Павел Нахимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Нахимов latin yazuında])
Павел Нахимов
Туган телдә исем Павел Степанович Нахимов
Туган 23 июнь 1802(1802-06-23)
Смоленск өлкәсе
Үлгән 30 июнь 1855(1855-06-30) (53 яшь)
Акъяр
Күмү урыны Владимир җәмигы[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Диңгез кадет корпусы[d] һәм Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты[d]
Һөнәре хәрби җитәкче (адмирал)
Ата-ана
  • Степан Нахимов, майор (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Кырым сугышы, Юнанстан инкыйлабы[d], Наваринское сражение[d], Синопское сражение[d] һәм Оборона Севастополя (1854—1855)[d]
Бүләк һәм премияләре
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
Хәрби дәрәҗә фылут литинанты[d], капитан-литинан[d], контр-адмирал[d], вице-адмирал[d], адмирал[d] һәм Адмирал

 Павел Нахимов Викиҗыентыкта

Павел Нахимов, Павел Степанович Нахимов, рус. Нахимов Павел СтепановичXIX гасырда Россиянең хәрби флот җитәкчесе, сәргаскәр (адмирал). Севастополь оборонасы каһарманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 дәрәҗә Нахимов ордены
Почта маркасы. ССРБ,
1987
Почта маркасы. Россия,
2002
Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел

1802 елның 23 июнендә Смоленск губернасы Вязьма өязе Волочек(хәзер Нахимовское) авылында туган. 1815 елдан Санкт-Петербургда диңгез корпусында кадет, июль аеннан гардемарин. М.А. Бестужев һәм В.И. Даль белән бергә укыган. 1818 елның февралендә 16 нчы яшендә диңгез корпусын төгәлли. Мичман дәрәҗәсе ала. Балтика флотына җибәрелә. 2 ел җилкәнле «Янус» карабынд вахта башлыгы булып йөзә. 1822 елда М.П. Лазарев җитәкчелегендәге «Крейсер» хәрби карабына күчерелә. 1822-1825 елларда дөнья тирәли сәяхәттә катнаша: Кронштадт-Балтыйк диңгезе-Төньяк диңгез-Атлантик океан-Африка көньягы-Һинд океаны-Австралия-Тын океан-Әләскә-Көньяк Америка-Атлантик океан-Кронштадт. Сәяхәттән кайткач, 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә. 1823 елның мартыннан лейтенант. 1826 елның мартыннан М.П. Лазарев кул астындагы, төзелеп килүче «Азак» карабына күчерелә. «Азак» карабы 1826 елның сентябрендә суга төшерелә һәм Балтика флотына кушыла.

Рус-төрек сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1827 елның җәендә Балтика флоты караблары Урта диңгезгә бара. Максат — грек баш күтәрүчеләренең төрекләргә каршы азатлык хәрәкәтенә теләктәшлек итү. 1827 елның 8 октябрендә Наварин бухтасында төрек-мисыр флотына каршы бәрелештә катнаша. Саны буенча күпкә зуррак дошманны тар-мар итүдәге шәхси батырлыгы һәм ут яудыру осталыгы өчен 4 дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә һәм капитан-лейтенант дәрәҗәсе бирелә. 1828 елда Кара диңгездә төрек флотына каршы сугышта «Наварин» корветы капитаны буларак, Дарданел бугазын камауда катнаша. 1832 елдан Россия җилкәнле флотының иң яхшы карабы — «Паллада» фрегаты капитаны. 1834 елның гыйнварыннан Кара диңгез флотына күчерелә. 84 туплы «Силистрия» карабының II ранглы капитаны итеп билгеләнә. 1837 елдан I ранглы капитан. Кавказ тау халыкларына каршы хәрәкәтләрдә катнаша. 1845 елда контр-адмирал дәрәҗәсе бирелә. Яңа диңгез уставына өстәмәләр тәкъдим итә. Хәрби-диңгез сәнгате тактикасы һәм стратегиясен эшләүгә өлеш кертә. Пар ярдәмендә йөзүче флотны булдыруны кайгырта. 1852 елда вице-адмирал дәрәҗәсендә Кара диңгез флоты эскадрасы башлыгы итеп билгеләнә. 1853 елның сентябрендә Кавказ яр буена 16 меңле десантны оста күчерүе өчен II дәрәҗә Изге Владимир ордены ала.

Кырым сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1853 елның октябреннән Англия-Франция флоты Дарданел бугазына килә. Россия флоты Босфор бугазын оста итеп крейсер белән камый.

Синоп сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

П. Нахимов 3 линия карабы белән килеп, рейдта 16 карабы торган Синоп портын камый. Ярдәмгә тагын 3 караб килгәч, төрек эскадрасына һөҗүм итә. 1853 елның 18 ноябренда Төркия флоты тар-мар ителә: 16 караб, 153 мең гаскәри һәлак була. Вице-адмирал Осман-паша, 3 төрек капитаны әсир төшә. П.С. Нахимов II дәрәҗә Изге Георгий (Зур хач) ордены белән бүләкләнә.

Акъярны саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

П.С. Нахимов һәм В.А. Корнилов кисәтүгә карамастан, Россия коры җир гаскәрләре башлыгы кенәз А.С. Меньшиков Акъярны саклануга әзерләми. Вице-адмираллар бу эшкә үзләре тотына: яр буенда 22 мең гаскәри, 2000 туп туплана. 1854 елның сентябрендә 62 меңлек Англия-Франция-Төркия армиясе Евпатория районында ярга чыгып, Акъярга таба хәрәкәт итә. Берләшкән армиянең беренче һөҗүме уңышлы кире кагыла, ләкин В.А. Корнилов һәлак була. Шәһәрне саклау 11 ай, 1855 елның августына хәтле дәвам итә. 1855 елның мартында П.С. Нахимовка адмирал дәрәҗәсе бирелә. Ул Малахов курганында башы яраланудан һәлак була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нахимов заманындагы патшалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]