Яман шеш: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яман шеш latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 55: Юл номеры - 55:
* [http://kiziltan.ru/tat/news/zdorove/1475.html Яман шеш — хәзер үлем карары түгел]
* [http://kiziltan.ru/tat/news/zdorove/1475.html Яман шеш — хәзер үлем карары түгел]
* [http://www.im-kazan.ru/news/32 “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”]
* [http://www.im-kazan.ru/news/32 “Гомерне озайтыйм дисәң, аны кыскартмаска кирәк”]

[[Төркем:Онкология]]


[[ru:Злокачественная опухоль]]
[[ru:Злокачественная опухоль]]

16 фев 2013, 08:29 юрамасы

Яман шеш – ул организмның яшәве өчен куркыныч шеш, патологик «яхшы шеш»тән аермалы буларак. Яман шеш яман күзәнәкләрдән гыйбарәт. Рак (карцинома) – эпителий (тирене) җәрәһәтләгән яман шешнең бер төре.

Яман шеш шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастаза барлыкка килә. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.

Файл:Normal cancer cell division from NIH-2.svg
Гади күзәнәкләр җәрәһәтләнгән очракта апоптозга дучар булалар (А). Яман шеш күзәнәкләре исә апоптозга бирешми һәм бүленергә дәвам итәләр (В).

Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан 2005 елдан алып 4 февральдә төрле чаралар оештыру каралган. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар.

Статистика буенча 2005 елда Русиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Статистика дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табылуы һәм 6 миллионга якын кешенең яман шештән үлүе турында бәян итә.

Яман шеш төрләре

Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. 2010 елның җәендәге аномаль эсселек артымга зур этәргеч биргән.

Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча да актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына да китерә. Әлеге чир тәмәкечеләрдә һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Шуның өчен һәр кеше елына бер тапкыр флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Бу – яман шешне беренче стадиядә ачыклауның төп юлы.

Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Моның өчен дәваханәдә маммография кабинеты эшли.

Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри.[1]

Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк.

Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы

Үпкә рагы буенча — Италия, Бөек Британия, Алмания, күкрәк яман шеше — Төньяк Америка, Европа илләре, ашказаны — Америка (елына 1 миллион кеше үлә), Япония, Русия (елына 45 мең кеше үлә), тире — Англия, Тасмания утравы, бавыр — Кытай, аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. Израильдә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.

Русиядә онкология өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.

Татарстанда

2008 елда республикада 11 578 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу көн саен 32 кешедә рак ачыкланган дигән сүз. 2009 елның 1 гыйнварына республикада 58 869 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. 2008 елда 6 643 кеше рактан вафат булган. Уртача алганда, ел дәвамында һәр көн саен 18 авыру якты дөнья белән хушлашкан.

Татарстанда яман шеш авыруы кайсы органнарда күбрәк күзәтелгән? (2008 ел йомгаклары буенча, % ларда): юан эчәк – 11,5; үпкә – 11,5; күкрәкләр – 11,4; тире – 10,3; ашказаны – 9,5; җенес органнары – 8,3; лейкоз, ЛУ – 4,7; простатит – 4,6; сидек куыгы – 2,1; башкалар – 26,1.[2]


Сәбәпләре һәм диагностика

Мондый күрсәткечләргә китерүче сәбәпләрне барлаганда алгы планга экологиянең бозылуы, төрле стресслар, кояш һәм ясалма радиацияләрнең артуы, начар гадәтләр, көнкүрештә киң кулланылучы төрле химик (савыт-саба һәм кер юу, ремонт үткәрү) чаралар һәм башкалар чыга. Икенче урында – тәмәкене тарту.

Өченче фактор – ул эчкечелек. Ирләр ашказаны, үт куыгы, бавыр рагы белән күп авырый. Яман шеш бавырның дөрес эшләмәвеннән барлыкка килә. Алкоголь нәтиҗәсендә ашказаны функциясе бозыла, бавырдагы күзәнәкләр үлә, кешенең иммунитеты начарлана.

