Ришикеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ришикеш latin yazuında])
Ришикеш. Ганг

Ришикеш (ингл. Rishikesh, һинди ऋषिकेश) — Һималай тау яннары янындагы, төньяк Һиндстанда (Уттаракханд штатында) урнашкан шәһәр. Бу Һинд дине тарафдарлары өчен изге шәһәр, дөньяның йога башкаласы булып тора, монда борынгы заманда риваять изге акыл ияләре яшәгән, ә XX гасырда Свами Шивананда һәм Свами Омкарананда кебек мәшһүр йога осталары яшәгән.

1968 елда The Beatles төркеме Махариши Махеш Йоги белән медитация өйрәнеп берникадәр вакыт Ришикешта булган.

Ришикеш шулай ук Гималай капкалары буларак мәгълүм һәм башка Һинд дине изге шәһәреннән Хардвардан 25 км-да урнашкан, ул Бадринатх, Кедарнатх, Ганготри һәм Ямунотри кебек тау дини сәяхәт торак пунктларына китү ноктасы булып тора.

Дехрадуннан бер сәгать ярым атланып барган арада, Ришикеш өч яктан калкулыклы тау яннары белән уратылып алынган һәм диңгез дәрәҗәсе өстеннән 356 м биеклектә урнашкан. Изге Ганга елгасы шәһәр аша үтә һәм аның слюдалы комлы ярлары буйларында күпсанлы ашрамнар урнашкан. Фактик рәвештә монда елга тау тарлавыкларыннан чыгып тигезлек буенча тулы сулы хәрәкәтен башлый.

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Ришикеш» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]