Һуннар: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һуннар latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Чыгышлары: Равил Фәхретдиновның китабында күрсәтелгән версиягә өстәмә тарихи дәлилләр
Юл номеры - 11: Юл номеры - 11:
Классик кытай галиме һәм [[:en:Imperial Nanking University|Нанкин император университетының (ингл.)]] беренче президенты [[:en:Wei Zhao (Three Kingdoms)|Wei Zhao]] ([[204]]–[[273]]) хәбәр иткәненчә: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. [[220 ел]]ларда) алар (Һуннар) [[хунну]] 匈奴 дип йөртелә иде, шул ук халыкка [[:en:Hunyu]] 葷粥 итеп дә дәшәләр иде. Шулай ук, [[:en:Xunyu]] 獯粥 аларның борынгы бабалары булган [[:en:Chunwei]] 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.<ref>Wei Zhao et al., ''"Book of Wu"'', p.&nbsp;2849</ref><ref>Lin Gan 林幹, ''"Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編"'', Vol. 1, p.&nbsp;1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988</ref>

===Традицион Хунну теориясе===
Мәкаләнең бу бүлектәге '''Википедияның инглиз телле бүлегендәге игезәк мәкаләсеннән алынган мәгълүмат''' ''мәкаләнең алдынгы һәм түбәнрәк бүлекләрендә [[Равил Фәхретдинов]]ның китабына нигезләнгән материалдан кайбер мәсьәләләрдә нык аерыла'':
Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда [[:en:Joseph de Guignes]] беренче тапкыр Һуннарны [[:en:Twenty-Four Histories|Кытай чыганаклары (ингл.)]] тасвирлаган [[Хунну]] халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.<ref name=Thompson1996>Thompson, E. A. 1948. ''A History of Attila and the Huns''. Oxford University Press.</ref> Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да [[хунну]]ларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.<ref name="MH1944">{{Cite book | last = Maenchen-Helfen | first = Otto | author-link = Otto J. Maenchen-Helfen | title = The Legend of the Origin of the Huns | journal = Byzantion | year = 1944-1945| volume = 17 | pages = 244–251 }}</ref> Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән [[:en:ethnocentric|этноцентризм (ингл.)]] һәм [[:en:Romantic nationalism|романтик милләтчелек (ингл.)]] контекстында туган фикере ,<ref>[[Michael Kulikowski]]. 2005. ''Rome's Gothic Wars''. Cambridge University Press.</ref><!--{{rp|52-54|date=November 2012}}--> башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән [[:en:Romantic nationalism|романтик милләтчелек (ингл.)]] һәм [[туранчылык]] фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

<p> 18 гасыр француз төрки дөньясы белгече [[:en:Joseph de Guignes]] фикереннән башлап, 4 гасырда Аурупа чикәренә килеп җиткән Һуннарны [[Монголия]] регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән [[хунну]]лар белән бәйлиләр. [[:en:Han–Xiongnu War|Хунну-Кытай сугышы (ингл.)]] сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары [[Ауразия]] аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.<ref name=wright60>{{cite book | last=Wright | first=David Curtis | title=The history of China | year=2011 | publisher=Greenwood | location=Santa Barbara | isbn=978-0-313-37748-8 | page=60 | edition=2nd}}</ref> Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.<ref name=wright60/> Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган [[:en:Ethnic essentialism|этник милләтчелек (ингл.)]] карашлар урынына [[:en:Ethnogenesis#Ethnogenesis in historical scholarship|этногенезис (ингл.)]] ысулларын өстен күрә.
<p> Тарихта беренче тапкыр рим тарихчысы [[:ru:Публий Корнелий Тацит|Тацит (рус)]] тарафыннан телгә алынган һуннарның [[91 ел]]да [[Каспий диңгезе]] тирәсендә урнашулары, соңрак [[150 ел]]лар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш [[Кавказ]] тирәләрдә яшәүләре билгеле. [[Көнчыгыш Аурупа]]га б.э. [[IV гасыр]]ның җитмешенче елларында килеп чыгалар һәм зур дәүләт коралар. [[V гасыр]] урталарында алар арасыннан [[Аттила]] исемле бөек идарәче килеп чыга. Ул барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм [[Көнбатыш Аурупа]]да сугышлар алып бара.

