Әхмәтзәки Вәлиди: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтзәки Вәлиди latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{Портал|Шәхесләр}}
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот бетерде: zh,de,ja,ru,en,az,tr,ro,ba,ar (strongly connected to tt:Äxmätzäki Wälidi)
Юл номеры - 71: Юл номеры - 71:
[[Төркем:Башкортлар]]
[[Төркем:Башкортлар]]


[[ar:زكي وليدي طوقان]]
[[az:Əhməd Zəki Vəlidi Toğan]]
[[ba:Әхмәтзәки Вәлиди Туған]]
[[ca:Ahmed Zeki Velidi Togan]]
[[ca:Ahmed Zeki Velidi Togan]]
[[de:Zeki Velidi Togan]]
[[en:Zeki Velidi Togan]]
[[ja:ゼキ・ヴェリディ・トガン]]
[[kk:Зәки Уәлиди Тоған]]
[[kk:Зәки Уәлиди Тоған]]
[[ro:Ahmed Zeki Velidi Toğan]]
[[ru:Валидов, Ахмет-Заки Ахметшахович]]
[[tr:Zeki Velidi Togan]]
[[zh:泽基·瓦利迪·托甘]]

16 фев 2013, 19:26 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Зәки Вәлиди
Туган телдә исем Зәки Әхмәтша улы Вәлиди
Туган 10 декабрь 1890(1890-12-10)
Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе
Үлгән 26 июль 1970(1970-07-26) (79 яшь)
Истанбул, Төркия
Күмү урыны Карачаәхмәт зираты[d]
Милләт башкорт
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 Төркия
Әлма-матер Вена университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Бонн университеты[d], Гөттинген үнивирситите[d] һәм Истанбул университеты
Сәяси фирка Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d]
Ата-ана
Кардәшләр Валидов, Габдрауф Ахметшахович[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d] (1935)

 Зәки Вәлиди Викиҗыентыкта

Әхмәтзәки Әхмәтша улы Вәлиди (баш. Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов, эмиграциядә төр. Ahmed Zeki Velidi Togan) — башкорт милли хәрәкәте әйдаманы, галим, тюрколог, фәлсәфә докторы, Манчестер университетының мактаулы докторы (1967).

Тормыш юлы

Зәки Вәлиди 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстаның Ишембай районы) Көзән авылында мулла гаиләсендә туа. Гарәп, фарсы, урыс телләрен Әхмәтзәки сабый чактан ук әйбәтләп үзләштерә.

Башта әтисенең мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң Үтәк авылында укый.

Казан

1908 елның көзеннән алып аның Казанда яшәү дәвере башлана. Атаклы «Касимия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә бер елдан үзе дә мөгаллим булып китә, шәһәрнең иҗтимагый тормышына актив катнаша башлый. «Касимия» мәдрәсәсендә Вәлиди төрек тарихын, гарәп һәм төрек әдәбиятын укыта.

1912 елда аның «Төрек–татар тарихы» исемле китабы дөнья күрә һәм уңай бәяләнә. Яшь галим Казан университеты галимнәре Николай Катанов, Ашмарин, Василий Богородицкий, шулай ук Санкт-Петербург университетында эшләүче академик Василий Бартольдның игътибарын үзенә җәлеп итә. 19121917 еллар эчендә Вәлидинең утызлап хезмәте дөнья күрә.

1913 елда Әхмәтзәки Вәлиди Русия Фәннәр академиясеннән Фирганә өлкәсенә, ә 1914 елда Бохара ханлыгына эшлекле сәфәргә җибәрелә. Икенче сәфәр вакытында ул X гасырга караган Коръән басмасының төрки теленә тәрҗемәсен таба.

Уфа

Галим буларак һәм җәмәгать эшлеклесе буларак җитлегеп өлгергәч, 1914 елны Зәки Вәлиди Уфага кайтып төпләнә: «Госмания» мәдрәсәсендә мөдәррис булып эшли; 1915 елда аны Дәүләт Думасына депутат итеп сайлыйлар. Ул IV Думаның мөселманнар фракциясе эшенә катнаша. 1917-1918 елларда — Милли Мәҗлес депутаты.

19171920 елларда Зәки Вәлиди башкорт халкының милли азатлык хәрәкәтен җитәкли. Бәйсез Башкортстан төзү идеясе барып чыкмагач, Фирганәгә барып төпләнә, басмачылык хәрәкәтенә җитәкчелек итүгә катнаша.

Мөһаҗирлек

Санкт-Петербургта Әхмәтзәки Вәлиди һәйкәле

1923 елның февралендә Зәки Вәлиди СССРдан чит илләргә чыгып китә. Башкорт халкына язган саубуллашу хатында, аннан да бигрәк Ленинга җибәрелгән хатында ул үзенең сәясәттән бөтенләйгә ваз кичүен хәбәр итә.

Гомеренең калган өлешен Зәки Вәлиди үзенең яраткан эшенә — фәнгә багышлый. Ул дистәләрчә, йөзләрчә фәнни хезмәт иҗат итә, дөнья күләмендә мәшһүрлек казана. Аның лекцияләрен Вена белән Лондонда, Берлин белән Боннда яратып тыңлыйлар. Истанбулда галим Ислам фәнни–тикшеренү институты оештыра һәм шул институтның башында тора.

Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә дөнья куя. Аны Истанбулның Караҗа-Әхмәт зиратына күмәләр.

Хәтер

Искәрмәләр

Сылтамалар