Мәхмүт Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Гәрәев latin yazuında])
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев
Туган телдә исем Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев
Туган 23 июль 1923(1923-07-23)
Чиләбе, ССРБ
Үлгән 25 декабрь 2019(2019-12-25)[1] (96 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Федеральное военное мемориальное кладбище[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре гаскәри, хәрби җитәкче, хәрби галим һәм укытучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы, Әфганстан сугышы, Алман-совет сугышы һәм Совет-япон сугышы[d]
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены||Кызыл Байрак ордены Александр Невский ордены I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Жуков медале
Жуков медале
Кёнигсбергны алу өчен медале
Кёнигсбергны алу өчен медале
Кызыл Байрак ордены (Әфганстан)
Кызыл Байрак ордены (Әфганстан)
Александр Невский ордены (РФ) Хөрмәт ордены (РФ) һ. б.
Хәрби дәрәҗә әрме янаралы[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] һәм хәрби фәннәр дуктыры[d]

 Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев Викиҗыентыкта

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев (tat. lat. Mäxmüt Äxmät ulı Gäräyev (үле сылтама)) (27 июлендә 1923, Чиләбе) – күренекле Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, отставкада армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәре докторы, профессор. Хәрби теоретик.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Гәрәев татар гаиләсендә Чиләбе шәһәрендә 1923 елда туган. Аның әтисе – Әхмәт Гәрәев – эшче булып эшләгән, әнисе – Рәхимә Гәрәева Чиләбегә Уфа губернасының Салих авылыннан килеп төпләнәләр.[2] 1939 елда үз теләге белән Кызыл Гаскәргә киткән. Ташкәнт җәяүле гаскәр уку йортын 1941 елда тәмамлаган. 1941-1942 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт иткән.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Көнбатыш һәм Өченче Беларус фронтларында сугышкан. 1942 елда Ржев сугышында яраланган, 1944 елда башына янә яраланган.

1945 елның февралендә Ерак Көнчыгышка 5-нче армиягә җибәрелгән. 1945 елның августында Совет-Япония сугышында катнашкан. 5-нче армия эчендә Япониянең Квантун гаскәрен тар-мар итү операциясендә катнашкан.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышыннан соң башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1950 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академиясен тәмамлый. 1950-1957 елларда Беларус хәрби округының штабында хезмәт итә.

1959 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. 1959 елдан танк төмәне башлыгы, Беларус хәрби округы штабының җитәкчесе.

1970-1971 елларда – Берләшкән Гарәп Җөмһүриятендә баш киңәшче булып эшли.

1971 елдан – Урал хәрби округының башлыгы.

1974 елдан – Генераль штабының Хәрби-фәнни идарәсенең җитәкчесе.

1984 елда Совет Берлеге Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесенең урынбасары.

1989 елда Әфганстаннан совет гаскәре киткәннән соң Нәҗибулла көчләренә хәрби киңәшчесе булып булышкан.

1990 елда Хәрби киңәшче. 1992 елдан отставкада.

Фәнни-хәрби эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 еллардан Мәхмүт Гәрәев хәрби-фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. 100 фәнни хезмәт, 300 артык мәкалә языла.

1995 елдан Хәрби Фәннәр Академиясе президенты. Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бозып күрсәтүгә каршы чыгыш ясый.

95 яшьлек юбилее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2018 — Александр Невский ордены (РФ)[3]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 елда тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре әзерләнгән. Медальнең алгы ягында портреты сурәтләнгән, арткы ягында генерал белән бәйле өземтә китерелгән. Беренче санлы истәлек медале улы – отставкадагы генерал-майор Тимур Мәхмүт улы Гәрәевка (1961 елгы) тапшырылган. [4]
  • 2023 елның 7 июлендә Борисов шәһәрендә (Беларусия) 1960-елларда гаиләсе яшәгән Серебренников урамындагы 11нче йортта истәлек тактасы ачылган.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биография генерала армии Махмута Гареева
  2. Махмут Гареев: избранные моменты из биографии и библиографии 2009 елның 1 март көнендә архивланган.
  3. Видео: Интервью с Махмутом Гареевым

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]