Универсиада: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Универсиада latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
JYBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: fa:یونیورسیاد
Юл номеры - 258: Юл номеры - 258:
[[es:Universiadas]]
[[es:Universiadas]]
[[et:Universiaad]]
[[et:Universiaad]]
[[fa:یونیورسیاد]]
[[fi:Universiadit]]
[[fi:Universiadit]]
[[fr:Universiade]]
[[fr:Universiade]]

24 фев 2013, 16:14 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Универсиада (ФИСУ) эмблемасы

Универсиа́да, Дөнья студентлары уеннары, Дөнья университетлары уеннарыХалыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.

«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.

ФИСУ (фр. Fédération Internationale du Sport Universitaire (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.

Универсиада 17-28 яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.

Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.

Тарих

XIX гасырда спорт аеруча тиз үсеш алгач баштан Бөек Британиядә, ә соңрак Аурупаның башка илләрендә һәм АКШта төрле уку йортлары вәкилләре арасында ярышлар уздыру киң тарала.

Олимпия Уеннары уздырыла башлагач аларга охшаган ярышлар студентлар арасында да оештырыла башлый.

Беренче уеннарның әйдәүчесе булып Франция җәмәгать эшлеклесе, галим, укытучы Жан Петижан (Jean Petitjean) чыга.

1923 елда Парижда Халыкара университетлар спорт конгрессы уздырыла. Конгресста катнашучылар Студентлар арасында дөнья чемпионаты уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче ярышлар ул шул ук елның маенда Парижда уздырыла да.

1924 елда Варшавада (Польша) беренче тапкыр халыкара студентлар чемпионаты үтә. Әлеге чемпионатта спортчы-студентлар җиңел атлетика төрләре буенча ярышалар.

Шул ук елда Халыкара студентлар конфедерациясе оештырыла (ингл. The International Confederation of Students (ICS)). Конфедерация һәм студентлар тырышлыгы белән II Дөнья сугышына кадәр Аурупаның төрле шәһәрләрендә дөнья студентлары өчен ярышлар уздырылына: Прага (1925), Рим (1927), Дармштадт (1930), Турин (1933), Будапешт (1935), Париж (1937), Монте-Карло (1939).

Римда (Италия) узган (1927 ел) чемпионат программасы футбол, йөзү, фехтование һәм теннис белән баетыла. Катнашучылар саны да арта. Аурупа студентларыннан башка, ярышларга АКШ һәм Гаитидан да студентлар киләләр.

Шуңа да карамастан сугышка кадәрге елларда әлеге чараларда чагыштырмача әз кеше катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач студентлар арасындагы ярышлар кабат уздырыла башлый.

Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) (ингл. The International Students Union (ISU)) җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (ингл. World Student Games). Уздырылган урыннар:

Казан Универсиадасы эмблемасы һәм билгесе — лалә чәчәге

1948 елда Люксембургта Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) төзелә һәм ул альтернатив ярышлар — Университет спорты халыкара атналары уздыра башлый: Мерано (1949), Люксембург (1951), Дортмунд (1953), Сан-Себастьян (1955).

Шулай итеп сугыштан соңгы елларда бер юлы ике оешма студентлар арасында халыкара ярышлар оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге күренеш илләрнең ике каршы лагерьга бүленүе белән аңлатыла (салкын сугыш башлануы).

1959 елда ИСУ һәм ФИСУ бергә Туринда (Италия) Халыкара студентлар уеннары уздыралар. Әлеге чарада 43 илдән килгән 1400 студент катнаша. Вакыйга хәзерге Халыкара студентлар уеннарына зур этәргеч була. Италия оештыручылары ярышларны Универсиада дип атарга тәкъдим итә. Сәяси тәэсирләрне киметү өчен җиңүчеләр исәбенә милли гимннар түгел, ә студентлар гимны — Гаудеамус Игитур («Gaudeamus Igitur») уйнатырга булалар.

I Кышкы Универсиада 1960 нчы елда Шамонида (Франция) уздырыла.

1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә.

Татарстан спортчы-студентлары Универсиадаларда бик уңышлы катнашалар. Мисал өчен: 2007 нче елгы Бангкок Универсиадасында (Таиланд) 16 Казан студенты катнашып өч алтын, өч бронза һәм бер көмеш медаль алып кайталар, 2009 нчы елгы Белград Универсиадасында исә Казаннан 11 студент катнаша, шуларның икесе алтын һәм дүртесе көмеш медаль яулый.

