Плато

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Плато latin yazuında])
Һардангервидда платосы (Норвегия)
Колорадо платосы (АКШ)
Тибет платосыннан Һималай таулары күренеше
Юннән-Гуйҗоу (Кытай)

Плато́ (фр. plateau, plat — яссы) — күршесендәге тигезлекләрдән текә кабыргалары белән аерылып торучы яссы өслекле калкулык. Гадәттә, диңгез өсте тигезлегеннән 500 метрдан артык биеклектә урнаша. Платоның тигез өслеге йөзләрчә-меңнәрчә километрга сузылырга мөмкин (мәсәлән, Тибет платосы(ингл.)).

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плато зур күләмдә вулкан магмасы (җир асты тирәнлегендә барлыкка килүче кайнар масса) чыгу, лава экструзиясе (кысылып-этелеп чыгуы) яки эрозия (тау токымнарының яки туфракның агымсулар тарафыннан җимерелүе яки юылуы) кебек төрле геологик процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Су асты һәм коры җир платоларына бүленә. Су асты платосы — океан төбе күтәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Коры җирдәге плато — барлык яктан текә калкулыклар белән уратып алынган (иңкүлекләрдән аерылган) тигезлек.

Шулай ук структур (структуралы), вулкан (лава), денудацион, аккумулятив, таулы платоларга аерыла.

Вулкан платосы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вулкан (яки лава) платосы. Вулкан эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган зур киңлектәге плато. Рельефның тигезсезлеген тутыручы сыек базальт лавасы өскә чыкканда ясала. Вулкан (лава) платосына үрнәк булып Путорана платосы(рус.) (Себер) тора.

Денудацияле плато[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау токымнарының (су, җил, боз, турыдан-туры авырлык көче белән) җимерелгән продуктларының җир өслегендә түбәндә урнашкан участокларга күчүе яки күчерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мисаллары — Уфа платосы(башк.) (Караидел бассейны), Урал арты платосы.

Платолар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Һардангервидда (норв. Hardangervidda) — Аурупаның (Норвегия) иң биек тау платосы. Диңгез өсте тигезлегеннән 1 200 — 1 600 м өстә, 8 000 кв. км. мәйданда урнашкан. Платода милли парк оештырылган.
  • Колорадо (ингл. Colorado Plateau) — АКШның көнбатышында берничә штат җирендә урнашкан плато. Мәйданы 337 мең км, биеклеге 1 500 — 3 350 м.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]