Репрессия корбаннары–татарларга һәйкәл (Левашово, Санкт-Петербург)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Репрессия корбаннары–татарларга һәйкәл (Левашово, Санкт-Петербург) latin yazuında])
Һәйкәл
Репрессия корбаннары
– татарларга
һәйкәл
Урын Санкт-Петербург
Левашово мемориаль зираты
Төзелеш датасы 2019 ел
Материал гранит

Репрессия корбаннары – татарларга һәйкәл (рус. Памятник татарам – жертвам репрессий) — 19371955 елларда Ленинград һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга куелган һәйкәл.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19371955 елларда Ленинград шәһәре һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә һәлак булган татарларга һәйкәл 2019 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсе Левашово мемориаль зиратында(рус.) (рус. Левашовская пустошь) куела. НКВД—МГБ—КГБ элекке махсус объекты булган Левашово мемориаль зиратында төрле милләттән 45 мең Сталин репрессияләре корбаны җирләнгән.

Һәйкәл «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы башлангычы белән куела. Идея авторы — РФ ФА Африка институты өлкән фәнни хезмәткәре Ренат Беккин. Һәйкәлне куюда матди яктан меценат Шамил Измаил улы Акбулатов ярдәм итә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл кара граниттан эшләнгән. Һәйкәлнең өске өлешендә ярымай сурәте, аннан астарак алгы якта русча «Әл-Гыймран» сүрәсеннән 185нче «Күллү нәфсин» аяте язылган[1].

Аскы күтәртмәдә русча дүртюллык язылган:

Без савана и Божьего слова
Без фамилий и дат
В холодной земле Левашова
Татары лежат

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]