Юлбарыс: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлбарыс latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
McZusatz (бәхәс | кертем)
Ерней (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7: Юл номеры - 7:
| classis = [[Имезүчеләр]]
| classis = [[Имезүчеләр]]
| ordo = [[Ерткычлар]]
| ordo = [[Ерткычлар]]
| familia = [[Мәчеләр]]
| familia = [[Мәчелеләр]]
| genus = [[Пантералар]]
| genus = [[Барыслар]]
| species = Юлбарыс
| species = Юлбарыс
| latin = ''Panthera tigris''
| latin = ''Panthera tigris''
| wikispecies = Panthera tigris
| wikispecies = Panthera tigris
Юл номеры - 17: Юл номеры - 17:
| range legend =
| range legend =
}}
}}
'''Юлбарыс''' ({{Lang-la| Panthera tigris}}) — [[песиләр]]нең иң эре һәм көчле вәкиле, [[капланнар]] [[ыру (биология)|ыруына]] карый. Юлбарыс [[арыслан]]нан да зуррак — авырлыгы 400 кг га кадәр җитә.
'''Юлбарыс''' ({{Lang-la|Panthera tigris}}) — [[мәчелеләр]]нең иң эре һәм көчле вәкиле, [[барыслар]] [[ыру (биология)|ыругына]] карый. Юлбарыс [[арыслан]]нан да зуррак — авырлыгы 400 кг га кадәр җитә.


== Таралу ==
== Таралу ==
Юл номеры - 127: Юл номеры - 127:


[[Төркем:Геральдикада кулланыла торган хайваннар]]
[[Төркем:Геральдикада кулланыла торган хайваннар]]
[[Төркем:Мәчеләр]]
[[Төркем:Барыслар]]
[[Төркем:Ерткычлар]]


{{Link FA|ar}}
{{Link FA|ar}}

9 ноя 2013, 22:43 юрамасы

Идентификатор «700px» неизвестен системе. Используйте один из действующих идентификаторов сущностей. Юлбарыс (лат. Panthera tigris) — мәчелеләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, барыслар ыругына карый. Юлбарыс арысланнан да зуррак — авырлыгы 400 кг га кадәр җитә.

Таралу

Юлбарысларның таралу ареалы Һинд субконтинентының зур территориясен биләп тора. Төньяк чиге Үзәк Азиядән һәм Русия җирләрендә Приморье крае һәм Хабаровск краеннан уза. XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы кеше йөрмәслек куе камышлыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар күбесенчә тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.

Азык

Юлбарыс — бик оста аучы. Ул тиз йөгерә, табышын бик озак сагалап тора ала. Күбрәк вакыт яшеренеп торган җиреннән һөҗүм итә. Ауга һәрвакыт ялгызы йөри. Корбаннары аның куәтле казык тешләреннән бик сирәк очракта гына котылып кала. Азыгы - тояклылар (боланнар, кабарга, кайвакыт - яшь пошилар һәм бозаулар). Аңа туйганчы ашау өчен 30-50 кг ит кирәк. Юлбарыс йорт хайваннарын (сыерлар, атлар һ.б.) да ташланырга мөмкин. Әмма төп ризыгы - кыргый дуңгыз; алар юк урыннарда юлбарыслар очрамый. Дуңгызларның ата затларыннан куркып, аларга тими. Русиядә кеше ашавы вакыйгалары бик аз, әмма Һиндстанда ул күренеш гадәти. Кешеләрне карт, көчсез хайваннар гына ашый. Авы уңышсыз булганда, бака, тычкан да тота. Бернинди ризык тапмаса, бик озак ашамыйча да төра ала.[1]

Юлбарыслар - төнге хайваннар. Әмма бала үстерүче ана затлар көндез дә актив була ала. Ул балаларны икееллыкка кадәр тәрбияли. Юлбарысның табигый конкуренты - көрән аю.

Үрчүе

Ана юлбарыс үз оясын давыл аударган агач асларында, тау куышларында ясый. Шунда аның 2-3 сукыр баласы дөньяга килә. Алар бик тиз үсәләр һәм бер айдан инде ит ашый башлыйлар. Юлбарыс балалары рәхәтләнеп агачларга үрмәләп менәләр, ләкин бераздан аларның мондый сәләтләре бетә. Ана юлбарыс балаларын аучылык һөнәренә өйрәтә. 2-3 ел буе үзе белән ияртеп йөри.[2]

Классификация

Уссура юлбарысы

Юлбарысларның 9 астөрләре бар, 3есе юкка чыгарылган:

  • Амур (яки Уссура) юлбарысы (лат.  Panthera tigris altaica) - астөрләрнең иң эресе, Русиядә, Кытайда, Төньяк Кореядә очрый. Һинд юлбарысларыннан аермалы буларак төсе яктырак, тиресе озынрак һәм куерак. 1930 елларда Русиядә саны 50 хайванга кала. Ләкин ау рөхсәт итмәү юкка чыгарылуын туктаткан. Әмма торгызылуы процессы әкрен үтә, соңгы елларда ул элеккегедән дә акрынрак бара. Чикләр контроле көчсезләнү- браконьерлыкны стимул итә. Кедрлыкларның юкка чыгаруы да нык тәэсир итә. Кедр чикләвекләре - кабаннарның төп ризыгы, шуңа күрә кабаннар кешеләр яшәгән урыннарга якынаеп күчә.

