Википедия:Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәсе: == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}}
к {{Киңәш-кулланмалар}}
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
''Гамәлдәге кагыйдә-кулланмаларны [[ВП:Кагыйдәләр]], аларны булдыру буенча бәхәсне [[ВП:Кагыйдәләр бәхәсе]] битләрендә табып була''.
''Гамәлдәге кагыйдә-кулланмаларны [[ВП:Кагыйдәләр]], аларны булдыру буенча бәхәсне [[ВП:Кагыйдәләр бәхәсе]] битләрендә табып була''.
{{Киңәш-кулланмалар}}

{{Калып:Гамәлдәге кагыйдәләр}}
{{Калып:Гамәлдәге кагыйдәләр}}
{{Калып:Кагыйдәләр исемлеге}}
{{Калып:Кагыйдәләр исемлеге}}

16 авг 2013, 13:23 юрамасы

Гамәлдәге кагыйдә-кулланмаларны ВП:Кагыйдәләр, аларны булдыру буенча бәхәсне ВП:Кагыйдәләр бәхәсе битләрендә табып була.


Википедия:Гамәлдәге кулланмаларга кертем ясау мәкаләсендә кагыйдәләр һәм киңәшләр битләрне булдыру һәм яңарту турында рекомендацияләр күрсәтелә.

Бу процедураны адым-адым тасвирлаган инглиз телендә әзерләнгән кулланма әлегә татар теленә тәрҗемә ителмәде.

Нәрсә турында

Бу битнең контекстында, "кулланма" термины киң мәгънәсендә кулланыла: үз өченә кагыйдәләр, киңәшләр, кулланмалар һәм википроектлар, бәхәс һәм ярдәм битләренең күпчелегендә тасвирланган стандартларны ала.

Бу рекомендацияләр тигез дәрәҗәдә яңа кулланмаларны булдыру һәм барлыктагы кулланмаларны яхшырайту һәм яңарту өчен кулланыла.

Кулланмалар буш урыннан барлыкка килми

Википедиядә әлегә кадәр булмаган кулланмаларны булдыру гадәттә ике төп юлы белән эшләнә (Игътибар: әһәмият тәртибе буенча китерелми):

  1. Проблеманы чишү: Проблема буларак күренгән вәзгыятьне төзәтү өчен чишелеш эзләү;
  2. Гамәлдәге практикаларның алдынгы үрнәкләрен рәсмиләштерү: Кайбер мәсьәләләрне чишү юлы стандарт дәрәҗәсенә үскән яки MediaWiki эшләгән тәртипкә нигезләнгән юлларны башка кулланучыларга аңлату.

Беренче юлның үрнәге - en:Seigenthaler controversy белән туган проблемалар нәтиҗәсендә булдырылган ВП:Яши биргән шәхесләр биографияләре (ингл.).

ВП:Стиль кулланмасы/Даталар һәм саннар (ингл.) кебек кулланмалар исә икенче юл белән булдырылганнарның үрнәкләре.

Кулланмаларның күпчелеге ВП:Искәрмәләр (ингл.) кебек ике юлның ярдәмендә килеп чыккан.

Кулланма дәрәҗәсе һәм булдыру процессы

Гомумиләштерү

Гомуми рекомендацияләр

  1. Башкаларга төшерелгән кагыйдәләр урынына табигый юлы белән барлыкка килгәннәренә өстенлек бирү.
  2. Сыгылмалы/сизгер кулланылышка мөмкинлек калдыру
  3. Эшләү тәртибе нинди булырга тиешлеген кушудан арыныгыз. Википедиядә җаваплылык бар әгъзаләренең уртаклашкан вәзгыяте булуын истә тотыгыз.
  4. Сезгә ышамаган һәрбер вәзгыять нәтиҗәсендә кагыйдәләргә үзгәртүләр кертергә ашыкмагыз.
  5. Яңадан сыгылучанлык һәм сизгерлек кирәклеге турында.
  6. Гамәлдәге кагыйдәләрне тикшерегез.
  7. Кулланмалар булдырганда, киң җәмәгатьчелегенең үз фикерен белдерергә чакырыгыз, тәкъдимнәрен бәхәсләшегез.
  8. Ашыкмагыз .
  9. Тавыш бирүне оештырмагыз.

Үрнәкләр роле

Кагыйдәләргә һәм киңәш-кулланмаларга үрнәкләр кертү файда китерә ала

Кагыйдәләрне бәхәсләшү

Кагыйдәләрне бәхәсләшү үзәге - Кагыйдәләр бәхәсе.

Фикер

грек. [...] οἱ αὐτοὶ ἤτοι κρίνομέν γε ἢ ἐνθυμούμεθα ὀρθῶς τὰ πράγματα, οὐ τοὺς λόγους τοῖς ἔργοις βλάβην ἡγούμενοι, ἀλλὰ μὴ προδιδαχθῆναι μᾶλλον λόγῳ πρότερον ἢ ἐπὶ ἃ δεῖ ἔργῳ ἐλθεῖν

  ингл. [...] although only a few may originate a policy, we are all able to judge it, and instead of looking on discussion as a stumbling-block in the way of action, we think it an indispensable preliminary to any wise action at all.
Фукидид (ингл.), Пелопоннес сугышы/The Peloponnesian War, Перикл'ның (ингл.) җәназа мөрәсимендәге чыгышыннан (II.40.2)
en:Karl Popper тәрҗемәсе (en:The Open Society and its Enemies, Ch 10.IV) һәм Perseus website
тат. [...] булдыру гамәлен сан ягыннан чикләнгән шәхесләр башласа да, кагыйдә турында барыбыз хөкем итү сәләтенә ия; дискуссия бәхәсләренә гамәл кылуга киртә салу дип карау урынына, аларны бар хикмәтле адымнарның аерылгысыз нигезе буларак күрәбез...[1]

Искәрмәләр

  1. Күрсәтелгән инглизчә тәрҗемәсеннән Frhdkazan тәрҗемәсе