Кырым Автономияле Республикасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым Автономияле Республикасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Qaraq (бәхәс | кертем)
McZusatz (бәхәс | кертем)
к (Script) File:Crimea Emblem.gifFile:Crimea Emblem.png exact duplicate
Юл номеры - 2: Юл номеры - 2:

'''Кырым Автономияле Җөмһүрияте'''
'''Автономна Республіка Крим'''
'''Qırım Muhtar Cumhuriyeti'''

'''Кырым Автономияле Җөмһүрияте'''
'''Автономна Республіка Крим'''
'''Qırım Muhtar Cumhuriyeti'''

| align="center" width="140" | [[Файл:Flag of Crimea.svg|140px|border|КАҖ байрагы]]
| align="center" width="140" | [[Файл:Flag of Crimea.svg|140px|border|КАҖ байрагы]]
| align="center" width="140" | [[Файл:Crimea Emblem.gif|125px|КАҖ гербы]]
| align="center" width="140" | [[Файл:Crimea Emblem.png|125px|КАҖ гербы]]

| align="center" | [[Кырым Автономияле Җөмһүрияте байрагы]]
| align="center" | [[Кырым Автономияле Җөмһүрияте байрагы]]

12 дек 2013, 11:49 юрамасы

Кырым Автономияле Җөмһүрияте
Автономна Республіка Крим
Qırım Muhtar Cumhuriyeti
КАҖ байрагы КАҖ гербы
Кырым Автономияле Җөмһүрияте байрагы Кырым Автономияле Җөмһүрияте гербы
Кырым ярымутравында КАҖ күренеше
Аурупа картасында Кырым
Девизы: «Бердәмлектә алгарыш»
Гимн: Таллар һәм тауларың синең сихри, Ватаным
Сәяси статусы Украина составындагы автономияле җөмһүрият
Башкала Акмәсҗит
Зур калалар Кизләү, Керич, Ялта, Кефе, Алушта
Премьер-министры Анатолий Могилев
КАҖ Югары Советы Владимир Константинов
Территориясе 26,2 мең км²
Халык 1962,9 мең кеше (2010)
Бүленеше 14 район,
16 кала,56 штп, 950 авыл
Телефон коды’’’ +380-65
Автомобиль номерлары коды АК (элек КР, КО, РК, МЯ, 01)
Сәгать поясы UTC +2

Кырым Автономияле Җөмһүрияте (рус. Автономная Республика Крым, укр. Автономна Республіка Крим, кырымтат. Qırım Muhtar Cumhuriyeti, Къырым Мухтар Джумхуриети), КАҖ (укр. АРК, кырымтат. QMC, КъМДж) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган, Украина составындагы автономияле җөмһүрият. Русия белән диңгез чикләренә дә ия.

Территориясе составына Акъяр шәһәр советына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы керми[1].

Географиясе

Төп мәкалә: Кырым

Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.

Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.

Төньяк өлешендә Кырым кыйтга белән Перекоп күчеше белән тоташкан. Ярымутрау көньягында Керич ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.

Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.

Тарихы

Кырымда юнан колонияләре

Халкы

Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.

2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә[2].

Диннәр

Хан мәчете, Бакчасарай каласы.

Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлгән. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора[3].

1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корылган, шул исәптән 80 мәчет тә.

Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан сөнни-ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.

Иң зур шәһәрләре

Ялта порты
Чуфут-кала.Кенасса.

Телләре

2001 елгы бөтен Украина җан исәбе алу буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1% халыкның украин теле, 77% халыкның туган теле булып рус теле саналган[4].

Кырым АҖендә дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Де-факто рәсми телләр буларак күберәк украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы статьясы буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».

Кырым мәдәнияты

Кырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятында үз йөзен калдырган. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үскән. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш тапкан.

Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Русия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.

Истәлекле урыннары

Карлыгач оясы

Фән

Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнашкан.

Университетлар - Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.

Икътисады

Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнашкан.

2014 елга Кырым ярымутравы Русиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелү планлаштырыла[5].

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.

Республиканың чыгым бюдҗеты - 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грн[6].

Икътисадының территориаль структурасы

Икътисади микрорайон Составы Сәнәгать специализациясе Авыл хуҗалыгы специализациясе
Төньяк-көнбатыш Красноперекопск районы
Акшәех районы
Җурчы районы
Әрмәни базар шәһәр шурасы
Красноперекопск шәһәр шурасы
химия
азык-төлек
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Көнбатыш Сак районы
Акмәчет районы
Кизләү шәһәр шурасы
Сак шәһәр шурасы
химия
җиңел
азык-төлек
төзү материаллары ясау
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
кошчылык
рекреацион хуҗалык
Төньяк Җанкөй районы
Ислам-Төрек районы
Курман районы
Сәетләр районы
Эчке районы
Җанкөй шәһәр шурасы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
ит-сөт терлекчелеге
Үзәк Бакчасарай районы
Карасубазар районы
Акмәсҗит районы
Акмәсҗит шәһәр шурасы
машина төзү
азык-төлек
җиңел
төзү индустриясе
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
терлекчелек
Көньяк-көнбатыш Акъяр шәһәр шурасы машина төзү
азык
рекреацион хуҗалык
игенчелек
бакчачылык
йөземчелек
Көньяк яр буе Алушта шәһәр шурасы
Ялта шәһәр шурасы
азык-төлек
җиңел
рекреацион хуҗалык
йөземчелек
Көньяк-көнчыгыш Судак шәһәр шурасы
Кефе шәһәр шурасы
азык-төлек
җиңел
бакчачылык
йөземчелек
рекреацион хуҗалык
тәмәкечелек
Көнчыгыш Җиде кое районы
Керич шәһәр шурасы
таулы-металлургия
машина төзү
азык-төлек
игенчелек
ит-сөт терлекчелеге

Туризм

Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Русия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.

Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары - Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.

Сәяси системасы

Кырым АРның хәкимият органнары булып, элегерәк «Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Радасы» дип аталган, Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Советы вәкиллекле органы[7] һәм хөкүмәт — Кырым Автономияле Җөмһүриятенең министрлар Советы тора. Җөмһүрияттә президент посты юк. Премьер-министр Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Советы һәм Украина президенты тарафыннан билгеләнеп куела.

Кырым Автономияле Җөмһүрияте Конституциясе 1998 елның 21 октябрендә кабул ителеп, 1999 елның 11 гыйнварында көчкә керә.

2010 елның мартыннан Кырым Җөмһүрияте премҗер-министры булып Василий Джарты куела[8][9].

2010 елның 17 мартыннан алып Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары Советы рәисе булып Владимир Константинов тора[10].

Административ - территорияль бүленеше

Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.

Кизләү
Шәһәр шуралары өчен герблар һәм үзәкләре күрсәтелгән

Фотосурәтләр

Искәрмәләр