Николай Бауман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Бауман latin yazuında])
Николай Бауман
Туган телдә исем Николай Эрнест улы Бауман
Туган 17 май 1873(1873-05-17)
Казан
Үлгән 31 октябрь 1905(1905-10-31) (32 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе баш җәрәхәте[d]
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Яшәгән урын Муса Җәлил урамы, 16/5[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре инкыйлабчы, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе

 Николай Бауман Викиҗыентыкта

Николай Бауман (рус. Николай Эрнестович Бауман) — Россия революционеры, РСДРП-ның большевистик бүлеге эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман чыгышлы обойлар остасы гаиләсендә туган.[2]

2-нче Казан гимназиясендә белем алган. 18911895 елларда — Казан ветеринария институты студенты, уку вакытында марксистик һәм народниклар әдәбияты белән шөгыльләнә башлаган. Диплом алгач, ул Сарытау губернасының Яңа Бурасы авылына эшкә китә. Анда ул үзеңә полиция күз күременә эләгә һәм Петербургка китәргә мәҗбүр була. 18911897 елларда — «Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы»-ның әгъзасы. 1897 елда кулга алына һәм 22 айга Петропавел крепостена ябыла.

1899 елда Вятка губернасына сөрелә, шул ук елда чит илгә качып китә. 1901 елда, Ленин йөкләмәсе буенча Мәскәүгә кайта, РСДРП Мәскәү комитеты әгъзасы була. 1903 елдан Мәскәү большевситик оешмасының һәм партиянең ҮКның җитәкчесе. Шул ук елда кулга алынган, әмма чит илгә качып киткән.

1903 елның декабрендә Россиягә кире кайта. 1904 елның июльдә кулга алына һәм 16 айга Таганка төрмәсенә ябыла.

1905 елның 18 октябрендә демонстрация вакытында карагруһчы Михальчук тарафыннан үтерелә.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанның тарихи үзәгендә Бауман исемен йөртүче урам бар.
  • 1967 елда Н. Э. Бауман исемендәге 2-нче урта мәктәп (хәзер Казанның Вахитов районы балалар иҗаты үзәге) бинасы (Сул як Болак урамы, 48/1) диварына истәлек тактасы куелган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]