Киев Русе: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киев Русе latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3: Юл номеры - 3:
|үзисеме = Борынгы урыс дәүләте<!-- <br/>{{Script/Slavonic|Роу́сь}}-->
|үзисеме = Борынгы урыс дәүләте<!-- <br/>{{Script/Slavonic|Роу́сь}}-->
|статус = юкка чыккан
|статус = юкка чыккан
|гимн = юк
|гимн =
|байрак =
|байрак =
|байрак тасвирламасы = төгәл билгеле түгел
|байрак тасвирламасы = төгәл билгеле түгел

25 авг 2013, 13:23 юрамасы

Киев Русе
Борынгы урыс дәүләте

юкка чыккан
862/882 — 1139/1240



Башкала Новгород (862882)(?),
Киев (8821240)
Зур шәһәрләр Новгород, Смоленск, Киев, Рязань
Тел(ләр) Борынгы урыс теле
1054-1132 елларда Киев Русе

Киев Русе яки Борынгы урыс дәүләте (tat. lat. Kiev Ruse) (882 – 1240) - Көнчыгыш Аурупада урнашкан урта гасырлар дәүләте. 9-нчы гасырда көнчыгыш славян кабиләләре берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Чәчәк ату дәверендә Борынгы урыс дәүләте Таман ярымутравыннан көньякка, Днестр, Висла елгаларына кадәр көнбатышка, Төньяк Двина елгасына кадәр төньякка кадәр җәелгән булган.

Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре

Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта Идел буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.

1183 елның җәендә Владимир-Суздаль кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Муром кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

Идел буе Болгары белән Киев Русе арасындагы килешүләре:

  • 1) Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе Владимир I арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң (985), кенәз Владимир I болгарларның икътисади яктан өстенлеген таный («... все они в сапозех») һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый («им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
  • 2) Идел буе Болгары дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән 1006 елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
  • 3) Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы 1221 елгы килешү. Болгарлар русларның Устюг шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның Ашлы шәһәрен (1220) яулап алу сугышларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, Ука елгасы буенда урнашкан кайбер мордва авыллары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
  • 4) 1229 елгы Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы килешү (1229). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сура елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә ачлык афәтеннән котылу чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.

Таркалыш

Татар-монгол тарафыннан Ауразияне буйсындыру.

13-нче гасырда Киев Русенең феодаль таркалыш чоры булган, дәүләт 15 аерым урыс кенәзлегенә таркалган. Һәрбер кенәзлек белән Рюрик нәселеннән булган кенәз идарә иткән. Аерым урыс кенәзлекләр арасында бәрелешләр еш булган. Формаль рәвештә феодаль таркалыш чорында Киев шәһәре - Борынгы урыс дәүләтенең башкаласы булып калган.

Үзара сугышлар нәтиҗәсендә Киев Русе бик зәгыйфьләнгән һәм 1237-1240 елларда Бату хан татар-монгол гаскәрләре тарафыннан буйсындырылган.

1240 елда Бату хан Киев шәһәрен җимергән. Алтын Урда ханнары Владимир кенәзләренә ярлык бирә башлаган. Шулай итеп, Киев шәһәре башкала вазифасын югалткан.

1362 елда Зәңгәр Сулар сугышыннан соң Киев шәһәре Бөек Литва кенәзлегенә кушылган.

Шулай итеп 13-14 гасырларда Борынгы урыс дәүләте таркалганнан һәм буйсындырганнан соң өлешчә Алтын Урда дәүләте эченә, өлешчә - бәйлелегенә, Бөек Литва кенәзлеге эченә эләккән. Борынгы урыс дәүләтенең варислары - Алтын Урда бәйлелегеннән 15-16 гасырда чыккан - Мәскәү дәүләте, һәм 17-18 Речь Посполитая дәүләтеннән сугышып чыккан Украина һәм Белоруссия булалар.

Әдәбият

  • Горский А. А. Русь: от славянского Расселения до Московского царства. — Москва, 2004.
  • Греков Б. Д. Киевская Русь. — Москва, 1953.
  • Древняя Русь. Город, замок, село. — Москва: Наука, 1985. — 429 с.
  • Каргалов В.В. Внешнеполитические факторы развития феодальной Руси. — Москва: Высшая школа, 1967. — 261 с.
  • Куза А. В. Малые города Древней Руси. — Москва: Наука, 1989. — 168 с. — ISBN 5-02009473-0
  • Мавродин В. В. Образование Древнерусского государства и формирование древнерусской народности. — Москва, 1971.
  • Пашуто В. Т. Внешняя политика Древней Руси. — Москва: Наука, 1968. — 472 с.
  • Пашуто В. Т., Флоря В. Н., Хорошкевич А. Л. Древнерусское наследие и исторические судьбы восточного славянства. — Москва, 1982.
  • Петрухин В. Я. Русь в IX–X веках. От призвания варягов до выбора веры. — Москва: ФОРУМ: Неолит, 2013.
  • Рыбаков Б. А. Киевская Русь и русские княжества XII—XIII вв.. — Москва: Наука, 1982. — 589 с.
  • Фроянов И. Я. Киевская Русь: Очерки социально-экономической истории. — Ленинград, 1974.