[[Image:Huncauldron Hungary.jpg|thumb|250px|{{HUN}}дә [[2006]]да табылган [[5 гасыр]] Һун [[казан]]ы.<ref>[http://chronica.freebase.hu/huns/huncauldron.htm Hunnic age sacrificial cauldron has been found] 2006, Hungary</ref>]]
<p> 18 гасыр француз төрки дөньясы белгече [[:en:Joseph de Guignes]] фикереннән башлап, 4 гасырда Аурупа чикәренә килеп җиткән Һуннарны [[Монголия]] регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән [[хунну]]лар белән бәйлиләр. [[:en:Han–Xiongnu War|Хунну-Кытай сугышы (ингл.)]] сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары [[Ауразия]] аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.<ref name=wright60>{{cite book | last=Wright | first=David Curtis | title=The history of China | year=2011 | publisher=Greenwood | location=Santa Barbara | isbn=978-0-313-37748-8 | page=60 | edition=2nd}}</ref> Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.<ref name=wright60/> Һуннарның чыгышларрын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган [[:en:Ethnic essentialism|этник милләтчелек (ингл.)]] карашлар урынына [[:en:Ethnogenesis#Ethnogenesis in historical scholarship|этногенезис (ингл.)]] ысулларын өстен күрә.

<p> Һуннарның [[Аурупа]]га күченешенең сәбәбе [[Азия]] кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы [[:en:Rouran Khaganate|Жужань ханлыгының (ингл.)]] үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул [[:en:Xianbei state|Xianbei дәүләте (ингл.)]] кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Аурупа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.<ref>J. B. Bury, ''The Invasion of Europe by the Barbarians''</ref>

<p> Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун [[:en:Uldin]]<ref name="Thompson1996"/>готлар патшасы [[:en:Radagaisus]] көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында [[Италия]]ны яклаганы билгеле.
[[File:Hunnish - Bracelet - Walters 571082 - Detail Front.jpg|thumb|left|Һун алтын һәм анар беләзеге өлеше, 5 гасыр, [[:en:Walters Art Museum]] музее]]

<p> [[408 ел]]да Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin [[Дунай]]ны күчеп [[:en:Moesia]] җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары [[:en:Thrace]] өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

===Замандаш этногенетик интерпретациясе===
===Замандаш этногенетик интерпретациясе===
Юл номеры - 30: Юл номеры - 21:
Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр [[Тын]] (''Tanais'') елгасы тирәсендәге яшәүче [[аланнар]]га һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.<ref>N.M. Khazhanov. ''Nomads and the Outside World''. Chapter 5</ref><ref name="Pohl"/><ref>Christian, David. 1998. [http://books.google.bg/books?id=t-SSqtsGaGwC&pg=PA227&lpg=PA227&dq=Iranian+tribes++origin+of+the+Huns&source=bl&ots=KmjD3n9O0T&sig=gzLZmOVXs5x3aoghoK1sWzbj0nI&hl=bg&ei=br8fSvGEAc2vsgaIj7G_Bg&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=7 ''History of Russia, Central Asia, and Mongolia''.] Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3</ref> Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. [[Халыкларның Бөек күченеше]] чоры буенча [[австрия]]лы эксперт [[:en:Walter Pohl]] белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз."<ref name="Pohl"/>

''Һун'' исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).<ref name="Pohl">[[Walter Pohl]]. 1999. Huns. ''Late Antiquity: a guide to the postclassical world'', ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502</ref><ref>Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. ''Attila: The Man and His Image''.</ref><ref name=Heather1995/><ref name=Heather2005/><ref name="MH1973"/> Аурупадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында [[Кара диңгез]] тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.
''Һун'' исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).<ref name="Pohl">[[Walter Pohl]]. 1999. Huns. ''Late Antiquity: a guide to the postclassical world'', ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502</ref><ref>Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. ''Attila: The Man and His Image''.</ref><ref name=Heather1995/><ref name=Heather2005/><ref name="MH1973"/> Аурупадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында [[Кара диңгез]] тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

===Традицион Хунну теориясе===
Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда [[:en:Joseph de Guignes]] беренче тапкыр Һуннарны [[:en:Twenty-Four Histories|Кытай чыганаклары (ингл.)]] тасвирлаган [[Хунну]] халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.<ref name=Thompson1996>Thompson, E. A. 1948. ''A History of Attila and the Huns''. Oxford University Press.</ref> Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да [[хунну]]ларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.<ref name="MH1944">{{Cite book | last = Maenchen-Helfen | first = Otto | author-link = Otto J. Maenchen-Helfen | title = The Legend of the Origin of the Huns | journal = Byzantion | year = 1944-1945| volume = 17 | pages = 244–251 }}</ref> Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән [[:en:ethnocentric|этноцентризм (ингл.)]] һәм [[:en:Romantic nationalism|романтик милләтчелек (ингл.)]] контекстында туган фикере ,<ref>[[Michael Kulikowski]]. 2005. ''Rome's Gothic Wars''. Cambridge University Press.</ref><!--{{rp|52-54|date=November 2012}}--> башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән [[:en:Romantic nationalism|романтик милләтчелек (ингл.)]] һәм [[туранчылык]] фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

== Көнкүреш ==
== Көнкүреш ==

26 гый 2013, 18:48 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Һуннарның аланнар белән сугышлыры

Һуннар - б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган төрки телле күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихчылар арасындагы төп фикер буенча нигездә төрки телле кабиләләрдән торганнар. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал. Хуннулар белән турыдан-туры бәйләнешләре бар дип санала.

Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы - һуннар тарихта билгеле беренче төрки кабиләләр булып саналалар.

Чыгышлары

Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь (ингл.) исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтенә кергән Хань династиясе (ингл.) заманындагы хуннуларга хас вакыйгаларны тасвирлавы аларның тарихын риваятьләрдән билгеле булган Ханьнарга кадәр мең ел элек яшәгән en:Chunwei исемле Кытай хакимнәренең Ся династиясеннән (ингл.) чыккан борынгы бабаларына тоташтыра.[1]

Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының (ингл.) беренче президенты Wei Zhao (204273) хәбәр иткәненчә: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелә иде, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшәләр иде. Шулай ук, en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.[2][3]

Традицион Хунну теориясе

Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.[4] Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.[5] Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм (ингл.) һәм романтик милләтчелек (ингл.) контекстында туган фикере ,[6] башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек (ингл.) һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Аурупа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы (ингл.) сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Ауразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.[7] Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.[7] Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе

Төп мәкалә: Ethnogenesis
Һун казаннары

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.[8][9][10] Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз."[9] Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).[9][11][12][13][14] Аурупадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Көнкүреш

һуннар

Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучан булганнар. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш эшләре белән мәшгуль.

Балачактан ук ат өстенә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар.

Һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм чапкан шәпкә аркан ыргытып аны ияреннән тартып төшергәннәр.

Тарих

Һуннарның көнбатышка күчеше

Һуннар - Алар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б.э.к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, кискен каршылыклар барлыкка килеп, күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, Көньяк Уралга таба юлын дәвам иткән.

Халыкларның Бөек күченеше

Галлияны алу

Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, Халыкларның Бөек күченеше чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә, үз юлында алар көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагы да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым очрашкач үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр - һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.

Халыкларның Бөек күченеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгара. Ауразия тарихында яңа тарихи чор башлана - феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр алыштыра. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.

Урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган.

һун империясе

һун империясе
Төп мәкалә: һун империясе

Һуннар (көньяктагы элгәрге хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш баешы ягына үзләренең атаклы сәфәрләрен башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Аурупага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Ауразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе барлыкка килгән.

Атилла

Аттила җитәкчелегендәге һуннар

Тагын 60 - 70 ел үткән. V гасырның 30нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур бер өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Ул үлгәч империя таркалган, аннан аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм маҗарлар белән кушылып, йотылганнар.

Көнчыгыш Аурупада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.

Күчмәләргә караш

Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәрге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.

Шул чор Аурупа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы кыргыйлар булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында - кәҗә тиресеннән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагы да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.

Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары көч-куәткә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар дала кешеләренең ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар - ярым кеше, ярым ат образлары барлыкка килгән.

Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, атта йөрү осталыклары, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең дә үз фикерләрен әйтә алулары урта гасыр европалыларны гаҗәпкә калдырган.

Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-экономик тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Sima, Qian; Burton Watson (1993). Records of the Grand Historian. Columbia University Press. pp. 129–162. ISBN 0-231-08166-9. 
  2. Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849
  3. Lin Gan 林幹, "Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988
  4. Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press.
  5. Maenchen-Helfen, Otto (1944-1945). The Legend of the Origin of the Huns. 17. 244–251. 
  6. Michael Kulikowski. 2005. Rome's Gothic Wars. Cambridge University Press.
  7. 7,0 7,1 Wright, David Curtis (2011). The history of China (2nd ed.). Santa Barbara: Greenwood. p. 60. ISBN 978-0-313-37748-8. 
  8. N.M. Khazhanov. Nomads and the Outside World. Chapter 5
  9. 9,0 9,1 9,2 Walter Pohl. 1999. Huns. Late Antiquity: a guide to the postclassical world, ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502
  10. Christian, David. 1998. History of Russia, Central Asia, and Mongolia. Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3
  11. Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. Attila: The Man and His Image.
  12. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Heather1995 не указан текст
  13. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Heather2005 не указан текст
  14. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок MH1973 не указан текст

Чыганаклар