Азот: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азот latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZéroBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: ba:Азот
SilvonenBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (Робот: yo:Nítrójínì-ны yo:Nítrójìn-ка үзгәртте
Юл номеры - 156: Юл номеры - 156:
[[xal:Шүтөр]]
[[xal:Шүтөр]]
[[yi:אזאט]]
[[yi:אזאט]]
[[yo:Nítrójínì]]
[[yo:Nítrójìn]]
[[zh:氮]]
[[zh:氮]]
[[zh-min-nan:Chit-sò͘]]
[[zh-min-nan:Chit-sò͘]]

7 дек 2012, 06:05 юрамасы

CАзот / Nitrogenium (N)O
Атом номеры 7
Матдәнең тышкы күренеше төссез, тәмсез һәм иссез газ
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
14,00674 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 92 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1401,5 (14,53) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [He] 2s2 2p3
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 75 пм
Ион радиусы 13 (+5e) 171 (-3e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
3,04
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе 5, 4, 3, 2, 1, 0, -1, -3
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 0,808 (−195,8 °C) г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 29,125(газ N2) Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0,026 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 63,29 K
Эрү җылылыгы (N2) 0.720 кДж/моль
Кайнау температурасы 77,4 K
Парга әйләнү җылылыгы (N2) 5.57 кДж/моль
Моляр күләм 17,3 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше кубик
Рәшәткә параметрлары 5,661 Å
Дебай температурасы n/a K

АзотМенделеевның периодик таблицасының 7нче санында, 5нче төркемдә урнашкан, чагыштырма атом массасы 14,0067 булган химик элемент. Аның исеме грек сүзе azoos – терексез дигән сүздән ясалган, латыйнча атамасы Nitrogenium. Азот – төссез һәм иссез газ.

Тарихи белешмә

Азот кушылмалары – селитра, азот кислотасы һәм аммиак – азотны ирекле хәлдә табуга хатле, күптән билгеле булалар. 1772нче елда Д. Резерфорд пыяла савытта фосфор һәм башка матдәләрне яндырып, сулауга һәм януга булышмаучы, ул үзе "буучы һава" дип исем биргән газ таба. 1787нче елда А. Лавуазье һава күләменә керүче бу газның гади икәнен исбатлый, һәм аңа "азот" исемен тәкъдим итә. 1784нче елда Г. Кавендиш азотның селитра составына керүен күрсәтә.

Табигатьтә таралышы Азот – табигатьтә иң таралган элементларның берсе. Аның төп массасы ирекле килеш атмосферада таралган. Ирекле азот (N 2 молекуласы) һаваның күләм буенча 78,09% ын, ә авырлык буенча 75,6% ын алып тора. Литосферада азотның масса буенча уртача өлеше – 1,9*10< -3 %. Азот таралышы буенча Кояш системасында 4нче элемент (.водорд, гелий һәм кислородтан кала)

Физик һәм химик үзлекләре

Азот һавадан бераз гына җиңелрәк; аның тыгызлыгы 1,2506 кг/м 3 (0 С һәм 101325 н/м 2 яки 760 мм. төр. баг. булганда) , t эрү -209,86 0 С, t кай -195,8 0 С. Сыек азотның тыгызлыгы 808 кг/м<3. Азот суда аз эри: 0 С та 1м<3 суда 23,3 г азот эри.

Азот чагыштырмача аз температураларда литий, магний, кальций кебек актив металлар белән генә тәэсирләшә. Ә башка элементларның күбесе белән югары температураларда һәм катализаторлар булганда реакциягә керә.

Азот күп кенә бик мөһим органик кушылмаларның өлеше булып тора (аминнар, аминокислоталар, нитрокушылмалар һ.б.)

Кулланылышы

Табылган ирекле азотның күп өлеше аммиак җитештерү өчен кулланыла. Аммиакны соңыннан азот килотасы, ашламалар, шартлагыч матдәләр җитештерү өсен кулланалар.

Ирекле азотны сәнәнгатьнең төрле тармакларында кулланалар: химик һәм металлургик проөесслар вакытында инерт мохит буларак, терекөмеш термометрларында буш урынны тутырыр өчен, янучан сыеклыкларны суыртканда һ.б. Сыек азотны төрле суыткыч җиһазларда кулланалар. Сыек азотны Дьюар савытларында, ә газсыман азотны кысылган килеш – балоннарда.

Калып:Link FA