Неман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Неман latin yazuında])
Неман
География
АТБ Гродно өлкәсе, Минск өлкәсе, Калининград өлкәсе
Ил Белоруссия, Литва, Россия
Координатлар 53°28'12.4"тн, 27°21'56.9"кнч, 55°20'12.8"тн, 21°14'57.1"кнч
РДСР 01010000112104300000215
Нинди сулыкка коя Балтыйк диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 98 200 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 937 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 678 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Неман (рус. Неман, белар. Нёман, литв. Nemunas [Нямунас], алман. Memel, пол. Niemen) — Белорусия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).

Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.

Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.

Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.