.8) (Робот: bxr:Тажикистан-ны bxr:Таджикистан-ка үзгәртте |
||
Юл номеры - 147: | Юл номеры - 147: | ||
[[bs:Tadžikistan]] |
[[bs:Tadžikistan]] |
||
[[bug:Tajikistan]] |
[[bug:Tajikistan]] |
||
[[bxr: |
[[bxr:Таджикистан]] |
||
[[ca:Tadjikistan]] |
[[ca:Tadjikistan]] |
||
[[ce:Таджики]] |
[[ce:Таджики]] |
6 дек 2012, 17:27 юрамасы
|
Таҗикста́н (таҗ. Тоҷиқистон), рәсми Таҗикста́н Җөмһүрияте́ (таҗ. Ҷумҳурии Тоҷиқистон) — Үзәк Азиядә урнашкан дәүләт, элек Советлар Берлегендә эчендәге Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы.
Таҗикстан Памир таулары алдында урнашкан һәм аның диңгезгә чыгышы юк. Бу Урта Азиянең мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Үзбәкстан белән, төньякта Кыргызстан белән, көнчыгышта Кытай белән, көньякта Әфганстан белән чикләшә. Башкала Дүшәнбе шәһәрендә.
Таҗикстан — элек советлар Урта Азиясендә фарсы телләре сөйләшә торган бердәнбер дәүләт. Таҗикстан халкының күпчелеге сөнни ислам динен тоталар.
Таҗикстан ССР
1924 елда Таҗикстан Советлар Берлеге эченә Үзбәкстан ССР эчендә булып автономияле республика буларак керде. Дүшәнбе шәһәре аның башкаласы булды. Дүшәнбе 1924 елда Сары-Асия, Шаһмансур һәм Дүшәнбе авыллары берләшү нәтиҗәсендә хасил булды.
1929 елның 16 октябрендә Таҗикстан ССР оештырды, 5 декабрендә ул Советлар Берлеге эченә союздаш республика хохуклары белән керде. Мөстәыйль Таҗикстан ССР оештыру башлап җибәрүче сәяси эшлекле Ширинша Шаһтимур иде.
1991 елда Советлар Берлеге таркалуы нәтиҗәсендә Таҗикстан бәйсез дәүләт булды.
Идарә бүленеше
Таҗикстан Җөмһүрниятенең идарә-җир берәмлекләре һәм торак пунктлары:
- Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе (таҗ. Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон);
- өлкә (таҗ. вилоят);
Районнар авыл һәм шәһәр районнарына бүленәләр, җөмһүрият, өлкә һәм шәһәр карамагында булалар.
Хәзерге вакытта Таҗикстан Җөмһүрияте Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе, Согыд һәм Хәтлан өлкәләре, 17 шәһәр, 62 район (шул исәптә 13 җөмһүрият карамындагы район), 55 поселок һәм 368 авыл җәмгыятеннән гыйбарәт[1].
Татарча | Таҗикча | Халык исәбе (21.09.2010[2]), мең кеше |
Мәйдан, тыс. км² |
Тыгызлык, кеше/км² |
Районнар исәбе | Мәркәз |
---|---|---|---|---|---|---|
Дүшәнбе | Дүшәнбе | 724 | 1,2 | 603 | 4 | |
Таулы Бадахшан автономияле өлкәсе | Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон | 206 | 64,2 | 3,2 | 7 | Харуг |
Согыд өлкәсе | Вилояти Суғд | 2 237 | 25,4 | 88,1 | 18 | Хуҗанд |
Хәтлан өлкәсе | Вилояти Хатлон | 2 676 | 24,8 | 107,9 | 21 | Кургантүбә |
ҖКР | Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ | 1 722 | 28,6 | 60,2 | 13 | Дүшәнбе |
Искәрмәләр
- ↑ http://www.stat.tj/russian_database/socio-demographic_sector/administrative-area_units.xls
- ↑ О ПРЕДВАРИТЕЛЬНЫХ ИТОГАХ ПЕРЕПИСИ НАСЕЛЕНИЯ И ЖИЛИЩНОГО ФОНДА 2010 ГОДА. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан.
- ↑ Ведомости Маджлиси Оли Республики Таджикистан, 1995 год, № 21,статья 239; 2000 год, № 11, с-тья 513, 2003 год, № 4, с-тья 153, 2008 год, № 3, с-тья 182, 2009 год, № 7-8, с-тья 489.