Михаил Булгаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Булгаков latin yazuında])
Михаил Булгаков
Файл:Bułhakow.jpg
Тугач бирелгән исеме: Михаил Афанасий улы Булгаков
Туу датасы: 15 май 1891(1891-05-15)
Туу урыны: Киев Россия империясе
Үлем датасы: 10 март 1940(1940-03-10) (48 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, ССРБ
Ватандашлык: ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы һәм драматург
Иҗат итү еллары: 19191940
Юнәлеш: проза, театр
Жанр: сатира[d], сверхъестественная фантастика[d], фәнни фантастик[d], повесть[d], роман һәм хикәя[d]
Иҗат итү теле: Рус теле
Имза: Култамга
Яшәү җире Киев
Мәскәү
Каманича
Чернивси
Вәзма

Михаи́л Афана́сий улы Булга́ков (рус. Михаил Афанасьевич Булгаков; 1891 елның 15 мае1940 елның 10 марты) — мәшһүр совет язучысы һәм драматургы. «Мастер һәм Маргарита», «Ак гвардия» мәшһүр романнары авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Булгаков 1910-елларда Киев универитетында укыганда

1891 елның 3 (15) маенда Киевта Киев дини академиясе профессоры Афанасий Иванович Булгаков (1859-1907) һәм Варвара Михаил кызы (кызлыкта Покровская) (1869-1922) гаиләсендә туа. Аларның гаиләсендә 7 бала була: Михаил (1891-1940), Вера (1892-1972), Надежда (1893-1971), Варвара (1895-1954), Николай (1898-1966), Иван (1900-1969) һәм Елена (1902-1954).

1909 елда Михаил Булгаков Киевтагы Беренче гимназияне тәмамлый һәм Киев университетының медицина факультетына укырга керә. 1916 елның октябрендә диплом алып чыга.[1].

1913 елда М.Булгаков беренче никахка – Татьяна Лаппа белән никахына (1892-1982) – керә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Булгаков фронт яны зонасында табиб булып эшли. Соңрак Смоленск губерниясенең Никольское авылына җибәрелә, аннары Вязьмада эшли.

Гражданнар сугышында, 1919 елның февралендә Михаил Булгаков Украина Халык Җөмһүриятенең армиясенә хәрби табиб буларак алына. 1919 елның август ахырында, бер версия буенча, хәрби табиб буларак Кызыл Армиягә мобилизацияләнә; 14-16 октябрьдә Кызыл Армия частьләре белән бергә Киевка кайта һәм урам сугышлары вакытында Россия Көньягы Хәрби көчләре ягына күчә һәм 3-Терск казак полкы хәрби табибы булып эшли.

Шул ук елны ул Кызыл Хач табибы булып , соңрак Россия Көньягы Хәрби көчләрендә эшләргә җитешә. Күпмедер вакыт ул казак гаскәрләре белән бергә Чичәнстанда була, соңрак Владикавказда торып тора.

1921 елның сентябрь ахырында М.Булгаков Мәскәүгә күчеп килә һәм башкала газеталарында һәм журналларында фельетончы буларак хезмәттәшлек итә башлый. (“Гудок”, “Эшче”, “Медицина эшчесе», «Россия»). Шул ук вакытта ул аерым әсәрләрен Берлиндагы “Накануне” газетасында бастыра башлый. 1922 елдан алып 1926 елга кадәр “Гудок”та М.Булгаковның 120дән артык репортаж, очерк, фельетоны бастырыла.

1923 елда М.Булгаков Бөтен Россия Язучылар Берлегенә керә. 1924 елда ул эмиграциядән ире белән кайткан Любовь Белозерская (1898-1987) белән таныша, 1925 елда ул аның яңа хатынына әйләнә. Бу никах Булгаковка Мәскәү театр һәм әдәбият кешеләре арасына керергә ярдәм итә.