Казан Универсиадасы талисманы — канатлы ак барс баласы Юни

2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны — Татарстан башкаласы Казан шәһәре.

Универсиада девизы

Универсиада девизы: Фән — Спорт — Дуслык — Тынычлык.

Универсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагы

Эмблема уртасында U латин хәрефе урнашкан. Аның тирәли, континентлар билгесе булган, зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төсле биш йолдыз сүрәтләнгән. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Универсиада (ФИСУ) эмблемасы төшерелгән.

Универсиада (ФИСУ) байрагы

Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигаре

Уеннар талисманы беренче тапкыр 1981 елның X Кышкы Универсиадада кулланылына. Хәзерге вакытта һәр Универсиаданың үзенең эмблемасы, талисманы, шигаре бар.

Спорт төрләре

Мәҗбүри спорт төрләре

Җәйге Универсиада спорт төрләре


Кышкы Универсиада спорт төрләре


Өстәмә спорт төрләре

Оештыручылар өстәмә спорт төрләре буенча да ярышлар уздыра алалар. Мәсәлән, Казан Универсиадасында 12 өстәмә спорт төре буенча да ярышлар узачак:


Универсиада узган урыннар

Ел Саны Җәйге Универсиада Саны Кышкы Универсиада
1959 I Турин, Италия байрагы Италия
1960 I Шамони, Франция байрагы Франция
1961 II София, Болгария байрагы Болгария
1962 II Виллар-сюр-Оллон, Швейцария байрагы Швейцария
1963 III Порту-Алегри, Бразилия байрагы Бразилия
1964 III Шпиндлеров Млин, Чехословакия байрагы Чехословакия
1965 IV Будапешт, Маҗарстан байрагы Маҗарстан
1966 IV Сестриере, Италия байрагы Италия
1967 V Токио, Япония байрагы Япония
1968 V Инсбрук, Австрия байрагы Австрия
1970 VI Турин, Италия байрагы Италия VI Рованиеми, Финләндия байрагы Финляндия
1972 VII Лейк-Плэсид, АКШ байрагы АКШ
1973 VII Мәскәү, ССБР байрагы СССР
1975 VIII Рим, Италия байрагы Италия VIII Ливиньо, Италия байрагы Италия
1977 IX София, Болгария байрагы Болгария
1978 IX Шпиндлеров Млин, Чехословакия байрагы Чехословакия
1979 X Мехико, Мексика байрагы Мексика
1981 XI Бухарест, Румыния байрагы Румыния X Хака, Испания байрагы Испания
1983 XII Эдмонтон, Канада байрагы Канада XI София, Болгария байрагы Болгария
1985 XIII Кобе, Япония байрагы Япония XII Беллуно, Италия байрагы Италия
1987 XIV Загреб, Югославия байрагы Югославия XIII Штрбске Плесо, Чехословакия байрагы Чехословакия
1989 XV Дуйсбург, Алмания байрагы Алмания XIV София, Болгария байрагы Болгария
1991 XVI Шеффилд, Бөек Британия байрагы Бөек Британия XV Саппоро, Япония байрагы Япония
1993 XVII Буффало, АКШ байрагы АКШ XVI Закопане, Польша байрагы Польша
1995 XVIII Фукуока, Япония байрагы Япония XVII Хака, Испания байрагы Испания
1997 XIX Сицилия, Италия байрагы Италия XVIII Муджу, Көньяк Корея байрагы Корея
1999 XX Пальма де Мальорка, Испания байрагы Испания XIX Попрад, Словакия байрагы Словакия
2001 XXI Пекин, Кытай байрагы Кытай XX Закопане, Польша байрагы Польша
2003 XXII Тэгу, Көньяк Корея байрагы Корея XXI Тарвизио, Италия байрагы Италия
2005 XXIII Измир, Төркия байрагы Төркия XXII Инсбрук / Зеефельд, Австрия байрагы Австрия
2007 XXIV Бангкок, Таиланд XXIII Турин, Италия байрагы Италия
2009 XXV Белград, Сербия XXIV Харбин, Кытай байрагы Кытай
2011 XXVI Шэньчжэнь, Кытай байрагы Кытай XXV Эрзурум, Төркия байрагы Төркия
2013 XXVII Казан, Россия байрагы Рәсәй XXVI Марибор, Словения байрагы Словения
2015 XXVIII Кванджу, Көньяк Корея байрагы Корея XXVII Гранада, Испания байрагы Испания

Кызыклы фактлар

Чыганаклар

Моны да карагыз

Сылтамалар