Бүгенге көндә специаль браконьерлыкка каршы тәртипләрнең ясалуы юлбарыслар санын 450 затка кадәр күбәйтткән. Күбесе заповедникларда яши (Сихотэ-Алин, Лазовской һ.б.). Юлбарыс МСОП, РФ һәм региональ Кызыл китапларга кертелгән.

Бенгаль юлбарысы
  • Бенгаль юлбарысы {лат.  Panthera tigris tigris), яки Король Бенгаль юлбарысы - Непалда, Һиндиядә, Бангладешта, Бутанда яши. Рәсми белешмә буенча, саны 3000-4500 хайванга җитә. Әмма кайбер галимнәр бу белешмә белән риза түгел. Кемдер аларның санын 2000дән ким дип бастыра. 1972 елда "Юлбарыс проекты" башлана, һәм юлбарысларның саны 20 ел өчендә 1200дән заттан тагын 300-гә арттырылган.
Һинд-Кытай юлбарысы
Малайзия юлбарысы
  • Малайзия юлбарысы (лат.  Panthera tigris jacksoni) Малакка ярымутравының көньяк (Малайзия) өлешендә генә очрый. 2004 елда "астөр" статусын алган. Саны - 600-800 җәнлек, күплеге буенча өченче урынны алып тора.
Суматра юлбарысы
  • Суматра юлбарысы (лат.  Panthera tigris sumatrae) - Суматрадагы төр. Саны 400-500га тигез. Генетик күзәтүләр буенча, бу астөр базасында песиләрнең яңа төре барлыкка килә ала.
Көньяк-Кытай юлбарысы
  • Көньяк-Кытай юлбарысы (лат.  Panthera tigris amoyensis) - астөрләрнең иң аз санлысы һәм бәләкәе, тәбигатьтә очрамый. 1977елда Кытай хакимияте юлбарысларны аулау рөхсәт итмәүче канун кертә, әмма бу астөр өчен соң була.

Юлбарысның юкка чыгарылган төрләре:

Файл:Balicolor.jpg
Бали юлбарысының гәүдәсе
  • †Бали юлбарысы (лат.  Panthera tigris balica) - Бали утравында гына яшәгән астөр. 1937 елның 27 сентябрендә Балиның көнбатыш өлешендә аучылар тарафыннан соңгысы үтерелгән. Бали индуизмында зур роль уйный. Читлектә беркайчан да тотылмаган.
Каспий юлбарысы
  • †Каспий (Туран, Персия) юлбарысы (лат.  Panthera tigris virgata) - 1960 еллар азагында юкка чыгарылган төр. Соңгы теркәләнгән өчрашу - 1968 елда, әмма 1970 елда соңгы юлбарысны Төркиядә атып үтерүе турында белешмә бар. Урта, Үзәк һәм Аз Азиядә яшәгән.
Ява юлбарысы
  • †Ява юлбарысы (лат.  Panthera tigris sondaica) - Явада яшәгән. 1980 елларда юкка чыккан. Бу вакытта аның тәбигый урыннары юкка чыгарыла башланган. Соңгы очрашу - 1979 ел.

Гибридлар

  • Анасы - юлбарыс, атасы - арыслан - ЛИГР. Балаларны тудыра ала.
  • Анасы - арыслан, атасы - юлбарыс - ТАЙГОН. Аларның юлбарыс, арыслан төслеге дә кушыша ала.

Кеше белән мөнәсәбәтләре

Кеше юлбарыс өчен зур хәвефлек тәкъдим итә. Ау, тәбигый яшәүләре урыннарын юкка чыгаруы юлбарыслар санын кыскарта.

Әмма юлбарыс сәнгатьтә, фольклорда зур роль уйный, геральдикада бай кулланыла.

Арыслан һәм юлбарыс гибридлары
Лигрлар Тигон

Гербларда

Сәнгатьтә

Һәйкәлләр һәм архитектура

Рәсемнәр

Әдәбият, мифология һәм кинематограф

  • Көнчыгыш календарында юлбарыс елы бозау елыннан соң тора, шулай итеп тәртип буенча өченче урында бара.
  • Юлбарыс халык әкиятләрендә еш очрый.
  • Редъярд Киплингның «Джунгли китабы»нда Шерһан исемле юлбарыс — Мауглиның дошманы. Шерһан бу китап буенча ясаган мультфильмнарда очрый.
  • «Ике абый» фильмында төп каһарманнар - ике юлбарыс.
  • «Полосатый рейс» фильмының төп каһарманнары - юлбарыслар.

Шулай ук юлбарыс башка әдәби әсәрләрдә һәм фильмнарда сурәтәләнә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с., ил.
  • Урыс Википедиясе (астөрләр һәм әбәбияттә, фильмнарда куллану турында белешмә алынган)

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA