Зур Татар Карае: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зур Татар Карае latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
LaaknorBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3rc2) (робот өстәде: ru:Большое Татарское Караево
Юл номеры - 84: Юл номеры - 84:
[[Төркем:Мордовия татар авыллары]]
[[Төркем:Мордовия татар авыллары]]
[[Төркем:Темников районы]]
[[Төркем:Темников районы]]

[[ru:Большое Татарское Караево]]

4 фев 2013, 17:58 юрамасы

Зур Татар Карае
Карта
Ил Русия
Район Темников районы
Координатлар 54°42'7"тн, 43°13'43"кнч
Халык саны 231 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Русча топонимы Большое Татарское Караево

Зур Татар Карае (рус. Большое Татарское Караево) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Рәсми рәвештә авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда салган дип санала. 1866 елда авылда 51 йорт исәпләнгән.

Сыйфатлама

Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан. Соңрак, 1685 елда, авыл Алмакай Теребердыевка күчкән.

Хәзерге Зур Татар Карае, язучы Фәүзия Бәйрәмова сурәтләгәнчә, урман эчендә утырган җыйнак кына авыл. Урманның икенче ягында - атом шәһәре Саров (Сарыкылыч) урнашкан.

Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Бәләкәй Татар Карае урысныкы белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен урыс авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.

Авылда элек башлангыч мәктәп булган, хәзер аны Рус Караена күчергәннәр. Югыйсә, Рус Караенда балалар юк дәрәҗәсендә, ә Зур Татар Караенда һәр гаиләдә өчәр бала икән. Авыл халкы тоташы белән татарча гына сөйләшә, балалар урысчаны Рус Караена мәктәпкә баргач кына өйрәнәләр. Авылда яшьләр күп, биредә читкә китмиләр, халыкның күпчелеге ит белән сәүдә итә, тирә-як шәһәрләрне хәләл ит белән тәэмин итә.

Төп фамилияләр Поздняковлар, шулай ук Ялышев, Кичемасов, Чекашевлар.

Чыганаклар