Сүз төркемнәре: юрамалар арасында аерма
к Bot: Migrating 61 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q82042 (translate me) |
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q82042 (translate me) |
||
Юл номеры - 20: | Юл номеры - 20: | ||
[[Категория:Сүз төркемнәре]] |
[[Категория:Сүз төркемнәре]] |
||
[[zh:詞性]] |
11 мар 2013, 11:32 юрамасы
Сүз төркемнәре — уртак семантик һәм грамматик үзенчәлекләре буенча тупланган сүзләр класслары.
Җир, су, кеше сүзләре — исемнәр. Алар предмет һәм затларны белдерәләр, килеш белән төрләнәләр, берлектә я күплектә киләләр.
Баралар, чәчәк ата, елмайдың сүзләре — фигыльләр. Болары эш-хәл, хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр, хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда киләләр.
Ак, кызыл, сары — сыйфатлар. Бу сүзләр предмет һәм затның билгесен белдерәләр, гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендә килә алалар.
Бүген, озак, әкрен — рәвешләр. Алар эш-хәлнең билгесен белдерәләр.
Бер, икенче, кырыклап — саннар. Бу сүзләр предметларның санын белдерәләр.
Болардан тыш, сүз төркемнәренә тагын алмашлык {мин, син, кем? нәрсә?), аваз ияртемнәре {чатыр-чотыр, даң-доң, ялт-йолт), бәйлек {кебек, белән, аша), теркәгеч {һәм, ләкин, чөнки), хәбәрлек сүз {юк, кирәк, тиеш), кисәкчә {гына, генә; ук, үк, нәкъ) һәм ымлык {уф, эх, и) керә.
Татар телендә барлыгы 12 сүз төркеме бар.