Габриэль Гарсиа Маркес: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габриэль Гарсиа Маркес latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: ba:Габриэль Гарсиа Маркес
KamikazeBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (Робот: km:ហ្គ្រាប្រីអ៊ែល ហ្រ្គារ៉ាស្សៀ​ ម៉ារ៉ាហ្គេស-ны [[km:ហ្គ្រាប្រីអ៊ែល ហ្រ្គារ៉ាស្សៀ ម៉ា…
Юл номеры - 101: Юл номеры - 101:
[[kaa:Gabriel Garcia Marquez]]
[[kaa:Gabriel Garcia Marquez]]
[[kk:Маркес Габриэль Гарсиа]]
[[kk:Маркес Габриэль Гарсиа]]
[[km:ហ្គ្រាប្រីអ៊ែល ហ្រ្គារ៉ាស្សៀ​ ម៉ារ៉ាហ្គេស]]
[[km:ហ្គ្រាប្រីអ៊ែល ហ្រ្គារ៉ាស្សៀ ម៉ារ៉ាហ្គេស]]
[[ko:가브리엘 가르시아 마르케스]]
[[ko:가브리엘 가르시아 마르케스]]
[[ku:Gabriel García Márquez]]
[[ku:Gabriel García Márquez]]

21 гый 2013, 05:15 юрамасы

Габриэль Гарсиа Маркес

Тугач бирелгән исеме: исп. Gabriel José de la Concordia García Márquez
Туу датасы: 8 март 1927(1927-03-08) (97 яшь)
Туу урыны: Аратака, Колумбия
Үлем датасы: 17 апрель 2014(2014-04-17)[1][2][3][…] (87 яшь)
Үлем урыны: Мехико, Мексика[4]
Ватандашлык: Колумбия
Эшчәнлек төре: язучы-прозаик, журналист, матбагачы
Иҗат итү еллары: 1947
Жанр: тылсым реализмы
Иҗат итү теле: испан
Премияләр: Әдәбият буенча Нобель премиясе
Имза: Култамга

Габриэль Хосе де ла Конкордиа «Габо» Гарсиа Маркес (исп. Gabriel José de la Concordia "Gabo" García Márquez, әйтелеше:[ɡaˈβɾjel ɡarˈsia ˈmarkes], 1927 елның 6 марты, Аракатака, Колумбия) – атаклы Колумбия язучы-прозаигы, журналист, матбагачы һәм сәяси эшлекле, 1982 елда Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты. «Тылсым реализмы» дигән әдәби юнәлештә яза.

Биография

Габриэль Гарсиа Маркес 1927 елның 6 мартында Колумбиядә, Магдалена департаментындагы Аракатака шәһәрендә туа. Балачагында әнисе ягыннан әбисе һәм бабасында тәрбияләнә. Нәкъ менә шул кешеләр булачак язучыны аның иҗатында киләчәктә бик мөһим элементка әйләнәчәк халык ышанулары һәм тел үзенчәлекләре белән таныштыралар.

1940 елда, 12 яшендә Габриэль стипендия ала һәм Боготадан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Сипакира шәһәренең иезуит көллиятендә укый башлый. 1946 елда, ата-анасының басымы астында Богота Милли университетының юридик факультетына укырга керә. Шул чакта ул булачак хатыны Мерседес Барча Пардо белән дә таныша.

Үзенең укуын 1950 елда вакытыннан алда туктатып, ул үзенең тормышын журналистика һәм әдәбиятка багышларга карар кыла. Аңа бигрәк тә Эрнест Хемингуэй, Уильям Фолкнер, Джеймс Джойс һәм Вирджиния Вульф, Франц Кафка кебек әдипләр йогынты ясый.

1954 елдан соң Маркес «Эль Эспектадор» газетасында кечкенә мәкаләләр һәм фильмнарга рецензияләр язып, хезмәт итә. Хәбәрче сыйфатында аны Италия, Польша, Франция, Венесуэла һәм АКШка җибәрәләр. 1957 елда 30 яшьлек Гарсиа Маркес Мәскәү яшьләр һәм студентлар фестивалендә корреспондент була. Аның моның турында истәлекләре «ССРБ: кока-колага рекламасыз 22 400 000 квадрат чакрым!» дигән эсседа бирелгән. 1959 елда Нью-Йоркта Маркесның улы туа.

Параллель рәвештә Гарсиа Маркес хикәяләр һәм киносценарийлар иҗат итеп, язучылык белән дә шөгыльләнә. 1961 елда аның «Полковникка беркем дә язмый» (El coronel no tiene quien le escriba) повесте, 1966 елда «Хәерсез сәгать» (La mala hora) романы чыга. Ә бөтендөньяга билгеле булуны аңа «Йөз ел ялгызлык» романы китерә. (1967).

1989 елда табиблар язучының үпкәләрендә яман шеш табалар. 1992 елда операция ясагач, авыру бетә. Ләкин язучыда сәламәтлек белән кыенлыклар дәвам итә. 1999 елгы медицина тикшерүеннән соң анда яман шешнең башка формасы – лимфома табыла. Шуннан соң язучыга АКШ һәм Мексикада ике катлаулы операция һәм озак дәвалану курсы кичерергә туры килә.

2002 елда Гарсиа Маркес биографик трилогиясенең беренче китабын — «Тормыш турында сөйләр өчен яшәү» нәшер итә, ул испан телеиспан телле дөньяда бестселлерга әйләнә һәм ул «тылсым реализмы» жанрында язылган.

2006 елның 26 гыйнварында Маркес Фрей Бетто, Эдуардо Галеано, Пабло Миланес, Эрнесто Сабато һәм башкалар белән бергә Пуэрто Рикога бәйсезлек бирүне таләп итеп чыгыш ясый.

Сылтамалар

Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA

  1. http://www.latintimes.com/gabriel-garcia-marquez-dies-famed-colombian-author-and-nobel-laureate-dead-87-pneumonia-166280
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Gabriel García Márquez
  4. Archivio Storico Ricordi — 1808.