1926 елның октябреннән МХАТта зур уңыш белән “Турбиннарның көннәре” пьесасы бара. Аның куелышы бер елга гына рөхсәт ителсә дә, соңрак берничә тапкыр рөхсәт мөддәте озатыла, чөнки пьеса Иосиф Сталинның үзенә ошаган була.[2]. Ләкин Сталин чыгышларында килешкән: «Дни Турбиных» — «антисоветская штука, и Булгаков не наш».[3]. Шул ук вакытта совет матбугатында Булгаков иҗатын интенсив һәм нык каты тәнкыйтьләү бара. Аның үзенең санавы буенча, 10 ел эчендә 298 сүгү һәм 3 “яхшыны теләүче” рецензия чыгарыла.[2]. Тәнкыйтьчеләр арасында Владимир Маяковский, Александр Безыменский, Леопольд Авербах һәм башка бик күпләр була.[2].

1926 елда Вахтангов исемендәге театрда “Зояның фатиры” пьесасы буенча спектакль бара.

1928 елда М.Булгаков хатыны белән бергә Кавказга бара, анда Тифлис, Батум, Яшел Мыс, Владикавказ, Гудерместа була. Бу вакытта Мәскәүдә “Җете кызы утрау” пьесасының премьерасы бара. Булгаковта роман язу теләге туа , соңрак ул “Мастер һәм Маргарита” дип атала. Язучы шулай ук Мольер турында пьеса өстендә эшли башлый (“Кабала святош”)

1929 елда Булгаков Елена Шиловская белән таныша, 1932 елда ул аның өченче һәм соңгы хатынына әйләнә.

1930 елга Булгаков әсәрләре нәшер ителми башлыйлар, пьесалары театр репертуарларыннан алына. «Качу», «Зояның фатиры», «Җете кызыл утрау» пьесаларын кую тыела, «Турбиннарның көннәре» спектакле репертуардан алына. 1930 елда Михаил Булгаков Парижга, энесе Николайга хат яза, анда ул үзенең авыр материаль халәте һәм үзе өчен начар әдәби-театраль ситуация турында әйтә. Шул вакытта ук ул ССРБ Хөкүмәтенә аның язмышын хәл итәргә сорый – я аңа чит илгә китәргә рөхсәт бирү, я МХАТта эшләргә мөмкинлек тудыру турында үтенә. Булгаковка Иосиф Сталин шалтырата, ул аңа МХАТка барып, гариза язырга тәкъдим итә.

1930 елда Михаил Булгаков Эшче яшьләрнең Үзәк театрында режиссер сыйфатында эшли. 1930-1936 елларда МХАТта режиссер-ассистент буларак эшли. 1932 елда МХАТ сәхнәсендә Николай Гогольнең «Үле җаннар» спектакле куела. 1936 елда «Кабала святош» спектакле 5 еллык репетицияләрдән соң куела. 7 куелыштан соң ул тыела, ә «Правда»да җимергеч мәкалә бастырыла.[2].

1932 елның гыйнварында Сталин (рәсми – Енукидзе) тарафыннан «Турбиннарның көннәре» рөхсәт ителә. Ләкин бу рөхсәт МХАТка гына кагыла, башка театрларда аны куярга ярамаган.[2].

1936 елда, ул мәкаләдән соң М. Булгаков МХАТтан китеп, Зур театрда либреттист һәм тәрҗемәче булып эшли. 1937 елда Булгаков «Минин һәм Пожарский», «Петр Беренче» либреттолары өстендә эшли.

Булгаков кабере өстендә Н. Гоголь кабереннән алынган таш

1939 елда язучы, драматург «Рашель» либреттосын, шулай ук Сталин турында пьесаны яза («Батум»). Пьеса Сталин тарафыннан хуплана, ләкин нәшер ителүгә һәм куелуга тыела. Бу вакытта Булгаковның сәламәтлеге кискен какшый. Табиблар Гипертоник нефросклероз диагнозын куялар. Булгаков морфий куллануын дәвам итә. Бу чорда язучы хатынына «Мастер һәм Маргарита»ның соңгы вариантларын яздырта.

