Мәхмүт Хөсәен: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Хөсәен latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rotlink (бәхәс | кертем)
к fixing dead links
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 42: Юл номеры - 42:
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Казакъстанда туганнар]]
[[Төркем:Казакъстанда туганнар]]
[[Төркем:Артекчылар]]
[[Төркем:Фронтовик язучылар]]
[[Төркем:Фронтовик язучылар]]

1 фев 2014, 20:11 юрамасы

Мәхмүт Хөсәен
Туган телдә исем Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов
Туган 15 апрель 1923(1923-04-15)
Автономияле Кыргыз Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 1993(1993)
Милләт татар
Һөнәре язучы, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр

Мәхмүт Хөсәен — күренекле татар язучысы.

Тормыш юлы һәм иҗаты

Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан ССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. 1941 елда Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Хөсәен үзе теләп армия сафларына баса. 1942 елда Әндиҗан шәһәрендә кыска сроклы артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, 1943 елның январеннан алып 1944 елның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясе командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда Ленинградта Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары 1947 елның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт итә. 19471952 елларда М. Хөсәен — Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында башта редактор (19521954), аннары матур әдәбият редакциясе мөдире (19541957) һәм өлкән редактор (19571975) булып эшли. 1976 елдан — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул — 1942 елдан КПСС члены иде. М. Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла. Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында («Ватан сагында», «Кызыл Армия», «Суворовчы» һ. б.) урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы да («Туган ил өчен») бөек җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә. Сугыштан соңгы елларда М. Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. М. Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка (1977) һәм «Әнием миләше» дигән китапка (1979) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» (Р. Яхин музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. Хәбибуллин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек Җырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота. Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул .берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә). М. Хөсәен — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде. М.Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Мәхмүт Хөсәен 1993 елда вафат булды.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар