Мольер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мольер latin yazuında])
Мольер

Nicolas Mignard ясаган портреты
Тугач бирелгән исеме: Жан Батист Поклен
Псевдонимнар: Мольер
Туу датасы: 15 гыйнвар 1622(1622-01-15)
Туу урыны: Париж, Франция
Үлем датасы: 17 февраль 1673(1673-02-17) (51 яшь)
Үлем урыны: Париж, Франция
Ватандашлык: Франция
Эшчәнлек төре: драматург, актер
Иҗат итү еллары: 16531673
Юнәлеш: классицизм, реализм
Жанр: кәмит, фарс
Иҗат итү теле: француз
Дебют: «Барбулье көнләшүе» пьессасы
Имза: Култамга

Мольер (фр. Molière, чын исеме Жан Батист Поклен; фр. Jean Baptiste Poquelin; 1622 елның 15 гыйнвары, Париж — 1673 елның 17 феврале, шунда ук) — француз язучысы, комедиограф, классик кәмитгә нигез салучы, актер, театр мөдире.

Мольер Клермон көллиятендә белем ала, монда ул тирәнтен латин телен өйрәнә, шуңа күрә Рим язучыларның әсәрләрен оригиналда укый. Көллиятне тәмамлагач, Орлеанда хокук белеме лиценциаты исемен ала, ләкин аннары актер һөнәрен сайлый. 1643 елдан «Illustre Théâtre» театрын җитәкли. Монда ул «Мольер» тәхәллүсен ала, трагик геройларны уйный. Труппасы таркалгач, ул Шарль Дюфрен җитәкләгән гизүче комедиантлар төркеменә кушыла. 1650 елдан башлап ул әлеге труппаны җитәкли башлый. Төркем репертуары бай булмау сәбәпле, драматург эшчәнлегенә керешә. Шушы чорда иҗат иткән әсәрләренең күпчелеге югалган.

1658 елның 24 октябрендә Мольер труппасы Лувр сараенда Людовик XIV каршында чыгыш ясый. «Гашыйк булган табиб» фарсы бик популяр булу сәбәпле, король үз Пти-Бурбон театрында чыгыш ясарга рөхсәт итә. 1661 елда театр Пале-Рояльгә күчә, монда труппа Мольер үлеменә кадәр чыгыш ясый.

Парижда яши башлагач, Мольер драматургия өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә. Язучы 1673 елда туберкулездан вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]