1940 елның февралендә Булгаковның туганнары һәм дуслары аның түшәген саклыйлар. 1940 елның 10 мартында Михаил Афанасий улы Булгаков вафат була. 11 мартта Совет Язучылары Берлеге бинасында гражданнар җеназасы үткәрелә. Җеназа алдыннан скульптор С. Меркуров Булгаков йөзеннән үлем битлеген ясап ала.

Булгаков Новодевичий зиратында күмелгән. Аның каберенә, хатыны Е.С.Булгакова соравы буенча, «голгофа» кушаматлы, элек Гоголь кабере өстендә яткан таш куела.[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Булгаков, үзенең сүзләренә карап, беренче хикәясен 1919 елда язган.

М.Булгаковның "де Мольер әфәнденең тормышы" китабының титул бите (БКТ сериясе

1922-1923 елда - «Манжетларда язмалар»нын публикациясе.

1924 елда - 1918 елда төрле сәяси көчләрнең хакимият өчен көрәшендә барган трагик вакыйгалар турында, Киев шәһәрендә булган Ватандашлар сугышы хакта «Ак гвардия» романы басыла.

1925 елда «Дьяволиада» сатирик хикәяләр җыентыгы чыга. 1925 елда шулай ук «Роковые яйца» повесте, «Тимер тамак» хикәясе («Яшь табиб язмалары»ның беренчесе) басыла. Язучы «Эт йөрәге» повесте, «Турбиннарның көннәре» һәм «Зояның фатиры» пьесалары өстендә эшли.

1926 елда МХАТта «Турбиннарның көннәре» куела. «Турбиннарның көннәре» пьесасы «Ак гвардия» романы буенча язылган.

1927 елда Булгаков «Качу» драмасын тәмамлый.

1926 елдан 1929 елга кадәр Евгений Вахтанговның театр-студиясендә М. Булгаковның «Зояның фатиры» пьесасы бара, 1928-1929 елларда Мәскәү Камера театрында «Җете кызыл утрау» куела.

1932 елда МХАТта «Турбиннарның көннәре» яңадан куела башлый.

1934 елда «Мастер һәм Маргарита» романының беренче тулы вариантын (37 бүлектән торучы) язу тәмамлана.

М.А.Булгаковның персонажлары төшерелгән почта маркалары

Михаил Булгаковның әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләрнең экранизацияләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киевта М.А.Булгаковның музей-йорты
Владикавказда М.А.Булгаковка багышланган мемориал такта

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Михаил Булгаков темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Булгаков Энциклопедиясе
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Громов Евгений. Сталин. Власть и искусство. М.: Республика, 1998. ISBN 5-250-02598-6. С. 100—130.
  3. Сталин И. Сочинения. М.: 1951. Том 12 (встреча с группой украинских писателей 12 февраля 1929 г.). С. 112. В издании 1949 г. см. том 11.
  4. Гоголь: 200 ел куылышта 2009 елның 4 апрель көнендә архивланган. (рус.)
  5. Михаил Булгаков. Грядущие перспективы
  6. Булгаков «Трактат о жилище» в Электронной библиотеке «ImWerden»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • төз. Борис Соколов. Булгаков энциклопедиясе = Булгаковская энциклопедия. — 1-басма. — Мәскәү: Локид, 1996. — ISBN 5-320-00143-6.
  • Булгаков М.А. төз.Б.В. Соколов. Хикәяләр. Повестләр = Рассказы. Повести. — Мәскәү: Дрофа, Вече, 2002. — Б. 5-32. — ISBN 5-7107-6866-9 5-7838-1230-7.
  • М.А.Булгаков. Сайланма = Избранное. — Мәскәү: Просвещение, 1991. — ISBN 5-09-001931-2.
  • Варламов Алексей. Михаил Булгаков. БКТ = Михаил Булгаков. ЖЗЛ. — Мәскәү: Молодая гвардия, 2008. — ISBN 978-5-235-03200-2.
  • Зеркалов А. Михаил Булгаковның Инҗиле = Евангелие Михаила Булгаова. — Мәскәү: Текст, 2006. — ISBN ?.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]