Ağa bazar: юрамалар арасында аерма
Zahidullabot (бәхәс | кертем) к Convert alphabet |
Zahidullabot (бәхәс | кертем) |
(аермасы юк)
|
8 дек 2012, 11:54 юрамасы
Ага базар - 10-15 йөзләрдә Болгар шәһәренең зур сәүдә һәм хөнәрчелек бистәсе. шәһәрдән 6 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Иделнең сул яры белән Мәләнә елгачыгы арасында урнашкан була. Идел буе Болгар дәүләтенең эре сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге. 1431 елда кенәз Федор Пестрый җитәкчелегендә Болгарга яу белән килгән рус гәскәре талап һәм җимереп киткәннән соң, ташландык хәлгә килә. Хәрабәләре Иделнең сул ярында, хәзерге Болгар шәһәре янәшәсендә. Археологик казулар барышында аерым йортлар, хуҗалык корылмалары, ёөнәрчелек остаханәләре (мөгез-сөяк эшкәртү, металл кою, чүлмәк ясау һ.б.) калдыклары, төрле хуҗалык әйберләре, шулай ук акчалар, чит илләрдән китерелгән эшләнмәләр табыла. Ага базар хәрабәләрен 1852 дә И.Н. Березин, 1877 дә А.А. Спитсын, 1893 тә П.А. Пономарев, 1952-54 тә Б.Б. Жиромский белән К.А. Смирнов тикшерәләр. 1955-57 елларда Куйбышев сусаклагычы астында кала.
Моны да карагыз
- Болгар чигә асылмасы
- Болгар
- Болгар-Рус килешүләре
- Идел буе Болгар дәүләте
- Бөек Болгар иле
- Идел Болгары иҗтимагый-сәяси төзелеше
- Бакый Урманче
- Мөхәммәт-Әмин хан