Татарстан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
HRoestBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.5) (Робот: nl:Tatarije-ны nl:Tatarstan-ка үзгәртте
JYBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (Робот: nl:Tatarstan-ны nl:Tatarije-ка үзгәртте
Юл номеры - 374: Юл номеры - 374:
[[ms:Tatarstan]]
[[ms:Tatarstan]]
[[myv:Татаронь Республикась]]
[[myv:Татаронь Республикась]]
[[nl:Tatarstan]]
[[nl:Tatarije]]
[[nn:Tatarstan]]
[[nn:Tatarstan]]
[[no:Tatarstan]]
[[no:Tatarstan]]

7 фев 2013, 15:52 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

{{{Татарча исем}}}
[[{{{Дәүләт исеме}}} байрагы|Байрак]] [[{{{Дәүләт исеме}}} гербы|Илтамга]]
[[{{{Дәүләт исеме}}} һимны|{{{Дәүләт исеме}}} милли һимны]]
Рәсми телләр татар, рус
Башкала Казан
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} Рөстәм Миңнеханов
Илдар Халиков
Фәрит Мөхәммәтшин
Мәйдан
• Барлыгы

67 847 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

3 894 120 (1 гыйнвар 2021)
Акча берәмлеге
Сәгать кушаклары MSD, Европа/Мәскәү[d][1] һәм UTC+03:00

Татарстан Республикасы (Татарстан, рус. Республика Татарстан) — Россия байрагы Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Русиянең Идел буе федераль округына керә. Республика башкаласыКазан шәһәре.


« Татарстан Республикасы суверенитеты, Русия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Русия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.
»

Русиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).

Географик мәгълүмат

Татарстан Русия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Кама очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыгында урнашкан.

Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км.

Татарстан территориясе – урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар. Территориянең 90% диңгез биеклегенән 200 метрдан югарырак.

Татарстан территориясенең 16% урманнар белән капланган. Фаунасында 500дән артык хайван төре бар.

Рельеф

Татарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300—350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.

Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә, республиканың көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.

Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200—250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.

Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ. б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.

Климат

Гыйнвар аеның урта температурасы −16 °C, июль аеның +25 °C.

Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C, максимумы +37…+40 °C.

Чиктәшлек

Як Русия субъекты
Төньяк-көнбатыш Мари Ил
Төньяк Киров өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Удмуртия
Көнчыгыш Башкортстан
Көньяк-көнчыгыш Ырынбур өлкәсе
Көньяк Самара өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Сембер өлкәсе
Көнбатыш Чуашия

Файдалы казылмалар

Республиканың иң зур байлыгы – нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонн исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле.

Тарих

Төп мәкалә: Татарстан тарихы
Казан меңеллыгына чыккан Русия банкының истәлекле тәңкәсе

Татарстан тарихын бу чорлар буенча бүлеп була:

Татарстан Республикасы

Халык

Татарстан халыкның тыгызлыгы
Төп мәкалә: Татарстан халкы
Халык Кеше саны, %
Татар халкы 53,24%
Рус халкы 39,71%
Чуаш халкы 3,08%
Удмурт халкы 0,62%
Украин халкы 0,48%
Мордва халкы 0,51%
Мари халкы 0,50%
Башкорт халкы 0,36%

Телләр

Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелгән.

Дин

Татарстан территориясендә 1000нән артык дини берләшмә теркәлгән. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык.

Ислам инде Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителгән.

Торак пунктлар

Казан
Казан
Яр Чаллы
Яр Чаллы
Түбән Кама
Түбән Кама
Әлмәт
Әлмәт

Урын Шәһәр Урысча исеме Халык саны

Бөгелмә
Бөгелмә
Алабуга
Алабуга
Баулы
Баулы
Менделеевск
Менделеевск

1 Казан Казань 1 143 546
2 Яр Чаллы Набережные Челны 513 242
3 Түбән Кама Нижнекамск 234 108
4 Әлмәт Альметьевск 146 309
5 Яшел Үзән Зеленодольск 97 651
6 Бөгелмә Бугульма 89 144
7 Алабуга Елабуга 70 750
8 Лениногорск Лениногорск 64 145
9 Чистай Чистополь 60 703
10 Зәй Заинск 41 798
11 Азнакай Азнакаево 34 859
12 Норлат Нурлат 32 600
13 Баулы Бавлы 22 109
14 Менделеевск Менделеевск 22 075
15 Буа Буинск 20 342
16 Әгерҗе Агрыз 19 299
17 Арча Арск 18 114
18 Васильево Васильево 16 957
19 Кукмара Кукмор 16 917
20 Минзәлә Мензелинск 16 474
[2]

Мәдәният

Кол Шәриф мәчете

Тарихи һәм географик факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның бай мәдәниятын билгели.

Мәдәни мирасны саклау һәм популяштору эшенең иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләрен билгеләделәр.

Татарстанда 825 газета-журналлар чыга. Шул исәптә шәһәр һәм район газеталары, Алар рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә чыгалар. Республикада 100дән артык милләт вәкилләре яши, 37 милли-мәдәни оешманы берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясы эшли.

Фән һәм мәгариф

Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгарифтә 170 000 кеше мәшгуль. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы укый.

Иң популяр университетлар:

Административ-территориаль бүленеш

Республика территориясе 43 административ районга бүленә. Ал арның үзәкләре булып республика карамагындагы — 13, районнар карамагындагы 6 шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора (8 нче кушымтаны һәм 127 нче биттәге картаны карагыз).

Республика карамагындагы шәһәрләр, район үзәкләре булып торсалар да, районнар составына кермиләр, алар туры-дан-туры республика хакимияте тарафыннан идарә ителәләр һәм мөстәкыйль административ берәмлекне тәшкил итәләр. Алардан башка ике шәһәр — Казан һәм Чаллы — шәһәр районнарына бүленәләр.

Икътисад

Татарстан — икътисади һәм фәнни-техник потенциалы зур булган индустриаль-аграр респ-ка: нефть, химия, нефть химиясе, электр энергетикасы, машиналар төзү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, заманча а.х. алга киткән.

Татарстан 6 икътисади районга бүленә: Идел алды, Казан, Чулман алды, Төньяк-көнчыгыш Чулман буе, Көнбатыш Чулман аръягы, Көньяк-көнчыгыш Чулман аръягы.

Дәүләт төзелеше

Дәүләт Советы бинасы

Республиканың төп кануны — Татарстан Республикасы Конституциясе.

Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Татарстан Республикасы Президенты[3].

2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан Президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[4][5].

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы — Татарстан парламенты, 100 кәнәфидән тора.

Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — Премьер-министр.

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар


Калып:Link FA