Мирфатыйх Зәкиев: юрамалар арасында аерма
к added Category:Филология фәннәре докторлары using HotCat |
к removed Category:Филология фәннәре докторлары using HotCat |
||
Юл номеры - 41: | Юл номеры - 41: | ||
==Чыганаклар== |
==Чыганаклар== |
||
[[Суфиян Поварисов]]. [http://kiziltan.ru/tat/news/obrazovanie/23023.html “Тел атасы”ның атасы] // [[Кызыл таң]]. |
[[Суфиян Поварисов]]. [http://kiziltan.ru/tat/news/obrazovanie/23023.html “Тел атасы”ның атасы] // [[Кызыл таң]]. |
||
[[Төркем:Филология фәннәре докторлары]] |
16 июл 2013, 12:17 юрамасы
Мирфатыйх Зәкиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев |
Туган | 14 август 1928 (95 яшь) Ютазы районы, Зәйпе авылы |
Үлгән | 18 август 2023[1] (95 яшь) Мәскәү, Россия |
Яшәгән урын | Достоевски урамы, Казан[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | филолог-галим |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәл
Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.
Хронология
- 1960—1965 — КДУның татар теле кафедрасы мөдире;
- 1965—1967 — Казан дәүләт педагогия институтында фән буенча проектор;
- 1967—1986 — Казан дәүләт педагогия институты ректоры;
- 1968—1986 — татар тел белеме кафедрасы мөдире;
- 1986—1996 — СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры (1992 елдан — Татарстан фәннәр Академиясе составында);
- 1996—2000 — Татарстан фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.
- 1992—2002 — ТФАнең гуманитар бүлеге академик-секретаре.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|