Рамуш Харадинай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамуш Харадинай latin yazuında])
Рамуш Харадинай
Косово Җөмһүрияте премьер-министры
Вазыйфада
2017 елның 9 сентябре – 2019 елның 19 июле
Аңа кадәр Иса Мостафа
Косово һәм Метиохия автоном төбәге премьер-министры
Вазыйфада
2004 елның 3 декабре – 2005 елның 8 марты
Аңа кадәр Бәйрәм Рәҗәпи
Дәвамчысы Адәм Салихай (в.б.)
Бәйрәм Косуми
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 июль 1968(1968-07-03) (55 яшь)
Глоҗане, Косово крае, ЮСФҖ
Сәяси фирка Косовоның киләчәге өчен альянс
Әти Һилми Харадинай[1]
Белем Приштина университеты

Рамуш Харадинай (алб. Ramush Haradinaj, 1968 елның 3 июле, Югославия СФҖ, Косово СМТ, Глоҗане) — Косово Җөмһүрияте сәясәтчесе, 2017 елның 9 сентябреннән 2019 елның 19 июленә кадәр Косово байрагы Косово Җөмһүрияте (алб. Republika e Kosovës, серб. Република Косово / Republika Kosovo) премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 3 июлендә Югославия СФҖнең Косово төбәгендә Глоҗане авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), Югославия халык армиясенә мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылган. Армиядән соң Приштина университетының юридик мәктәбендә белем алган, шулай ук Косоводагы Америка университетында бизнес өлкәсендә магистрлыкка укыган.

1989-1990 елларда Швейцариядә мөһаҗирлектә. Албания нәмаешларында катнашкан өчен Сербия төрмәсендә утыра. Төрмәдән качып, янәдән Швейцариягә китә. Анда «Косово халык хәрәкәте»нә кушыла. 1990 еллар азагында Косовоны азат итү армиясенең (алб. Ushtria Çlirimtare e Kosovës — UÇK) штаб башлыгы.

Элекке Югославиядәге хәрби җинаятьләрне тикшерү буенча халыкара трибунал (Һаагада, ингл. International Criminal Tribunal for the former Yugoslavia, фр. Tribunal pénal international pour l'ex-Yougoslavie) 2005 елның 8 мартында Р. Харадинайга «1998 елда сербларны һәм чегәннәрне эзәрлекләүдә, аларны торган урыннарыннан мәҗбүри күчерүдә» һ.б. җинаятьләрдә гаепләү белдерә, шул ук елның 3 апрелендә аклый. 2010 елның 21 июлендә аклау карары кире кагыла, 2012 елның 29 ноябрендә Һаага трибуналы Р. Харадинайны аклау карары чыгара[2].

2000 елның 29 апрелендә «Косовоның киләчәге өчен альянс» фиркасен төзи һәм фирка рәисе итеп сайлана.

2004 елның 3 декабреннән 2005 елның 8 мартына кадәр Косово һәм Метиохия автоном төбәге (серб. Аутономна Покрајина Косово и Метохија) хөкүмәте премьер-министры.

2017 елның 9 сентябреннән Косово Җөмһүрияте[3] (алб. Republika e Kosovës, серб. Република Косово / Republika Kosovo) премьер-министры.

2019 елның 19 июлендә үз теләге белән вазифасыннан китә[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 10 ноябрендә Скандербег ордены (Албания) белән бүләкләнә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны фин милләтеннән, улы Шкелзен (алб. Shkëlzen).
Икенче хатыны Анита, телевидение репортеры, ике улы, бер кызы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Бәйрәм Рәҗәпи
Косово премьер-министры
20042005
Аннары:
Адәм Салихай (в.б.)
Элгәре:
Гайсә Мостафа
Косово Җөмһүрияте премьер-министры
20172019
Аннары:
'