Огюст Беернарт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Огюст Беернарт latin yazuında])
Огюст Беернарт
Туган телдә исем Огюст Мари Франсуа Беернарт
нид. Auguste Marie Francois Beernaert
Туган 26 июнь 1829(1829-06-26)
Остенде Бельгия
Үлгән 6 октябрь 1912(1912-10-06) (83 яшь)
Люцерн, Швейцария
Күмү урыны Ватермаль-Буафор[d][1]
Ватандашлыгы Бельгия байрагы
Әлма-матер Һайделберг үнивирситите[d] һәм История Лёвенского университета до разделения[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бельгия католик фиркасе[d]
Җефет Матильда Вильгельмина Мария Борель
Кардәшләр Эфросин Бирнаер[d][2][3]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1909 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Огюст Беернарт Викиҗыентыкта

Огюст Мари Франсуа Беернарт (нид. Auguste Marie Francois Beernaert; 26 июнь 1829 ел Остенде Бельгия6 октябрь 1912 ел Люцерн, Швейцария) – бельгияле сәясәтче, 1884-1894 елларда Бельгия премьер-министры, 1909 елда Поль д’Этурнель де Констан белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Огюст Беернарт 1900 елда

Беернарт Остенд каласында бай фламанд католигы гаиләсендә, 1829 елның 26 июнендә туа. Аның әтисе дәүләт җыемнары департаментында эшләгән була. Огюстның тууыннан соң озакламый, ул Намюрга күчерелә һәм анда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе була. Огюст һәм аның сеңлесе хезмәтчеләр белән тулы йортта үсәләр.   Намюрның иҗтимагый мәктәпләре университетка керерлек белем биргәнгә, Огюст аерым укытучылардан дәрес ала, шулай ук аның белем алуына әнисе дә зур өлеш кертә. Әнисе ярдәмендә, яшь Беернарт  белемнәргә, хезмәткә һәм тырышлыкка бәйлелек тудыра. 1846 елда ул университетка укырга керә һәм биш елдан соң хокук докторы дәрәҗәсен ала. Ике ел буена Огюст Франция һәм Алмания университетларында йөреп, хокук өйрәтү системасын өйрәнә. Үзенең нәтиҗәләрен ул « Франция һәм Алмания университетларында хокук өйрәнүнең хәле» дигән докладында ачып бирә. Ул доклад Бельгия эчке эшләр министрына да күрсәтелә (1853 ел) һәм Беернарга күпмедер күләмдә атаклы булуны китерә.

Беернарт Бельгиянең 1899 һәм 1907 елгы Һаага конвенцияләренә кул куйганда вәкиле була. Даими арбитраж мәхкәмәсендә эшчәнлеге өчен, ул 1909 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. (Поль д'Этурнель де Констан белән бергә).

Огюст Беернарт 1912 елның 6 октябрендә, Люцернда үпкә ялкынсынуыннан вафат була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. http://arcadiasystems.org/academia/cassatt17a.html#beernaert
  3. ODIS — 2003.