А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты latin yazuında])
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
(аермасы юк)

9 фев 2013, 08:26 юрамасы

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты, Казан
Эшләү еллары 1932
Ректор Альберт Гыйлметдинов (вакытлыча башкаручы)[1]
Адрес 420111, Русия, Татарстан, Казан, К.Маркс урамы, 10
һәм
Сайт kai.ru

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты — Казандагы техник юнәлешле танылган югары уку йорты.

Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.

Институт белән Николай Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. 1933 елдан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып «КАИ хезмәтләре» дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада Айның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган С.П.Королевлар эшләгән.

1951 елда авиация приборлары төзелеше, 1952 елда авиация радиотехникасы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1987 елда ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. 1991 елда икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.

Бүгенге көндә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты (КДТУ, КАИ) — Русия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы Волжск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нократ Аланы шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.

2009 елның 7 октябрендә конкурста җиңеп, илкүләм эзләнү университеты статусын алган.

Факультетлар

  • Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика (1нче факультет)
  • Физика-математика факультеты (2нче факультет)
  • Автоматика һәм электрон приборлар төзү институты (3нче факультет)
  • Техник кибернетика һәм информатика институты (4нче факультет)
  • Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты (5нче факультет)
  • Инженерлык-икътисадчылар институты (6нчы факультет)
  • Социаль технологияләр институты (7нче факультет)
  • Эшмәкәрлек һәм инновацион технологияләр институты (9нчы факультет)

Мәглүмати технологияләр колледжы (2007 елдан).

Искәрмәләр

Чыганак