Дүртенче мөһим фактор – дөрес тукланмау. Беренче, икенче ашлар белән ризыкланганнан соң, эчне сыеклык белән тутырабыз. Кеше өстәл яныннан туеп китәргә тиеш түгел. Кирәгеннән артык ашау нәтиҗәсендә матдәләр алмашы бозыла, ә бу үз чиратында органнарны туздыра, аларның функциясе бозылуга китерә. Бавыр барлык ризыкны да эшкәртеп бетерә алмый. Күкрәк яман шеше дә күбрәк таза хатын-кызларда очрый.

Моннан тыш яман шешкә башка чирләр сәбәпче булуы да мөмкин. Бигрәк тә йогышлы чирләр мәкерле. Мәсәлән, паразитлы авырулар төркеменә кергән шистосомоз бәвел куыгын һәм бавырны зарарлый. В гепатиты, папилломнар, иммунодефицит вируслары һәм кайбер бактерияләр дә яман шешне барлыкка китерүдә катнашуы ихтимал. Монда, әлбәттә, кешенең исәнлеге какшагач кына табибны искә ала торган гадәте барлыгын, шушы рәвешле үзенең сәламәтлегенә карата битараф булуын да истән чыгарырга ярамый. Һәрхәлдә, күпьеллык нәтиҗәләр белгечләргә шушындый нәтиҗә ясарга нигезлек бирә. Шул ук вакытта белгечләр бүген яман шеш бөтенләй дәвалауга бирешми дигән нәтиҗә дә ясамый. Чөнки яман шешнең кайбер формаларына каршы чаралар табылуы аны башлангыч стадиядә дистәләгән елларга, хәтта бөтенләйгә дә чигенергә мәҗбүр итә. Ә кайбер очракта аның соңгы стадиясендә дә өметне өзәргә ярамый, диләр белгечләр. Чөнки һәр организмның чиргә каршы тору сәләте үзгә.

Белгечләр фикеренчә, авыруның барлыкка килү сәбәпләре билгеле, ә бу үз чиратында яңа очракларның өчтән берен булдырмый калырга ярдәм итә. Яман шешне барлыкка килгән чорынды ук күреп алып, тиз арада дәвалау савыгуга китерә ала.

Яман шешнең башлангыч I, II стадияләрендә 60-80 % кеше терелә. Гомумән алганда, рак белән авыручыларның 60 %ы сихерче, экстрасенсларга йөреп соңара. Соңгы стадияләрдә генә безгә киләләр, кайларда булганлыкларын яшерәләр. Гипноз белән яман шешне җиңеп булмый, ул вакытлыча тынычландыра гына. Лимфоүзәкләрдә метастаз төрле стадиядә дә башланырга мөмкин. Бавыр һәм үпкә аеруча тиз метастаз бирә. Ул төрле органнарда үлчәмгә карап та төрлечә була. Тирәнгәрәк керсәң, яман шешнең 16 стадиясе бар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча нурланыш терапиясенә якынча 70% онкологик авыру мохтаҗ. Русиядә исә авыруларның 30%ына гына аны алу бәхете тәти.

Бүгенге көндә алып барылган скрининг кебек колачлы тикшеренүләр дә чирне иртә ачыкларга һәм дәвалауның нәтиҗәлегенә ярдәм итә. Скрининг үтә дә кыйммәтле компонентларны үз эченә ала. Ул молекуляр-генетик дәрәҗәдә тестлар үткәрүне таләп итә. Аны куллана башлаганнан алып яман шешкә бәйле үлем очракларының кими башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә АКШ һәм Европа илләре мисалында ачык күренә. Скрининг программаларын эшләп, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү Русия өчен дә үтә актуаль мәсьәлә.

Искәрмәләр

Чыганаклар