Равил Сәлихмәт: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Сәлихмәт latin yazuında])
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
к Derslek Равил Сǝлиxмǝт сәхифәсен Равил Сәлихмәт итеп үзгәртте
(аермасы юк)

26 ноя 2013, 15:54 юрамасы

Равил Сǝлиxмǝт
Туган телдә исем Равил Кǝшшаф улы Сǝлиxмǝт
Туган 1928(1928)
Шанхай, Кытай
Үлгән 13 сентябрь 2013(2013-09-13)
Төркия
Милләт татар
Һөнәре инженер, җәмәгать эшлеклесе
Ата-ана
  • Кǝшшаф Аxмǝди Сǝлихмǝт (1892-1963) (әти)
  • Мǝдинǝ Сǝлиǝxмǝт (1897-1964) (әни)

Равил Кǝшшаф улы Сǝлиxмǝт (1928 ел, Шанхай, Кытай2013 елның 13 сентябре, Төркия) — татар мөһаҗире, чит илләрдә актив эшләнлек алып барган җәмәгать эшлеклесе.

Тормыш юлы

Ул 1928 елда Кытайның иң зур шǝһǝрлǝреннǝн берсе - Шанхайда дөньяга килә. Әтисе Кǝшшаф Әxмǝди Сǝлихмǝт Шанхайдагы «Идел-Урал төрек-татар мәдǝнияте җǝмгияте» рǝисе иде. Әнисе - Мǝдинǝ Сǝлиǝxмǝт, балаларны укыта һǝм «Кавказ, Идел-Урал һǝм Украина уртак эшчǝнлек комитет»ы рǝисе урынбасары иде.

Икенче дөнья сугышының азагында Сǝлиxмǝт гаиләсе Төркиягǝ күчǝ. Чөнки 1938 елдан бирле кытайлар японнар белән сугыша, ил эчендǝ кызыллар белǝн миллǝтчелǝр арасындагы ватандашлар сугышы бара, аннары АКШның да сугышка керүе белǝн тормыш шартлары тагын да куркынычрак була башлый.

Сǝлиxмǝтлǝргǝ Төркиягǝ сыенырга Әнкара xөкүмǝте рөxсǝт бирǝ. Алар Ерак Көнчыгыштан Төркиядә сыену алган татарларның беренче гаилǝлǝреннǝн булалар. Гаяз Исхакый исǝ Төркиягә 1939 елда, Алманиядǝн килеп урнаша.

Равилгǝ 20 яшь тулгач, 1948 елда аны xǝрби xезмǝткǝ алалар. Ул Әнкарада 36-нчы чакырылыш саперлар мǝктǝбен алты айда тǝмамлап, резервтагы лейтенант буларак өстǝмǝ ел ярым xезмǝт итә. Шунан соң 1951 елда американ ширкǝтлǝре тарафыннан Төркиянең көньягындагы Аданадан ерак түгел Инҗирлек һава аланын төзүдǝ эшли башлый. Саперлар мǝктǝбендǝ алган белеме һǝм Шанхайда өйрǝнгǝн инглизчǝсе аңа американ төзүчеләре белǝн эшлǝү мөмкинлеген тудыра.

Инглизчǝ белү ул чорларда Төркиядǝ бик тансык нәрсә иде. Инглизчǝ белгǝннǝр эшне тиз таба иде. Япониядǝн Төркиягǝ күчкǝн татар яшьлǝре аз-маз белгǝн инглизчǝлǝре белǝн дә чит ширкǝтлǝрдǝ еш эшләде. Равил яңа эш урынында американ ширкǝтендǝ сәркатиб булып эшлǝгǝн Элва исемле кыз белән таныша, 1955 елда алар өйлǝнешǝлǝр. 1955-1956 еллар арасында Равил Адана янындагы Сǝyхан буасын төзү эшендǝ эшли. Ул чорда Төркиянең Дǝүлǝт Су эшлǝре мөдирлеге башлыгы булып соңрак премьер-министр һǝм президент булачак Сөлǝйман Демирел тора. Бу буаны төзү эшен американ ширкǝте Моррисон белǝн Төркиянең «Гаранти Банкасы» алып бара.

