Николай Васильев (1880)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Васильев (1880) latin yazuında])
Николай Васильев
Туган 29 июнь 1880(1880-06-29)
Казан, Россия империясе
Үлгән 31 декабрь 1940(1940-12-31) (60 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре математик, фәлсәфәче, язучы, психолог
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Ата-ана

Николай Васильев (Николай Александр улы Васильев, 29 июнь 1880(1880-06-29), Казан, Россия империясе31 декабрь 1940(1940-12-31) (60 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — фәлсәфәче, этик, психолог, тарихчы, шагыйрь һәм тәрҗемәче, Казан университеты профессоры (1918).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә (төп дисциплиналар белән беррәттән фәлсәфә курсы да тыңлый). 1904 елның июнендә Ядрин өязенең Шатьма авылында табиб булып эшли. Шул ук елны Екатерина Степановна Завьяловага өйләнә. 1906 елда Николай Александрович «Вопрос о падении Западной Римской империи и античной культуры в историографической литературе и в истории философии в связи с теорией истощения народов и человечества» дигән кандидатлык трактатын тәмамлый.

1907 елда психология буенча лекцияләр курсы укый.

1910 елның ноябреннән-Казан университетының философия кафедрасы приват-доценты.

1910-1914 елларда Н.А.Васильевның күп мәгънәле, паратив каршылыклы, күп үлчәмле һәм башка классик булмаган логика буенча новаторлык эшләре керә.

1913 ел - «Чтение отрывков из сочинений, входящих в Органон Аристотеля» дигән курс укыта.

1914 елда Аристотель Метафизикасы буенча лекцияләр алып бара.

1914 елның көзендә хәрби хезмәткә алына. 1916 елның декабрендә авыру сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителә".

Васильев тарафыннан психология буенча китаплар язылган.

1918 елда галим Халык Комиссарлары Советы Декреты тарафыннан профессорлар составына күчерелә. 1922 елда 42 яшендә лаеклы ялга чыга.

Кискенләшкән авыруы аркасында (маниакаль-депрессив психоз), вафатына кадәр психиатрия клиникасында яшәргә мәҗбүр була.

1940 елның 31 декабрендә вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атасы ягыннан бабасы: Васильев Василий Павлович (1818—1900) — Петербург Академия фәннәре академигы.
    • Атасы: Васильев Александр Васильевич (математик) (1853—1929) — математик, Казан физика-математика җәмгыятенә нигез салучы, Лобачевский идеяләрен пропагандалаучы.
  • Анасы ягыннан бабасы: Максимович Павел Павлович (1816—1892) — Тверь губернасының күренекле халык мәгарифе эшлеклесе, земствомәктәбен оештыручы.
  • Анасы ягыннан әбисе:Анна Андреевна Хлебникова — аның ата-бабалары Россиядә иң зур тарихи вакыйгаларда катнашучылар.
    • Анасы: Александра Павловна Максимович, аның бабасы танылган «Диана» шлюпының штурманы була.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]