Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киев Русе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
18mk (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
18mk (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 13: Юл номеры - 13:
|өстәмә параметр1 =
|өстәмә параметр1 =
|параметрның эчтәлеге1 =
|параметрның эчтәлеге1 =
|барлыкка килгән = [[862]]/[[882]]
|юкка чыккан = [[1236]]
|Этап1 =
|Этап1 =
|Дата1 =
|Дата1 =

25 авг 2013, 12:46 юрамасы

Борынгы урыс дәүләте
Древнерусское государство

юкка чыккан
862/882 — 1236



Гимн
юк
11 гасырда Киев Русе
1054-1132 елларда Киев Русе
Татар-монгол тарафыннан Ауразияне буйсындыру.

Киев Русе яки Борынгы урыс дәүләте (tat. lat. Kiev Ruse) (882 – 1240) - Көнчыгыш Аурупада урнашкан урта гасырлар дәүләте. 9-нчы гасырда көнчыгыш славян кабиләләре берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Чәчәк ату дәверендә Борынгы урыс дәүләте Таман ярымутравыннан көньякка, Днестр, Висла елгаларына кадәр көнбатышка, Төньяк Двина елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.

1183 елның җәендә Владимир-Суздаль кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Муром кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

13-нче гасырда Киев Русенең феодаль таркалыш чоры булган, дәүләт 15 аерым урыс кенәзлегенә таркалган. Һәрбер кенәзлек белән Рюрик нәселеннән булган кенәз идарә иткән. Аерым урыс кенәзлекләр арасында бәрелешләр еш булган. Формаль рәвештә феодаль таркалыш чорында Киев шәһәре - Борынгы урыс дәүләтенең башкаласы булып калган.

Үзара сугышлар нәтиҗәсендә Киев Русе бик зәгыйфьләнгән һәм 1237-1240 елларда Бату хан татар-монгол гаскәрләре тарафыннан буйсындырылган.

1240 елда Бату хан Киев шәһәрен җимергән. Алтын Урда ханнары Владимир кенәзләренә ярлык бирә башлаган. Шулай итеп, Киев шәһәре башкала вазифасын югалткан.

1362 елда Зәңгәр Сулар сугышыннан соң Киев шәһәре Бөек Литва кенәзлегенә кушылган.

Шулай итеп 13-14 гасырларда Борынгы урыс дәүләте таркалганнан һәм буйсындырганнан соң өлешчә Алтын Урда дәүләте эченә, өлешчә - бәйлелегенә, Бөек Литва кенәзлеге эченә эләккән. Борынгы урыс дәүләтенең варислары - Алтын Урда бәйлелегеннән 15-16 гасырда чыккан - Мәскәү дәүләте, һәм 17-18 Речь Посполитая дәүләтеннән сугышып чыккан Украина һәм Белоруссия булалар.

Әдәбият

  • Горский А. А. Русь: от славянского Расселения до Московского царства. — Москва, 2004.
  • Греков Б. Д. Киевская Русь. — Москва, 1953.
  • Древняя Русь. Город, замок, село. — Москва: Наука, 1985. — 429 с.
  • Каргалов В.В. Внешнеполитические факторы развития феодальной Руси. — Москва: Высшая школа, 1967. — 261 с.
  • Куза А. В. Малые города Древней Руси. — Москва: Наука, 1989. — 168 с. — ISBN 5-02009473-0
  • Мавродин В. В. Образование Древнерусского государства и формирование древнерусской народности. — Москва, 1971.
  • Пашуто В. Т. Внешняя политика Древней Руси. — Москва: Наука, 1968. — 472 с.
  • Пашуто В. Т., Флоря В. Н., Хорошкевич А. Л. Древнерусское наследие и исторические судьбы восточного славянства. — Москва, 1982.
  • Петрухин В. Я. Русь в IX–X веках. От призвания варягов до выбора веры. — Москва: ФОРУМ: Неолит, 2013.
  • Рыбаков Б. А. Киевская Русь и русские княжества XII—XIII вв.. — Москва: Наука, 1982. — 589 с.
  • Фроянов И. Я. Киевская Русь: Очерки социально-экономической истории. — Ленинград, 1974.