Равил Төркиядǝ ун ел чамасы гына яши. Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткәч, аны Гыйракта Басра-Бәгдад юлын төзү эшенǝ чакыралар. 1958 елда исǝ Гыйракта xǝрби фетнә була, Фәйсал патшаны гаилǝсе белǝн атып үтерǝлǝр. Төзү эшлǝре вакытлыча туктала. Проектта эшлǝгǝн 150-ләп чит ил ватандашын (шуларның 70-е американ ватандашы, калганнары инглиз һǝм алманнар, араларында алты xатын-кыз) Бәгдадтан Римга, аннан үз иллǝренǝ озаталар.

Элва Әнкарага Равилнең ǝти-ǝнисенең өенǝ урнаша. Равил исǝ Басрада кала. Бераз вакыт үткәч Элва да янә Басрага килә. Лǝкин чуалышлар дǝвам итә, эшлǝр тагын туктала, Гыйракка совет делегациялǝре йөри башлый. Фетнәдән соң урнашкан режим Советлар берлегенә карый башлый. Ул арада Басрадагы эшләр тәмам туктап кала, төзелеш җиһазларын күрше Иранга, Тǝһранга җибǝрергǝ туры килǝ. Равил шунда юл тота. Ул җәмәгате Элва белән 2 ел күчмǝ тормыш кичерә.

1963 елда алар АКШка күчеп килә. Әмма анда да Равилгә бер либерияле дусты Пакстанның Карачи белǝн Лахор арасында, Равалпинди янында төзелǝчǝк буа төзелешендǝ эшлǝү тәкъдимен ясый. Сǝлихмǝтлǝр янә юлга чыга. Шул ук елда атасы Кǝшшаф Сǝлихмǝт вафат була. Равил анасын үзе янына ала, тик озакламый ул да вафат була.

1966 елда Равил кире АКШка кайта. Биредә ул инженер эшен Көнбатыш Вирджиния, Мичиган, Калифорния, Аляска штатларында башкара, кичке укуларга йөреп белемен күтәрә. Аның тәҗрибәсен һәм телләр белүен күреп, мөселман татар булуын да исәпкә алып, җитәкчеләре аны тагын да читкә, Алжир, Согуд Гарәбстаны һәм Брунейга җибәрә.

Гомеренең соңгы елларында, бигрәк тә каты авыру кичергән, ятакка беркетелгән хатыны Элва вафатыннан соң, Равил Сәлихмәт татар мәсьǝлесе белǝн тагын да ныграк кызыксына башлады, ата-анасының Шанхайдагы эшчǝнлеген өйрәнергә тырышты, интернет җәелә башлаган чорда Искǝндǝр Агинең (АКШ) вебта 1996 елда төзелгǝн «Татарлар/Татарстан турында фактлар (Tatar/Tatarstan FAQ with answers)» исемле сǝxифǝсен тутыруга өлеш кертте.

I Татар конгрессында (Казан, 1992) АКШ татарлары делегаты.

Соңгы елларны Флорида штатында тора. 2013 елның 13 сентябрендә Төркиягә ял итәргә килгәч, вафат була[1].


« Равил Сǝлиxмǝт берьяктан - гади бер татар баласы. Икенче яктан - иске татар мөһаҗирияте дип аталган, заманында зур бер көч булган, әллә нинди илләрдә мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәҗмугалар тоткан татар мәхәлләсенең соңгы алыпларыннан берсе. Ул буын инде юк дияргә була. Хәзерге татар эмигрантлары андый түгел. Аларны татар дип тә атыйсы кыен. Урыстелле татар эмигрантлары дияргә була
»

.

Искәрмәләр

Чыганаклар