Портал:Тел белеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тел белеме latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Тел белеме порталы

Кеше телләрен фәнни өйрәнү тармагы тел белеме дип атала.

Шәхес

Файл:Panini, the great Sanskrit grammarian..jpg
Панини хөрмәтенә чыгарылган Һиндстан байрагы Һиндстан почта маркасы

Панини (ингл.) (Санскрит: पाणिनि, IPA: [pɑːɳin̪i]; "Пани гаиләсеннән" дигәне) - б.э.к. 6 гасырда Гандхара патшалыгының Пушкалавати җирлегендә (бүгенге көндә Пакистан байрагы Пакистан Ислам Җөмһүриятеның Хайбер-Пахтунхва провинциясенең Чарсадда округы) яшәгән Санскрит грамматика белгече.

Ведик диненең өстәмә гыйльми фәннәренең өлеше булган Веданганың грамматик бүлегенең төп тексты Аштадхьяйи (अष्टाध्यायी Aṣṭādhyāyī, тәрҗемәсе "сигез бүлек") исемле грамматикасында Санскрит грамматикасын, аеруча Санскрит морфологиясе, синтаксис һәм семантиканың 3959 кагыйдәләрен формалаштыруы белән таныла.

Төркемнәр

Татар дөньясы

Латыйф Җәләй (1894 елның 17 ноябре — 1966 елның 1 августы) — татар тел галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор.

1939 елга кадәр Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тел тарихы, тарихи грамматика һәм татар диалектологиясе фәннәрен укыта. Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни–тикшеренү институты ачылгач, Латыйф Җәләйне анда тел секторы мөдире итеп билгелиләр. 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый.

«Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар», «Татар теленең тарихи морфологиясе», «Татар диалектологиясе», «Татар теленең урта диалекты», «Татар теленең орфоэпик нигезләре» кебек монографик хезмәтләре белән ул татар тел белеменең берничә тармагына нигез салучы киң колачлы галим булып таныла. «Татар теленең урта диалекты» исемле фундаменталь хезмәте өчен аңа 1954 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Шуннан соң озак та үтми ул профессор исемен ала.

Шәп мәкалә

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗанның Нахичевань шәһәрендә туган телгә һәйкәл

Беренчел тел (шулай ук L1 яки туган тел) — кеше тумыштан (ягъни сабыйлыктан) яки критик период дәвамында өйрәнгән, яки кеше иң яхшы үзләштергән һәм еш кына шул кешенең социологик шәхси үзбилгеләнеше өчен нигез булган тел(ләр).

Шул сәбәпле, кешенең беренче телдән тыш сөйләшә алган бар башка тел(ләр) икенчел тел дип атала(лар).

Телләр төрләренә килгәндә, кайбер телләрдә яки җәмгыяви катламларда кулланылган туган тел яки ана теле терминнары кешенең беренчел тел урынына этник төркемгә бәйлелеген күрсәтү өчен кулланыла. Кеше тормышында төп ролен уйнаган беренчел телләреннән берсе доминант тел (Кешенең көндәлек тормышында һәм эшчәнлегендә иң күп кулланылган тел) яки еш киңрәк контекстуаль мәгънәле төп тел термины белән билгеләнә.

Шәп рәсем

Тел белеме бүлекләре

Теоретик лингвистика (ингл.)

Гамәли лингвистика (ингл.)

Төрлесе


Беләсезме…

Мин булыша алганым

Википедияның татар-телле бүлегендәге Тел белеме мәсьәләләренә караган барлык феноменнарны билгеләү һәм алар белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр

Җәмгыяви фәннәр: Антропология (Археология) • География • Икътисад • Мәгариф • Тарих • Хокук • Тел белеме • Психология • Социология
Җәмгыять: Бәйрәмнәр • Генеалогия • Журналистика (Татар матбугаты) • Икътисад • Кеше хокуклары • Мәгариф (Башлангыч белем • Урта белем • Югары белем) • Фольклор • Хәзерге вакыйгалар  • Хокук • Сәясәт • Тотрыклы үсеш • Юстиция
Хәрбият: Сугыш
Халыкара оешмалар: АСЕАН • БМО • НАТО • ОИК • ШОС

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү